Мирсәй Әмир

татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе

Мирсәй Әмир (тулы исеме Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров) — татар язучысы, драматург, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Мирсәй Әмир
Туган телдә исем Мирсаяф Мәсәлим улы Әмиров
Туган 6 гыйнвар 1907(1907-01-06)
Җиргән авылы, Башкортстанның Мәләвез районы
Үлгән 1 июнь 1980(1980-06-01) (73 яшь)
Казан
Яшәгән урын Бутлеров урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Мирсәй Әмир Викиҗыентыкта

Тормыш юлы

үзгәртү

1907 елның 6 гыйнварында Башкортстанның Мәләвез районы Җиргән авылында игенче гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, башта туганнан-туган абыйсы гаиләсендә, аннары балалар йортында һәм Эстәрлетамак шәһәрендәге җидееллык үрнәк-тәҗрибә мәктәбе интернатында тәрбияләнә. 1925 елда Яңа Карамалы вулыс башкарма комитеты хезмәткәре, бер үк вакыт та авыл комсомол ячәйкәсе секретаре вазифаларын башкара. Башкортстандагы «Яшь юксыл» гәзитенең селькоры да була. 1926 елда Казандагы сәнгать техникумына укырга керә. Ике ел укыганнан соң «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы редакциясенә җаваплы сәркатип булып күчә.

19291931 елларда Мирсәй Әмир Кызыл Армия сафында хезмәт итә, аннан кайткач, берникадәр вакыт «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр, аннары 1934 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли.

19341936 елларда югары уку йортына керергә теләүчеләр өчен марксизм-ленинизм институты каршында оештырылган хәзерлек курсында укый. 1937 елда Мәскәүдә Максим Горький исемендәге әдәбият институтында читтән торып укый башлый. Сугыш чорында Мирсәй Әмир Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли, 1943 ел башында ул Төньяк-көнбатыш фронтка китә, өч ай чамасы «Ватан өчен» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә эшли. 1937, 19611968 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасын башкара.

Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә вафат булган.

Кайбер әсәрләре исемлеге:

  • «Безнең авыл кешесе» (1933)
  • «Агыйдел» (1935)
  • «Тагын да зуррак бәйрәмгә кадәр!» (?)
  • «Йөрәк уты» (?)
  • «Киез итек вакыйгасы» (1942)
  • «Дуслар» (1942)
  • «Җавап хаты» (1942)
  • «Миңлекамал» (1943)
  • "Саф күңел" (1959)

Искәрмәләр

үзгәртү