Чүриле районы (рус. Чурилинский район) — 1944 елдан 1954 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Татарстан Көнчыгышында, Байлар Сабасыннан Төньяк-Көнбатышка 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Административ үзәк — Яңа Чүриле авылы.

Чүриле районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Яңа Чүриле

Нигезләү датасы

1944 елның 19 феврале

Юкка чыгару датасы

1956 елның 17 мае

Рәсми телләр

татар, рус

Тарих үзгәртү

Чүриле районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан, Лаеш өязләрендә һәм Мамадыш өязе Яңа Чүриле вулысында, 1920 елдан 1921 елга кадәр Арча, Казан кантоннарында һәм Мамадыш кантонының Чүриле вулысында, 1921 елдан 1930 елга кадәр Арча кантонында һәм Мамадыш кантоны Чүриле вулысында, 1930 елдан 1944 елга кадәр Арча һәм Саба районнарында урнашкан.

1944 елның 19 февралендә Арча һәм Саба районнарыннан аерылып чыгу юлы белән барлыкка килә.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1956 елның 17 маенда Чүриле районы юкка чыгарыла, аның территориясе Саба районы, соңрак, 1956 елның 23 июлендә Арча районы составына да кертелә.[1]

Административ бүленеш үзгәртү

1948 елда Чүриле районы 16 авыл советына бүленгән: Бимәр, Олы Шыңар, Югары Курса, Югары Утар, Измин, Казанбаш, Керәнле, Мичәнбаш, Түбән Симет, Яңа Ключище, Яңа Мичән, Яңа Чүриле, Олыяз, Сеҗе, Сикертән, Иске Масра.[1] Район мәйданы 619 км² тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы үзгәртү

Районда 8 колхоз эшләп килгән була[2]:

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5

Искәрмәләр үзгәртү