Булат тимер яки Булаттимер (tat. lat. Bulat Timer(үле сылтама),ﺒِوﻟﺎﺖ ﺗﻳﻣﺌﺭ, 1368-1340) - Алтын Урда әмире, аксөякләренең вәкиле, Идел буе Болгары хакиме (әмире) 1361-1367 елларда.

Булат Тимер
Идел буе Болгары әмире
Вазыйфада
1361–1367
Дәвамчысы Хәсән хан
Туган 1340(1340)
Үлгән 1368(1368)
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

1361 елда Сарай шәһәрендә түнтәрелеш нәтиҗәсендә Хызыр хан үтерелгәннән соң Булат Тимер Сарайдан Идел буе Болгары Олысына качкан.

Идел буе Болгары Олысын басып алу һәм бәйсезлеген игълан итү

үзгәртү

1361 елда Булат Тимер үз гаскәре белән Болгар шәһәрен зыян китереп басып ала. Тиздән Булат Тимер бөтен Идел буе Болгары һәм болгарга элегрәк буйсынган җирләрен буйсындырып Идел буе Болгары Олысы бәйсезлеген игълан иткән.

Тышкы сәясәт

үзгәртү

Идел буе Болгары Алтын Урдадан аерып якындагы җирләрне басып алган һәм Түбән Новгород кенәзлеген кушканчы булган. Ләкин Пьяна елгасында 1367 елда Булат Тимер берләшкән Мәскәү һәм Сүздәл гаскәрләренә җиңелгән.

1367 елда Болгар шәһәренә каршы яңа Алтын Урда ханы Газиз яу белән барган.

Булат Тимер Газиз ханга каршы үзара сугышта Сарай әл-Җадид каласында вафат булган.

Идел буе Болгары Булат Тимер вафатыннан соң

үзгәртү

Рус чыганаклары икенче бер ханның — Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)

Бәйсезлеге тәмамы

үзгәртү

XIV йөзнең 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Идел буе Болгары аңа янәдән 1375 елда буйсына һәм бәйсезлеген югалта.

Тәңкәләр

үзгәртү

Булат Тимер 1366-1367 Җәнибәк 2 яки Газиз исеме астында үз тәңкәләрне суккан.

Кайбер тарихчылар Булат Тимер Пулат-Тимер яки Мир Пулад хан белән бутыйлар.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.