Оренбург дәүләт татар драма театры
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (рус. Оренбургский государственный татарский драматический театр имени Мирхайдара Файзи) — Оренбург шәһәрендәге татар драма театры. 1925 елдан — һөнәри татар театр труппасы. 1928 елдан — Ырынбур (1938—1957 елларда Чкалов) өлкәсе татар колхоз-совхоз театры. 1950 елдан — Ырынбур филармониясе каршында татар драма коллективы. 1990 елда Оренбург дәүләт татар драма театры буларак яңадан оешкан. 1991 елда театрга Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә.
![]() Театр бинасы | |
Элеккеге исемнәр | Оренбург өлкәсе татар колхоз-совхоз театры Оренбург филармониясе каршында татар драма коллективы |
---|---|
Адрес | 460000 Совет урамы, 52 Оренбург, РФ |
Төзелеш | |
Ачылган | 1925 |
Ябылган | 1949 |
Яңадан ачылган | 1990 |
Директор | Ринат Ишмөхәммәтов |
Сәнгать җитәкчесе | Рөстәм Абдуллаев |
ТарихҮзгәртү
Оренбургта беренче татар театр төркеме 1905 елда эшли башлаган. Аны Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкли. 1925—1946 елларда Оренбург колхоз-совхоз күчмә театры эшләп килә. 1949 елдан 1980-елларга хәтле В. Фатыйхов җитәкчелегендә Оренбург филармониясе карамагындагы татар драма коллективы эшли. 1990 елда Р. Абдуллаев профессиональ Оренбург дәүләт татар драма театрын яңадан оештыра.
АдресҮзгәртү
Оренбург ш., Советлар ур., 52.
Моны да карагызҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- Театр сайты
- С.И.-АРТ
- Орен.ру
- И. Ю. Москвин. Вклад В. Г. Фатыхова в развитие татарского театрального искусства в Оренбуржье. Бесплатная электронная библиотека(рус.)
- О. Н. Сгибнева. «Аплодировали его искусству …» (к 105-летию со дня рождения заслуженного артиста РСФСР, режиссера-постановщика Оренбургского татарского драматического театра В. Г. Фатыхова). Бесплатная электронная библиотека(рус.)