«Вата́н өче́н» - Бөек Ватан сугышы чорында фронтта чыккан беренче татар газетасы. Төньяк-Көнбатыш фронтның сәяси идарәсе органы. 1942 елның 10 июленнән 1944 нең апреленә кадәр татар телендә атнага 2 тапкыр нәшер ителә. Мөхәррире Г. Гыйльманов. Газета редакциясендә Ә. Әхмәдиев, Х. Госман, Ш. Мөдәррис, А. Салиев эшли. Язучылар М. Әмир, Г. Бәширов (псевд. Г. Разин), Ә. Ерикәй, А. Расих, шулай ук солдат һәм офицерлар Н. Гайсин, С. Минһаҗев, М. Ногманның мәкаләләре, әсәрләре басыла. Фронт таратылгач, яңа оештырылган 2 нче Белоруссия фронты карамагына тапшырыла һәм 1944 нең 24 февраленнән «Фронт хакыйкате» исемендә чыга башлый.

Чыганаклар үзгәртү