Хәлил Әбҗәлилов
Хәлил Гали улы Әбҗәлилов (1896 елның 29 сентябре — 1963 елның 18 марты) — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1958), СССРның халык артисты (1957).
Хәлил Әбҗәлилов | |
---|---|
Туган телдә исем | Хәлил Гали улы Әбҗәлилов |
Туган | 29 сентябрь 1896 Ырынбур губернасы, Шарлык өязе, Мостафа авылы |
Үлгән | 18 март 1963 (66 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
Яшәгән урын | Горький урамы, 17[1] Бехтерев урамы[2] |
Ватандашлыгы | Россия империясе СССР |
Һөнәре | артист |
Эш бирүче | Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Бүләк һәм премияләре | , |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүХәлил Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Ырынбур губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында туа. Шагыйрь Муса Җәлилнең ике туган абыйсы. 7 яшендә аны мәдрәсәгә бирәләр. 1906 елда, авылда башланган корылык аркасында, гаиләсе белән Ырынбурга күчеп килә.
1914 елда беренче бөтендөнья сугышы фронтларына алына. Сугыш вакытында кыюлыгы өчен ул Георгий медале белән һәм 4 дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнә. 1916 елда җилкәсенә пуля эләгеп, госпитальдә ята, шуннан соң өенә кайтарыла.
1918 елдан Хәлил Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында уйный башлый.
Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. 1920-1922 елларда Хивә һәм Бохара татар театрларында, 1923-1924 елларда Әстерхан дәүләт татар театрында иҗат итә.
1924-1928 елларда Бохара дәүләт киностудиясе (хәзер — Үзбәкфильм) фильмнарында уйный. «Үлем манарасы астында» (Корбашы-атаман), «Рәвәт чүл бүреләре» (1928, Абдулнәби бай ролендә), «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар» тасмаларында рольләр башкара. Титрларда ул Х. Джалилов дип билгеләнә.
1928 елда Хәлил Әбҗәлилов танылган, тәҗрибәле артист сыйфатында Казанга, Татар академия театрында эшләргә чакыртыла һә гомеренең ахырына кадәр театрдан аерылмый.
Хәлил Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр.
Татарстан театр берләшмәсе җитәкчесе булып эшли, ТАССР Югары Советының 2—4 чакырылыш (1947—1959) депутаты.
Артист 1963 елның 18 мартында, Казан шәһәрендә вафат була[3].
Уйнаган рольләр
үзгәртүСпектакль[4] | ! Роль | Пьеса авторы |
---|---|---|
«Томан арты» | Локман | Шәриф Камал |
«Яшенле яңгыр» | Тихон | Александр Островский |
«Гаепсездән гаеплеләр» | Шмага | Александр Островский |
«Мартын Боруля» | Омелько | И.Карпенко-Карый |
«Разлом» | Боцман | Борис Лавренев |
«Диңгездәгеләр өчен» | Харитонов | Борис Лавренев |
«Ташкыннар» | Биктимер | Таҗи Гыйззәт |
«Хуҗа Насретдин» | Хуҗа | Нәкый Исәнбәт |
«Король Лир» | Лир | Уильям Шекспир |
«Миңлекамал» | Гыйльманов | Мирсәй Әмир |
«Банкрот» | Сираҗетдин | Галиәсгар Камал |
«Соңгылар» | Яков | Максим Горький |
«Җилкәнсезләр» | Мисбах хаҗи | Кәрим Тинчурин |
«Тынгысыз картлык» | Полежаев | Леонид Рахманов |
«Котырган акчалар» | Кучумов | Александр Островский |
«Мулланур Вахитов» | Мулланур Вахитов | Нәкый Исәнбәт |
Бүләкләр
үзгәртү- Георгий медале
- 4 дәрәҗә Георгий тәресе
- Татар АССР атказанган артисты (1939)
- РСФСР атказанган артисты (1940)
- Татар АССР халык артисты (1944)
- РСФСР халык артисты (1950)
- ССРБ халык артисты (1957, Мәскәүдә уздырылган татар мәдәнияте ункөнлеге уңаеннан)
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
- «Мактау билгесе» ордены
- 1958 елда, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендә капиталларын югалткан миллионер Мисбах хаҗи роле өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек дип табыла.
Хәтер
үзгәртү- 1963 елдан Казанның Вахитов районында Әбҗәлилов урамы бар (элекке Кызыл Студентлар ур.).
Чыганаклар
үзгәртү- ↑ В. Бурнашев, И. Вигалок, З. Якупова Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казань: Татарское книжное издательство, 1948.
- ↑ Гусаров, Романов, Оболенский Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлеге — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1936.
- ↑ kitap.net.ru(үле сылтама)
- ↑ Әбҗәлилов Хәлил Гали улы – артист
Сылтамалар
үзгәртү