Хатыйп Госман, Хатыйп Госман улы Госманов (Усманов) (1908 елның 21 мае, РИ, Пермь губернасы, Уса өязе, Сулмаш1992 елның 12 феврале, РФ, ТР, Казан) – Бөек Ватан сугышында катнашкан әдәбият галиме, язучы, педагог, филология фәннәре докторы (1962), профессор (1964). Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы профессоры (19751989). Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе (1968). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1939 елдан).

Хатыйп Госман

Тугач бирелгән исеме: Хатыйп Госман улы Госманов
Туу датасы: 21 май 1908(1908-05-21)
Туу урыны: РИ, Пермь губернасы, Уса өязе, Сулмаш
Үлем датасы: 12 февраль 1992(1992-02-12) (83 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: укытучы, әдәбият галиме
Иҗат итү еллары: 1931—1992
Юнәлеш: шигърият, әдәби тәнкыйть
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Кырлар лирикасы» (ТКН, 1931)
Бүләкләр: Кызыл Йолдыз ордены «Хөрмәт Билгесе» ордены
Татарстан АССР атказанган фән эшлеклесе
Яшәү җире Катановский переулок, 5[d][1]

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1908 елның 21 маенда Пермь губернасы Уса өязе Рипкәү волосте (хәзерге Пермь крае Чернушка районы) Сулмаш авылында мәзин гаиләсендә туган. Туган авылында башта кадими, аннары совет башлангыч татар мәктәбен, күрше Рябки авылында җидееллык рус мәктәбен тәмамлый. 1926 елда Казанга килә, дүртьеллык рабфакка укырга керә, ләкин «чит элемент» дигән сәбәп белән (мәзин улы), бер елдан аннан куыла. Башка уку йортларында укуын дәвам итү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Рабфактан куылгач, Казан хезмәт биржасында наданлыкка каршы көрәш кампаниясендә катнаша, туган авылына кайтып башлангыч мәктәп укытучысы булып эшли. 1929 елның сентябреннән Свердловск татар педагогика укуханәсендә китапханә мөдире. «Динсезләр» гәҗитендә (19291932 елларда Казанда нәшир ителгән) эшли. «Кырлар лирикасы» исемле шигырь китабы чыгара. Ибраһим Газиның әлеге китап хакында «Кулак лирикасы» дигән тәнкыйть мәкаләсеннән соң, яшь шагыйрьгә матбугат мәйданы киселә, аның язганнары беркайда да басылмый. Казанны ташлап китәргә мәҗбүр була[2].

19311935 елларда туган авылында җир эшендә, соңрак «Эшче», «Коммунист» (Мәскәү), «Яшь сталинчы» (Казан), «Социализм юлы» (Свердловск), «Сталинчы» (Әстерхан) гәҗитләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. Свердловскда «Кан тавышы» исемендә хикәяләр китабы басылып чыга

1935 елда Казанга килеп, махсус конкурс аша узып, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә һәм 1939 елда татар теле бүлеген бик яхшыга тәмамлый. Алабуга укытучылар институтында укытучы, Казан дәүләт педагогия институтының Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасы ассистенты, Максим Горкий йорт-музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. 1937 елда «Йосыф» исемле повесте һәм балалар өчен «Мин күккә күтәреләм» дигән хикәясе китап итеп басыла.

19411945 еллларда Бөек Ватан сугышында: «Ватан өчен» фронт гәҗитендә хәрби хәбәрче, саперлар бригадасы офицеры. Сугышны Алманиянең Мекленбург өлкәсе Гюстров шәһәрендә тәмамлый. Фронтта вакытта «Ялкынлы йөрәк» (1943), «Ут сызыгында» (1945) исемле проза әсәрләре яза[3].

1946 елда хәрби хезмәттән азат ителә. 19461951 елларда Казан дәүләт педагогия институтының Көнбатыш Европа әдәбиятлары кафедрасы өлкән укытучысы. 1951 елда «Һади Такташ иҗатында эстетик идеяләрнең үсеше» темасына кандидатлык, 1962 елда «Социалистик революция һәм татар поэзиясе темасына докторлык диссертацияләре яклый. 19511960 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты, 19601972 елларда татар әдәби»яты кафедрасы мөдире.

Фәнни кызыксынулар өлкәсе

үзгәртү

Х. Госман — төрки-татар әдәбиятының төрле тармакларында һәм чорларында эшләгән киң колачлы галим. Аның төп гыйльми хезмәтләре XX гасыр татар сүз сәнгатен һәм шигырь төзелешен яктыртуга багышланган. Шулай ук Тукайгача чор татар әдәбияты, аерым әдипләр турындагы китаплары, дәреслекләр, текстологик хезмәтләре бар.

Монографияләре: «Такташ поэзиясе» (1953), «Бөек Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе» (1960), «Егерменче елларда татар поэзиясе» (1964), «Татар шигыре» (1964), «Шигырь төзелеше» (1967, 1975), «Шигърият гомере» (1978), «Әдәбият теориясе» (1980; З. Мәҗитов белән берлектә), «Древние истоки татарского стиха» (1984), «Тюркский стих в средние века» (1987) һ. б.

Текстологик хезмәтләре: Котбның «Хөсрәү вә Ширин» поэмасы (1969, гарәп графикасында, ике кисәк), Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» дастаны (1970, шәрех-аңлатмалар белән), Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки» поэмасы (1980), «Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары» (XIV-XVIII йөз шагыйрьләренең әсәрләре, 1981) һ. б.
Берничә фән кандидаты әзерләгән (Галимҗан Гыйльманов, Әнвәр Шәрипов һ. б.)
Тәрҗемә өлкәсендә дә эшли: Ф. Шиллер, У. Уитмен, Р. Тагор, Д. Бедный әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.

Китаплары

үзгәртү

1992 елның 12 гыйнварында вафат. Казанның Татар зиратында җирләнгән.
Туган авылы Сулмашта истәлек тактасы куелган[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Казан шәһәр еракаваз челтәре әбүнәчеләре исемлегеКазан: 1984.
  2. Хатип Госман(үле сылтама). Елабуга литературная(рус.)
  3. Хатыйп Госман. Adiplar.narod.ru онлайн
  4. Наши замечательные земляки (280 лет селу Сульмаш)(рус.)

Әдәбият

үзгәртү
  1. Даутов Р. Н., Нуруллина Н. Б. Совет Татарстаны язучылары. К.: ТКН, 1986.
  2. Хатыйп Миңнегулов. Хатип Усманович Усманов. К.: КФУ нәшрияты, 2002.
  3. Хатыйп Госман. // Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда. К.: ТКН, 2009, 406-408нче бит.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү