Булат Сәлахов
Булат Сәләхов, тулы исеме Булат Нуретдин улы Сәләхов (1952 елның 21 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Чүриле районы, Алан) — нәфис сүз остасы, драматург, Татарстанның халык артисты (2009). Дамир Сираҗиев (2011) һәм Туфан Миңнуллин (2021) исемендәге әдәби, «Тантана» театр (2014, 2020) премияләре лауреаты. Татарстан Республикасы Язучылар союзы әгъзасы.
Ватандашлык |
![]() ![]() |
---|---|
Туу датасы | 21 март 1952 (73 яшь) |
Туу урыны | Алан, Чүриле районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Һөнәр төре | язучы, драматург, театр актеры |
Эш урыны | Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры[1][2] һәм КамАЗ |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты[1] |
Бүләкләр | |
![]() |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүБулат Нуретдин улы Сәләхов 1952 елның 21 мартында хәзерге Арча районы Алан авылында туа. Алан башлангыч, 1963-1968 елларда Югары Курса сигезьеллык мәктәпләрендә укый. 1968-1970 елларда Кукмара һөнәр училищесында белем ала, Казан киез итек фабрикасында эшли. 1972-1974 елларда Байконурда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1974 елда комсомол юлламасы белән Яр Чаллы шәһәренә килә, 15ел Кама автомобиль заводы төзелешендә эшли.
Илдар Хаҗи җитәкләгән "Энергетик" мәдәният сарае каршында оешкан Халык театрына йөри һәм төрледән-төрле образлар иҗат итә. 1984-1989 елларда, читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый. 1990 елда Чаллыда яңа оешкан татар дәүләт профессиональ драма театрына эшкә килә һәм театрга нигез салучыларның берсе була. Булат Сәләхов 80 нән артык роль иҗат итте, режиссер буларак уннан артык спектакльне сәхнәгә куйды. 2017 елда "Яратылмый калган ярлар" пьесалар җыентыгы басылып чыкты.
Булат Сәләхов гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши, 2023 елга кадәр Чаллы татар дәүләт драма театрында эшли[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2009 — Татарстанның халык артисты
- 2011 — Дамир Сираҗиев исемендәге премия
- 2014 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә[4]
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Намус һәм тугърылык. Фидакарь хезмәт өчен» номинациясендә[5]
- 2021 — Туфан Миңнуллин исемендәге премия[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ https://tatar-inform.tatar/news/cally-tatar-daulat-teatrynyn-oc-olkan-yastage-artisty-estan-kita-5875104
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Чаллы татар дәүләт театрының өлкән яшьтәге өч артисты эштән китә. Татар-информ, 17.08.2023
- ↑ «Ватаным Татарстан», № 45, 29.03.2014
- ↑ "Тантана" онлайн узды, төп җиңүчене билгеләмәделәр. Азатлык радиосы, 27.03.2020
- ↑ Дилбәр Сөләйманова. Әдәби бүләк. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. «Тулпар», 31.03.2021