«Мәйдан» журналы
«Мәйдан» журналы — Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан яратып укылучы татар басмасы. Мөхәррияте Чаллыда урнашкан. Язылу индексы: П2356.
«Мәйдан», «Мәйдан-Чаллы» | |
Формат |
әдәби-нәфис, иҗтимагый |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | |
Нигезләнде |
2001 |
Тел | |
Төп офис |
423800, Чаллы шәһәре, Яшь ленинчылар бульвары, 9 нчы йорт (27/19), "Мәйдан" |
Тиражы |
2 700 |
| |
Веб-сайт: http://maydan.tatar |
Тарих
үзгәртү1990-еллардагы уянудан соң Чаллыда да халыкка хезмәткә куярлык әдәби һәм мәдәни журнал ихтияҗы туа. Айдар Хәлим мөхәррирлегендә чыккан «Аргамак» журналы ябылгач, Чаллы Язучылар оешмасы Чаллыда татарча журнал чыгару мәсьәләсен кузгата. Дистә айлар буе барган киңәшүләрдән соң, ниһаять, 2001 елның августында «Мәйдан» журналының сынау саны дөнья күрә. Гыйнварда ул Факил Сафин мөхәррирлегендә айлык матбага булып басыла башлый.
Айгөл Әхмәтгалиева, Айрат Суфиянов, Сирень Якупова, Әлфия Ситдыйкова, Галиәхмәт Шаһи, Зөләйха Минһаҗева, Равил Сабыр, Амур Фәләх, Илзирә Вәлиуллина, Булат Сәлахов, Фидаил Мәҗитов кебек каләм әһелләренең иҗат җимешләре иң беренче чиратта «Мәйдан» журналы битләрендә дөнья күрде һәм аларның барысы да Татарстан язучылар берлегенә кабул ителде.
Баш мөхәррирләр
үзгәртү- 2001 елның августыннан Факил Сафин.
- 2005-2014 елларда журналның баш мөхәррире язучы Вахит Имамов була.
- 2014-2018 елларда "Мәйдан"ның баш редакторы - Фидаил Мәҗитов[1].
- 2018 елдан «Казан утлары»ның баш редакторы (Рөстәм Госман улы Галиуллин) «Мәйдан»ның да баш редакторы булып тора. Филиал җитәкчесе ― баш редактор урынбасары Факил Сафин.
- 2021 елның июленнән «Татмедиа» филиалы җитәкчесе ― Резидә Мәхмүт кызы Йосыпова.
- 2021 елның 1 сентябреннән баш мөхәррир — Лилия Рәфхәт кызы Фәттахова[2]
- 2023 елның октябреннән ― Ризидә Гасыймова (Резеда Алвирдовна Гасимова) [3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ "Мәйдан" журналы баш мөхәррире Фидаил Мәҗитов вазифасыннан алынды. Азатлык радиосы, 18.12.2018
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. «Мәйдан» журналына яңа баш мөхәррир билгеләнде. Татар-информ, 1.09.2021
- ↑ Татар басмаларында яңа мөхәррирләр. «Атна вакыйгалары», №40 (501), 13-19 октябрь 2023 ел
Чыганаклар
үзгәртү- В. Имамов. "Мәйдан" журналына 10 яшь 2016 елның 4 март көнендә архивланган..