Вәли Фатыйхов

Ырынбур татар театры актеры, режиссеры

Вәли Фатыйхов, Вәли Галим улы Фатыйхов (1905 елның 31 декабре, РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур1983 елның 6 июле, ССРБ, РСФСР, Ырынбур) — Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театрының әйдәп баручы актеры, режиссёры, сәнгать җитәкчесе (1933—1982), РСФСР атказанган артисты (1967). Ырынбур татар театрында 350дән артык роль уйнаган, театр сәхнәсендә 200 дән артык спектакль куйган. Үзе дә пьесалар язган. РФ атказанган артисты, Ырынбур татар театрының 1991—2010 еллардагы әйдәүче артисты, режиссер Рафаил Фатыйховның (1949—2010) әтисе.

Вәли Фатыйхов
Туганда бирелгән исеме:

Вәли Галим улы Фатыйхов

Туу датасы:

31 декабрь 1905(1905-12-31)

Туу җире:

РИ, Ырынбур губернасы, Ырынбур

Үлем датасы:

6 июль 1983(1983-07-06) (77 яшь)

Үлем җире:

ССРБ, РСФСР, Ырынбур

Һөнәре:

актер, режиссёр

Гражданлыгы:

Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ

Активлык еллары:

1922—1982

Бүләк һәм премияләр:

«Хөрмәт Билгесе» ордены РСФСР атказанган артисты – 1967

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Ырынбур татар театры бинасы
 
хатыны Разия Рафикова (1910—2015)
 
улы Рафаил Фатыйхов (1949—2010)

1905 елның 31 декабрендә Ырынбурда һөнәрче-кәләпүшче гаиләсендә туган. Әтисе Галим 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, фронтка китә һәм шунда һәлак була. Әнисе Мәрьямбану, пешекче булып эшләп, ике ятимне — кыз һәм ул тәрбияләгән. Татар башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Вәли Хөсәения мәдрәсәсенә (1919 елдан «Хөсәеновлар укытучылар институты») укырга керә. Гаиләсенең матди хәле авыр булу сәбәпле, әлеге уку йортын тәмамлый алмый. «Пищевик» клубы каршындагы транспортчы эшче яшьләрнең түгәрәгендә, соңрак татар полкы драма түгәрәгендә катнаша башлый. Үз иҗат юлының башы турында артист түбәндәгечә искә ала:

Бу хәл Ырынбурда көчле инкыйлаб елларында булды. Безнең шәһәрдә оешкан революцион татар полкында драма түгәрәге оештырылды. Түгәрәкнең актив әгъзасы Гыйләҗ Удалой миңа Г. Камалның «Бәхетсез егет» пьесасында карчык ролен уйнарга тәкъдим итте. Дөресен генә әйткәндә, мине бу гаҗәпкә калдырды: мин — егет, һәм кинәт карчыкны уйна. Шулай да уйнадым. Шул вакыттан бирле театр мине әсир итте.

1922 елда Ырынбурда Сабир Кудашев-Гаспринский җитәкчелегендә «Шәрыкъ» дигән профессиональ татар драма труппасы оештырыла, Вәли Фатыйховны әлеге труппага алалар[1].

Ырынбур татар театры үзгәртү

Ырынбур, Казан һәм Уфа артистлары кергән драматик төркем үзенең беренче спектаклен 1924 елда куя. Татар телендә төркем тарафыннан революция, Ватандашлар сугышы, Ырынбурда Совет хакимиятенең барлыкка килүе турында күп кенә пьесалар куела. Артистлык эшчәнлегенең башында В. Г. Фатыйховка исемнәрен бөтен ил белгән кешеләр — ССРБ халык артисты Х. Әбҗәлилов, РСФСР атказанган артисты Ф. Ильская, танылган композитор С. Сәйдәшев, драматург Г. Камал һ. б. белән эшләргә насыйп була.

1919—1980 елларда Ырынбурдаа татар театрын үстерүдә В. Г. Фатыйховның роле шактый зур һәм күпкырлы — ул үзе еш кына режиссер-куючы гына түгел, ә пьесаларның авторы да булып тора. Вәли Галим улы Фатыйхов шагыйрь, Советлар Союзы Каһарманы Муса Җәлилнең дусты булган, алар Хөсәения мәдрәсәсендә бергә укыган, Ырынбурда еш очрашып, иҗади планнары турында фикер алышкан. В. Фатыйхов М. Җәлилнең яшьлеге һәм Ырынбурдагы чоры турында «Каһарманның яшьлеге» (1966) пьесасын иҗат итә.

1925 елда Ырынбурда шәһәр башкарма комитеты карары белән һөнәри татар театр труппасы оештырыла. 1928 елданЫрынбур (1938—1957 елларда Чкалов) өлкәсе татар колхоз-совхоз театры. 1933 елдан башлап В. Фатыйхов колхоз-совхоз театры режиссеры булып эшли, 1937 елда Мәскәүдә К. С. Станиславский һәм В. И. Немирович-Данченко җитәкчелегендәге Югары режиссерлык мәктәбен тәмамлаганнан соң, театрның сәнгать җитәкчесе итеп куела. 1936 елның июлендә режиссер булып эшләү өчен Ташкәнтка Хәмзә исемендәге дәүләт театрына (2001 елдан Үзбәк милли академия драма театры(рус.)) чакыру алып, анда эшләп кайта.

1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана һәм актерларның күбесе фронтка китә. Сугышка театр директоры Ф. Н. Халитов та алына. Театр директоры вазыйфаларын башкару баш режиссер Вәли Фатыйховка йөкләнә, ул мобилизациядән азат ителә. Бөек Ватан сугышы чорында, фронтка китүче һәм госпитальләрдә дәваланучы яралы сугышчыларга хезмәт күрсәтеп, театр артистлары көнгә 5 әр чыгыш ясаган. 1941—1945 елларда театр артистлары күмәк хуҗалыкларда «Сугыш еллары», «Үч» спектакльләрен күрсәтә (баш рольләрдә Рокыя Кушловская, Вәли Фатыйхов). 1946 елның 13 августында фронттан театрның элекке директоры Фәиз Нигъмәтҗан улы Халитов кайта һәм яңадан театр җитәкчесе итеп билгеләнә, В. Г. Фатыйхов театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасына керешә.

Чкалов өлкәсе татар колхоз-совхоз театры 1949 елның апрелендә ябыла, барлык артистлар эштән азат ителә. Казан һәм Уфага чакыруларны кире кагып, вакытлыча «Урал» кинотеатры директоры булып торгач, 1950 елның башыннан Чкалов (1957 елдан Ырынбур) филармониясе җитәкчесе Лев Давыд улы Бронский тәкъдиме белән В. Г. Фатыйхов театрның Казан белән Уфага китмичә калган профессиональ артистлары (Ишмурза Ишаев, Зәйтүнә Галәветдинова, Сара Саттарова, Маһинур Ванюркина, Гата Сабиров-Камский, Фәтхулла Әхмәров, Фатыйма Абдуллина) белән Ырынбур филармониясе каршында татар драма коллективы төзи. Коллектив 1956 елдан башлап, Ырынбур өлкәсе һәм Башкортстан АССРның иң ерак авылларында, Куйбышев, Сембер, Сарытау, Волгоград, Әстерханда, Кыргызстан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстанның барлык шәһәрләрендә дә диярлек була. Бу эшчән коллектив драма, комедия, музыкалы сәхнә әсәрләрен дә бердәй уңыш белән куя алган («Башмагым», «Еллар һәм юллар», «Асылъяр» һ. б.).

1964 елда Ленинградта «Кыз урлау» спектакле белән беренче уңышлы гастрольләре уза. 1970 елның апреленнән филармония каршындагы татар драма коллективы театр исемен йөртә башлый. Куйган әсәрләре — 1977 елда «Киң урамнар тар иде» (Ф. Әсәнов, Н. Асанбаев — яшь режиссер Рафаил Фатыйхов куя), 1978 елда Кәрим Тинчуринның «Казан сөлгесе».

1975 елның 27 декабрендә шәһәр филармониясе залында В. Г. Фатыйховның 70 яшен һәм театрда эшләвенә 50 ел тулуны билгеләп үтәләр. Режиссер-куючы булып 1982 елның 5 августына кадәр эшли. 1983 елның 6 июлендә вафат.

Башкарган рольләре үзгәртү

Язган пьесалары үзгәртү

  • «Шәүрәкәй»
  • «Качкын Насыйр»
  • «Чибәр Гыйззеллбанат»
  • «Соңгы сүзләр»
  • «Каһарманның яшьлеге» (1966, Муса Җәлилнең Ырынбур чоры турында)

Куйган спектакльләре үзгәртү

Татар, рус, башкорт, азәрбайҗан драматурглары әсәрләре буенча ике йөздән артык спектакль куйган[2].

  Ырынбур филармониясенең татар театры коллективы безнең шәһәрдә уңышлы гастрольләре белән Ленинград тамашачысын эстетик тәрбияләү эшенә зур өлеш кертте. Театрның күп төрле репертуары, аның артистларының таланты РСФСРның атказанган артисты В. Г. Фатыйхов тәэсирле итеп куйган спектакльләрдә татар драматургиясе классикларының әсәрләрен һәм хәзерге татар авторларының пьесаларын бөтен матурлыгында күрергә мөмкинлек бирде
Б. Баринов, Ленинград дәүләт эстрада театры директоры
 

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Хөрмәт Билгесе ордены
  • 1967 елның 30 мае — РСФСР атказанган артисты — «театр сәнгатен үстерүдә күренекле уңышлары өчен»

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Разыя Габдрахман кызы Рафикова (1918—2015), актриса[4]. Улы Рафаил Вәли улы Фатыйхов (1949—2010), актер, режиссер[5][6]; килене Нурия Фатыйхова, актриса, Татарстанның атказанган артисты, оныгы Айрат Фатыйхов, 2005 елдан Нур театры актеры[7]; кызлары Венера, табиб; Әлфия, педагогика фәннәре кандидаты.

Әдәбият үзгәртү

  1. Разия Рафикова. Из истории Оренбургского государственного татарского театра. Оренбург, 2008.
  2. История и этническая культура татар Оренбуржья (к 105-летию со дня рождения М. Джалиля, 120-летию со дня рождения М. Файзи и 125-летию со дня рождения Г. Тукая) (под общей редакцией доктора исторических наук, профессора В. В. Амелина). Оренбург: Издательский центр ОГАУ, 2011. ISBN 978-5-88838-643

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү