Әнвәр Шәрипов
Әнвәр Шәрипов, Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов (09.10.1941, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле) — әдәбият галиме, шагыйрь, профессор, Алабуга, Чаллы пединститутларында әдәбият тарихы мөгаллиме. Филология фәннәре докторы (2001). КамАз төзелеше бәрмәчесе (1988), РФ халык мәгарифе отличнигы (1992). Татарстанның атказанган укытучысы (2005). Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2001). Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты (2021).
Әнвәр Шәрипов | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнвәр Мәгъдәнур улы Шәрипов |
Туган | 9 октябрь 1941 (83 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Ютазы районы, Кәрәкәшле |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан (Идел буе) федераль университеты |
Һөнәре | әдәбият галиме |
Җефет | I Равия II Фәйрүзә |
Балалар | улы, ике кызы |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган укытучысы Җамал Вәлиди исемендәге премия |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1941 елның 9 октябренда Татарстан АССР Ютазы районы Кәрәкәшле авылында туган. Әтисе Мәгъдәнур Бөек Ватан сугышында һәлак булган.
Гаиләсе белән Лениногорск районы Зәй-Каратай авылына күчеп килә. Урта мәктәпне, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (1965). «Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗат мирасы һәм аның поэзиясендә дөньяви мотивлар» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (1973), «VIII-XIV гасырлардагы борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы (барлыкка килүе, формалашуы һәм яшәеше» темасына филология фәннәре докторлыгына (2001) диссертацияләр яклый [1].
1966-1967 елларда Ленинградта, Азәрбайҗанда, Тбилисидә (Гөрҗистан) хәрби хезмәттә була, әфисәр дәрәҗәсе ала.
Хезмәт юлы
үзгәртү1965 елда Биектау районы «Якты юл» газетасында радиотапшырулар мөхәррире.
1967 елда «Татарстан яшьләре», «Татарстан кооператоры» газеталарында эшли.
1968 елда Ютазы урта мәктәбендә укыта.
1969 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбият бүлеге аспиранты (фәнни җитәкчесе Хатип Госман).
1971—1978 елларда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр, экспедицияләрдә катнаша.
1978 елдан Алабуга дәүләт педагогия институты татар теле кафедрасы доценты. «Чулман» иҗат берләшмәсенә нигез сала.
1986-1988 елларда Ленинград дәүләт университетының төрки телләр кафедрасы каршындагы докторантурада укый.
1990 елдан Чаллыда: Чаллы дәүләт педагогия институтында (декан), Өзлексез белем бирү институтында (проректор), Яр Чаллы дәүләт социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтында (доцент), Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында (профессор) борынгы заман татар әдәбиятыннан укыта.
Гыйльми эшчәнлеге
үзгәртү6 томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның борынгы чор әдәбиятына багышланган беренче томына берничә мәкалә яза.
Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбияты тарихын өйрәнә һәм хезмәтләрендә яктырта, шул чорның әдәбият теориясен эшли.
Әнвәр Шәрипов — борынгы төрки-татар әдәбияты вәкилләре булган язучыларның, шагыйрьләрнең, мәгърифәтчеләрнең тормыш юлына, иҗатына багышланган дистәләрчә әдәби-тәнкыйди һәм фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары язган. Габдерәхим Утыз Имәни кулъязмаларын өйрәнеп, фәнни яктан эшкәртеп, аңлатмалар язып, бер томлык китабын чыгара (1986). Казан ханлыгы чоры шагыйре Кол Шәрифнең иҗатын өйрәнеп, китап итеп чыгара (1997). Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Сирин, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй һ.б. иҗаты турында әдәби-тәнкыйди мәкаләләре бар.
Әдәби тәнкыйть өлкәсендә уңышлы эшләп килә. Хәзерге әдәби хәрәкәтнең мөһим мәсьәләләре турындагы язмалары республика матбугатында басыла.
Студентлар, абитуриентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан програмалар, методик кулланмалар авторы.
Иҗаты
үзгәртүСүз сәнгатен тирән яратуы аны әдәби иҗатка рухландыра. Шигырьләре «Казан утлары», «Ватаным Татарстан», «Мәдәни җомга», «Мәйдан» кебек республика матбугатында басыла. Җырлары да бар: «Ага сулар» (Илгиз Закиров көе), «Әнкәй хатлары», «Соңлап килгән мәхәббәтем» (Рубис Зарипов), «Сабантуйлы Татарстаным» (Мәсгут Имашев).
Китаплары
үзгәртүБүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 1988 — КамАЗ төзелеше бәрмәчесе
- 1992 — РФ халык мәгарифе отличнигы
- 2005 — Татарстанның атказанган укытучысы
- 2021 — Җамал Вәлиди исемендәге премия[2]
Гаиләсе
үзгәртү- I хатыны Равия Самат кызы, улы.
- II хатыны Фәйрүзә, кызлары Таңчулпан, Таңсылу.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ ЧДПУ сайтында
- ↑ Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Тулпар», 31.03.2021
Әдәбият
үзгәртү- «Мәйдан» журналының махсус саны. «Мәйдан», 2011 ел, № 8.
- Люзия Шәрипова. Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге. 2012.
- Әхмәтов Р., Хәкимҗанов Ф. Күмәк көч белән. «Социалистик Татарстан», 1977 ел, 26 май.
- Гыймадиев Ү. Гасырлар төпкеленнән. «Кызыл таң», 1985 ел, 3 август.
- Поварисов С. Ялтырап чыкты кояш… «Татарстан яшьләре», 1986 ел, 20 ноябрь.
- Әхмәтҗанов М. Кыйммәтле мирас . «Социалистик Татарстан», 1986 ел, 23 декабрь.
- Бакиров М. Заман күзлегеннән карап. «Казан утлары», 1987 ел, № 10.
- Мәхмүтов Х. «Максат шулдыр: дөньяда сүзем калсын». «Совет мәктәбе», 1990 ел, № 3.
- Сибгатуллина Ә. Кол Шәриф китабы. «Мәдәни җомга», 1998 ел, 27 ноябрь.
- Сафин М. Фидакәр. «Заман-Татарстан», 2002 ел, № 20.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
- Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н. Даутов һәм Р. Ф. Рахмани. Казан: ТКН, 2009.
Сылтамалар
үзгәртү- Шәрипов Әнвәр(тат.)
- Чаллы педагогика университеты сайты(рус.)
- Әнвәр Шәрипов белән әңгәмә(тат.)