Олыяз (Саба районы)

Олыяз — Татарстан Республикасының Саба районындагы татар авылы.

Олыяз
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Изминское сельское поселение[d][1]
Почта индексы 422050
Карта

Почта индексы — 422050.

Олыяз авылы тарихы

үзгәртү

Буыннан-буынга килгән истәлекләр буенча, Олыяз авылы моннан 900 еллар элек, 1100 нче елларда Кече Мишә елгасы тирәсендә урнашкан Шекше авылыннан төньяк-конбатышындагы урман кырыенда Зәбига елгасы буена Ильяс исемле кеше җитәкчелегендә бертөркем гаилә күчеп утыралар. Авыл атамасы, шул җитәкче исеме белән, ягъни Ильяс дип йөртелә башлаган. Ул соңрак Ильястан-Олыязга үзгәртелгән дип сөйли, Олыяз авылында яшәгән, тарих фәннәрен яхшы белүче Хуҗәхмәтов Ризван бабай. (Ул 1913 нче елда шушы авылда туган, яшәгән, 2001 нче елда мәрхүм булган).

Борынгы бабаларыбызның Идел-Кама буендагы Болгар дәүләте 1236нчы елда Батый хан житәкчелегендәге Монголлар тарафыннан яулап алыуна. Монголлар Болгар шәһәрләрен, авылларын та лыйлар, яндыралар. Монголлар узган авыллар, мәһабәт шәһәрләр урнына кара күмер, йорт хәрабәләре генә калган. Болгарларның бер өлеше, ил­басарлардан качып, Каманың төньягына күчәләр. XIII гасыр уртасында монголлар Алтын Урда ханлыгы төзиләр. Идел Болгариләр аңа буйсынырга мәҗбүр ителә.

Бигрәктә Алтын Урда Әмире Булат Тимер 1361 нче елда Болгар җиренә һөҗүм итеп Биләр, Болгар, Юкәтау, Сувар шәһәрләрен һәм шулар тирә сендәге авылларны талыйлар, җимерәләр, яндыралар. Халыкның байтак өлеше уңдырышлы кара туфраклы җирләрен, авылларын, шәһәрләрен ташлап күмәк төстә Каманың үң ягына, аның кушылдыклары Мишә, Нократ елгалары буйларына, Казанка елгасы буйларына күчеп утыралар. Болгар җирләренең политик, экономик, сәудә һәм культура үзәге яңа шәһәргә-Казанга күчә.

Менә шул чорда-ХIII гасырның икенче яртысында Мишә елгасы тирәсендәге Шекше, Иләбәр, Эзмә, Бөкмеш, Олы Шекше (Олыяз), Тимершык һ.б. авыллар барлыкка килә башлыйлар. Бу фикерне Эзмә авылының иске зиратындагы кабер ташындагы язуга таянып расларга була. Ул ташларның берсендә борынгы болгар телендә гарәп хәрефләре белән: «Йосыфҗан бине Хөсәен 1332 елда вафат булды»-дип язылган. Әлеге кабер ташы турында Н. И. Воробьевның «О болгаро-татарских надгробных камнях» дигән китабының 12нче битеннән укып белергә мөмкин.

Олыяз авылы да XIII гасыр ахырларында, XIV гасыр башларында яши башлаган дигән фараз дөресрәк булыр. (Ул рус дәүләтенең ясак җыйнау документларында Олы Шекше диеп йөртелгэн.) Чыннан да, Олы Шекше башта урман кырыенда, Зәбига елгасы буенда яшәгән. Бу турыда элекеге авыл урнында җир сукалаганда төрле көн күреш әйберләре, эш кораллары, кирпеч ватыклары, чүлмәк китекләре, тимерче ясаган кадаклар, көрәкләр һәм башкалар табыла. Авылның мулласы, олы яшьтәге Хуҗәхмәтов Ризван бабайдагы гарәп хәрефләре белән: «Әшһәде-әллә- лә иләһе иллалаһе» дип язылган 10 тиенлек садә көмеш болгар акчасы да шул иске авыл урныннан табылган.

Тормыш итәргә елга тирәсендә, урман буенда яшәргә җайлы булса да, ерткыч хайваннар авылга бер дә тынгылык бирмәгәннәр, вакыты белән зур зарарлар да китергәннәр. Шуңа күрә, авыл халкы урман кырыеннан, Зәбидә елгасы буеннан хәзерге урынга-зур ачыклыкка күчеп утырганнар. Олыяз сүзе Олы басу, зур ачыклык, Олы кыр дигәнне аңлата. Олы Шекшенең урман буеннан хәзерге олы ачыклыкка, олы басуга кучеп утыргач, Олы Шекше — Олыяз авылы дип узгәртелгән булырга мөмкин.

Зәбига елгасы буеннан Олыязның хәзерге урнына күмәк рәвештә күчү Мөсәлим улы Мәсхүт җитәкчелегендә тормышка ашырыла. Олыяз авылы бик җайлы, тирә-юне матур, зур тигезлек, чишмә-кизләүләр, авылны икегә булеп чиста сулы Олыяз елгасы ага. Басуларын төньяктан һәм көнчыгыштан катнаш урманнар каплаганнар. Ул урманнар гаять зурлар, алар бик еракларга сузылалар. Олыяз елгасы элек хәтсез генә балыклы елга була. Анда чуртан, алабуга, чабак, ташбаш балыклары булган.

Игеннәрне нигездә урак белән урганнар, өлешчә чалгы белән чапканнар, һәр крестьян хужалыгының бакчасында ындыр табагы булган. Анда ашлыкны чабагач белән сукканнар.

Терлекчелектә бабаларыбыз ат, сыер, сарык, кәҗә асраганнар. Урманнарда агач куышларында умарта балларын жыйганнар һәм ул умарта күчләрен җыйнап, үз хуҗалыкларында умарта асраганнар.

Авыл халкында һөнәрчелек тә җайга салына. Агачтан әйбәт йортлар, абзарлар, мунчалар, мәчетләр, күперләр салганнар. Тимерчелек эше шактый алга киткән. Төрле хезмәт кораллары, көн-күреш әйберләре-балта, пычак, чүкеч, урак, чалгы, өтерге, келәщә, йозак, чылбыр һәм күп төрле башка нәрсәләр ясаганнар.

Болгар җиреннән Яңа урынга күчкәч тә Олыяз халкы ирекле крестьяннар-дәүләт крестьяннары булганнар. Болгар дәүләтләрендә һәм Казан ханлыгында крепостное право булмаган. Эре җир биләүче алпавытлар булса да, алар җирләрен, гомумән хуҗалык эшләрен башкарганнар, ялланган хезмәткәрләрдән эшләткәннәр. Урманнарны кисеп агачтан өйлэр, каралтылар эшләгәнәр. Җирне, очына металл төрән куеп, агач сука белән сөргәннәр. Арыш, бодай, арпа, солы, ясмык, тары чәчә торган булганнар.

Мондый газаплы хезмәт татар мөселманнарын яисә Кама аръягына, Агыйдел һәм Җаек елгасы башкорт далаларын Урал тавы буена патша җәберләүләреннән ераккарак качарга мәҗбүр итә.

1730нчы елда Казанга губернатор булып килгән Артеленсей Волынский патшага язган хатында безнең төбәктәге күченеш хәрәкәте турында болай хәбәр итә:"Егерме еллар элек башкорт далаларында яшәгән халыкның күләме 35 мең, ахыр чиктә 100 меңнән дә артык түгел иде. Нигездә Казан, Сембер өязләреннән качкан татарлар кушылгач хәзер андагы халык саны 100 меңнән узып китте дип күрсәтә.

Хәрби кораллар кою өчен металл ятмалары эзләү разведкалары көчәя. Мамадыш өязенең Олы Нырты һәм Олыяз авыллары тирәсендә бакыр металы ятмалары табыла. Көрәк, лом, балта ярдәмендә Олы Нырты янында дәүләт йөкләмәсе итеп бушлай тирән шахталар казыталар һәм бакыр эретәләр. Ул эшләрне башкару өчен төрле җирдән дәүләт крестьяннары күчереп утырталар. Аларга торак йортлар төзиләр, агачтан Олы чиркәү эшләтәләр һәм көчләп чукындыру сәясәтен дәвам итәләр. Ул яңа авылга Завод-Нырты исеме бирелә. Гомумән берничә чукынган кешесе булган авылларда чиркәүләр төзиләр дә мөселманнарны да көчләп чукындыралар.

Олыяз авылының хәзерге сыер фермасы янында бакыр чыгару шахталары казылган. Ләкин бакыр чыгару эше туктатыла. Чөнки бакыр ятмалары яшь дип билгеләнә. Ул чокырларга авыл халкының терлекләре төшеп үлү очраклары еш була. Шунлыктан, ул шахталарны бик куп еллардан соң күмәләр.

18 гасырларда озак сроклы хәрби хезмәт-рекрут хезмәте дә халыкны интектергән. 1699 елдан хәрби хезмәткә алунын «репкутщина» тәртибе буенча, башта 1793 елгача гомерлеккә, аннан соң 25 елга кала, ә 1874 елгы хәрби реформа буеңда, гаскәри хезмәт итү срогы пехотада 6 ел, флотта 7 ел итеп билгеләнә. 1724 елга кадәр 20 йорттан I рекрут, сонрак елына карап 1000 ир-атның 1-10, ә 1853-1856 елларда 1000 ир-атнын 50-70е хәрби хезмәткә алынган. Рекрут биру шобага салу белән салу белән хәл ителгән, алдан 5 ел элек солдат биргән семьялар шобага исемлегеннән тошерелгэн. Кайбер очракларда рекрутны сатып алып акчага яллап җибәргәннәр, андый рекрутны наемчик дип атаганнар. Бу нигездә бай семьяларга шобага төшкән очракларда булган.

1853—1856 елларда кырым сугышы чорында рекрут алунын саны күбәйгәч, эш баш күтәрүгә барып җиккән. Шуларның берсе турында Казанның хәрби губернаторы И. А. Баратинский 1855 елда Россия империясенә эчке эшләр министры С. С. Ланскийга язган донессиясендә Мамадыш өязе Тимершык волосте крестьяннарының рекрут наборына җибәрелмәүчеләрнең исемлеген тикшерү вакытында булган чуалышлар турында хәбәр итә. «Исемлекне тикшергәндә ризасызлык белдерделәр, гауга куп тардылар, авыл старшинасын, писарьны кыйнадылар»,- ди.

Бу чуалышта Тимершык, Көек, Саба, Яңа Мичән, Олыяз, Эзмә крестьяннары катнашалар. Башлап йөрүче 12 кеше кулга алынган, төрмәгә ябылалар һәм судка тар тылалар.

Шул исәптән, Олыяз авылыннан да хәрби хезмәткә чакырылып торганнар. 1866нчы елны Мөхәммәдъяр улы Гайнетдин дә солдат хезмәтенә алынып, озак еллар хезмәт итеп кайта. Аны авылда «Гайнетдин солдат» дип йөрткәннәр. Соңрак патша армиясендә хезмәт иткән Кәримов Хакимулла унтер-әфисәр дәрәҗәсе ала һәм «Георгиевский кресть ордены» белән бүләкләнә. Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан авылдашларыбыз арасында Ахунов Рәхмәтулланың немецларда пленда булып, анда бер немец фермерында хезмәт итүе һәм монда кайткач андагы тәртипне мондагы халыкка гаҗәпләнеп сөйләве мәгълүм. Революция елларында хәрби хезмәттә булган Бикмухаметов Сөнәгатуллланың меньшевиклар тарафыннан делегат итеп сайланып II съездга катнашуы билгеле. Ул анда В.И. Ленинны күргән һәм аның сөйләвен тыңлаган.

Гражданнар сугышында да байтак авылдашларыбыз катнашкан: Ситдиков Хәлил Ворошилов җитәкчелегендәге армиядә хезмәт иткән, ә Дәүләтшин Мәрданшаның гражданнар сугышында һәлак булуы мәгълүм. Гайнетдинов Ногыман бер полковникның адъюданты булып хезмәт иткән.

Урта Азиядә совет хакимияте урнаштыруда катнашкан татбригада составында Хөснетдинов Баймөхәммәт белән Фатыйхов Гимраннар хезмәт итә. Хөкүмәт бу бәрелешләрдә катнашкан кешеләргә өй төзү өчен агач материаллары белән ярдәм итә. Соңгы икесенең төзегән йортлары бүгенге көндә дә исән-сау.

Революция алды елларында кыш айларында халык төрле кәсеп белән чит җирләргә чыгып эшли башлый.

Безнең Олыяз авылы күбрәк Оренбургта тегү эшләре белән шөгыльләнгән. Таҗетдинов Зыятдин белән Мөхәммәдиев Исламгали шунда эшләп, мая туплап кайтып авылда үзләренең нык каралты-кураларын булдыралар. Исламгали абзыйның йорты 2000нче елга кадәр колхозда кантур һәм балалар бакчасы вазыйфасын башкарды, Мөхәммәдияров Хуҗәхмәт белән Нигматулла дигән кешеләр Аляскага (Америка) барып тимер юл салуда эшлиләр. Аннан кайткач алар: «Халык анда илин (болан), этләр җигә, этләре бик юаш, сары май күпме ашасаң да бар, ипине әз бирәләр иде» дип сөйләгәннәр.

Революция алды елларында һәм революциядән соң авыл зурайганнан-зурая бара. 1921нче ел бик коры һәм бик авыр ел була. Ул елны халык ачлыктан интегә, ачлыктан үлүчеләр күп була. Тәвәккәл кешеләр ул вакытта да югалып калмый. Бертуган Зиннәт, Хәннан, Рәхимулла, Гафур, Шәкүр, Загидуллиннарның Мәскәү якларына чыгып китеп, кул белән такта ярып, хезмәтләре өчен икмәкләтә алып үзебезнең якка алып кайтулары билгеле.

Авылның иң үсеш аткан чоры 1922-1931нче елга туры килә. НЭП чоры башлангач, авылда игенчелек, терлекчелек белән беррәттән, яңа төзелеп килә торган Шәмәрдән станциясенә барып эшләү мөмкинчелеге дә ачыла. Авылда сәүдә эше киң җәелә. 3хуҗалык-Сиразиев Нәгыйм, Хисмәтуллин Барый, Хафиз муллалар кибет ачып җибәрәләр. Гаффаров Мәннән Шәмәрдәндә үзенә чәй йортын (ашханә) булдыра. Бу елларда авылда терлек саны да арта.

1914нче елда туган Шайхуллин Галимулла бабай сөйләгәннәрдән: «1928нче елларда мин хуҗалык маллары көттем. Авыл уртасында каравыл өе бар иде. Һәрбер хуңалык чиратлашып каравыл тора идек. Ул вакытта авылда 160 тан артык хужалык, 150 ат, 160тан артык сыер, сарык башы 850, тагын берешәр бәкәе булса 1600 була. Болын буе кортлык иде элек. Гафур абый, Мансур абый, Хәлил мулла, Ибраһим абзыйның зур кортлыклары бар иде. Ул болыннардан кайтасы килми иде-чәчәк, җиләк-хәзерге вакытта курортта да юк андый җирләр! Сугышка кадәр авыл саен җыеннар була иде. Халык печәнгә төшкәнче бер авылдан икенче авылга кардәшләренә кунакка йөрешә иде.»

Авыл халкы Шәмәрдән станциясенә кайткан пассажирларны кирәкле урынга ат белән йөртеп гаилә бюджетына әзме-күпме акча керткәннәр. Хатын-кызлар поезд каршына чыгып сөтен, маен, ашамлыкларын туктап торучы поезд пассажирларына сата торган булалар.

Шул чорларда авылдан ерак түгел генә (халык телендә Водокачка дип аталган җирдә) известь яндыра торган булганнар. Авыл халкының бер өлеше шул «таш заводына» барып та эшләгән. 1928нче елны Чәнчелмә елгасы башында (Хәзерге Газовик кортлыгыннан ерак түгел) нәселле терлекләр үрчетә торган совхоз оештырыла. Аңа Әзербайҗан революционеры хөрмәтенә «Нариман» совхозы дигән исем бирелә. Ул безнең авылның һәм шушы күрше-тирә авылларның байтак җирләрен үз эченә ала. Шулай ук анда төрле тармакта эш табу мөмкинлеге дә ачыла. Иң берече тракторлар да шушында кайта. Төзелеш киң җәелдерелә. Тик аның гомере кыска була. Совхоз бөлгенлеккә төшеп, тарала.

Олыяз авылында элек-электән дини халык яшәгән. Авыл мәчетсез, мәдрәсәсез тормаган. Имамнар төрле җирләрдән чакырылган: Сабадан Таҗетдин дигән кеше килеп имам-хатыйп булып торган һәм авылда төпләнеп калган.

Аннан соң Хафиз хәзрәт килгән. Аның малае Хәлил бик укымышлы кеше булган. Ул хаҗга барып беренче елны үзе өчен, аннан кайтмыйча, анда балалар укытып, икенче елны атасы өчен хаҗ кылып кайткан. Ул дөньяви гыйлемгә дә ия булган һәм авыл балаларына да дини һәм дөньяви гыйлем биргән. Шулай ук авылда мәдрәсәдә бер сукыр хәлфә дә укытуы мәгълүм. Хабибуллин Хафиз бабай шул хәлфә турында, балаларның тавышыннан танып, дәрестә кемнең бар кемнең юк икәнен белә торган иде дип искә ала иде.

Авылдан ерак түгел Югары Утар дигән авылда мәгариф бик көчле үскән булган. Анда русча да укытканнар. Гайнетдинов Гилман һәм берничә авылдашыбыз анда барып белем алган.

Шушы елларда Шәмәрдән (Кукмара районы) тире эшкәртү заводы хуҗасы шушы-тирә авылларга 18 мәчетне үз акчасына төзеткән. Шул вакытта 1913 нче елда безнең Олыяз авылына да яңа мәчет салына. Авыл 2 мәхәлләгә бүленгән булган. Икенче мәчет салу өчен урын билгеләнгән булган, тик революциядән соң моңа алынучы булмаган.

1930 нчы еллардан соң хөкүмәт динне кыса башлаган һәм авылдагы бердәнбер мәчет тә ябылган. Мәчет ябылгач, югарыдан аның манарасын кисәргә дигән фәрман килгән, тик бу эшкә үзебезнең авыл халкы алынмаган. Бары тик 37,38 нче еллар тирәсендә күрше Пүкәл авылыннан 2 куштан килеп бу эшне башкарганнар. "Мәчет манарасы кискәч тә аумыйча торды. Аннан соң бик көчле җил чыгып манара мәтәлеп төште, яңадан торып басты, анна соң гына яңадан егылды",-дип искә ала Махмутов Мансур абый.

1931-32нче елларны авылда колхозлашу чоры башлана. Колхозга «Правда» исеме бирелә. Күмәк хуҗалыкка халык теләр-теләмәс авырлык белән керә. Бер кергәч тә халык кире аннан чыгып колхозга тапшырган малларын кире ала. Шушы елларда авылдан дин әһелләрен һәм кулак дип таза тормышлы кешеләрне җибәрә башлыйлар. Касыйм, Искак дигән кешеләр һәм Хафиз хәзрәтне авылдан җибәрәләр, ә малае гаиләсен алып Мәскәүгә кача. Күп кенә гаиләләр йортларыннан чыгарылып, бөтен мөлкәтләре тартып алына. Шомараклары партиягә һәм колхозга кереп котылып калалар.

Башта Олыяз авылы Мамадыш өязе Бөкмеш волостенда була.(Кантуры Шекшедә) Аннан соң ярлылар комитеты, соңыннан авыл советы оештырыла. Олыяз авыл советына: Олыяз, Пүкәл, Шәмәрдән бистәләре керә. Аларның җитәкчеләре булып Загидуллин, Әскаров, Шәйхелислам, Исламов Кави, Исламгалиевларның эшләүләре билгеле. Авылда балаларның иң күп тууы 30-40нчы еллар арасына туры килә. "Без, яшьтәшләр, 33 бала идек," - дип сөйли 1932 нче елда туган Сафура апа Гайнуллина. «1нче класска 32 бала кердек»-дип сөйли 1938нче елда туган Фәрит абый Шәрипов.

1933нче елны хуҗалык рәисе Гайнетдинов Гыйльман колхозчыларның I Бөтенроссия съездында катнаша. Ул анда Сталинның «колхозчыларны күтәрергә» дигән ялкынлы чыгышларын тыңлап кайта. Тик бу чорларда халыкның тормышы авырая бара. Ашарга ипи булмагач Казан шәһәренә барып 2шәр тәүлек чират торып ипи алып кайталар. Тәвәкәлләре шахталарга, яңа төзелешләргә барып урнаша.

Казан ханлыгының куштан, әләкче Шаһвәлиләре булган кебек, Олыяз халкының да шикаятьче Шәвәлиләре элек-электән булып килгән.

1937нче елны репрессия көчәеп киткәч, авылда шикаятьләр аркасында байтак кешеләрне алып киткәннәр. Кайберләре шуннан әйләнеп кайта алмаган.

1940нчы елда Советлар Союзы Финляндия белән хәрби конфликтка кергән. Бу сугышта безнең авылдан да 3 кеше катнашкан. Бер авылдашыбыз, Ганиев Җиһангир, шушы сугышта батырларча һәлак булган.

Ул елларда вербовщиклар килеп халыкны төрле якка яшәргә өнди башлаганнар. Хөкүмәтнең әзме-күпме ярдәме дә булгандыр, монда да тормыш авыр булган, күпләр шул чорда төрле җирләргә бигрәк тә Бурятиягә һәм шушы Фин җиренә китәргә ризалашканнар. Безнең авылдан да 13 гаилә фин җиренә күчеп киткәннәр. Хуҗин Галиәхмәт абзый җәмәгате һәм 11 баласы белән Фин җиренә кузгалган. Андагы тормыш шартлары бу якка караганда уңайрак булган, тик бу озакка бармаган.

1941нче елны фашистик Германия Советлар Союзына хыянәтчел төстә һөҗүм иткән. Сугышның беренче көннәреннән ир-атларны сугышка мобилизацияләгәннәр. Ул чорда колхоз атларын да Армиягә ала торган булганнар. Ул хакта бабасы репрессия корбаны булган, Герой ана Назилә апа Гатауллина: "Безнең әтине сугышка колхозның аты белән алдылар. Әти киткәннең икенче көнендә (сугышка халык Шәмәрдән станциясеннән китә иде) без әни белән Шәмәрдәнгә азык-төлек алып, аны озатырга мендек. Без менгәндә әтиләр атлары белән вагоннарга төялгәннәр иде. Безне күргәч авылдашыбыз -әти белән бергә сугышка алынучы Дәмин абый Гараев: «Әкбәр, әнә күгәрченнәрең килгән,-дип әтине чакырып китерде. Бу әтине дә, Дәмин абыйны да соңгы мәртәбә күрүем булган.»

Авылда калган хатын-кызлар, яшүсмерләр, карт-карчыклар тылдагы хезмәтләрне башкарганнар. 1941нче елның октябреннән авылдан 40-60 тирәсе кешене Апас районы Йомралы авылына оборона (окоп казырга) җибәрәләр. Шулай ук авыл советына килгән наряд буенча кемнәргәдер паровозларга ягу өчен урман кисәргә, кемнәргәдер төрле тарафларга торф чыгарырга, кемнәрнедер яңа төзелә торган эвакуацияләнгән заводларга эшкә җәлеп иткәннәр, кемнәрнедер Шәмәрдән заготзерносына вагоннар төяргә, бушатырга җибәргәннәр.

1941 нче елны сугыш булган җирләрдән халык эвакуацияләнеп безнең якларга кайта. Авылдагы буш йортларга һәм гаиләсендә кеше әз булган семьяларга урнаштырылалар. Сугыш чорында авылда тормыш коточкыч авыр була. «Күз алдында кешеләр шешенеп ачка үлә иде. Үлгән кешеләрне җирләргә ир-атлар аз булгач, 1944-45нче елларны бу эшне хатын-кызлар һәм яшүсмерләр, бабайлар башкара иде»-дип искә ала иде мәрхүм Хайрулла ага Гарифуллин.

Фин җиренә күчеп киткән авылдашларыбызның язмышлары бик аяныч була. Авылга нибары исән-сау 13 гаиләдән 4 кеше генә әйләнеп кайта алган. "Ир-егетләрне сугышка алдылар, ә без Ленинградка кайтып, шунда камалышка эләктек. Шунда 6 баламны югалттым, калган балаларым камалыштан чыккач ачка үлделәр. Олыязга тиф авыруы белән иремне һәм 11 баламны югалтып бер үзем кайтып егылдым," -дип сөйли иде Шәмсекамәр әби Хуҗина.

Бу сугышка 260 ир-атны, 1 хатын-кызны озатып, шуларның 90ын бүтән күрә алмаган ул вакытта Чүриле районы составында булган Олыяз авылы.

Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда халык ачлыкка чыдый алмыйча, соңгы әйберләрен, кием-салымнарын, хәтта тәрәзә рамнарын Кукмара районы Нөрья, Кузмич авылларына алып барып бәрәңгегә алышканнар. Ул бәрәңгене авылда «ар бәрәңгесе» дип йөрткәннәр.

Сугыш чорында колхозда Вафин Кәшиф (Кече Шыңар), Мөхәммәтҗан (Кызыл Мишә), Ахунов Гани (Олыяз) колхозда председатель булып торганнар. Сугыштан соң Гатауллин Хәлил (Олыяз), Цыганов Кирилл (Янил) председатель булып торган. 50 нче елларда Пүкәл белән Олыяз берләшеп Киров исемендәге колхоз булып яши башлаганнар. 1963 нче елны колхоз Эзмә һәм Мичәнбаш яклары белән кушылып, 7 авылны берләштерә.Аның председателе Дәминов Әбелгаз була. Аннан соң Ишниязов Фәйзелхак, Шәйхетдинов Фәрит абыйлар колхоз җитәкчеләре булып торалар.

1991 нче елның 7нче апрелендә авыл аерым колхоз "Олыяз" булып яши башлый. Хуҗалык җитәкчесе итеп Ахметов Гыйлфан сайлана.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[3]

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.