Мамай морза (иске тат. ﻣﺎﻣﺎی‎, tat. lat. Mamay(үле сылтама), үлгән 1380) — Алтын Урда бәкләрибәге һәм төмән башлыгы. 13611380 елларда Алтын Урдада зур йогынтыга ия була, ханнарны билгели, Бату нәселеннән булган ханнар исеменнән Алтын Урданың көнбатыш өлешендә хакимлек итә. 1380 елда Мамай Алтын Урданың канунлы ханы Туктамышка җиңелгәннән соң, дәүләттә чуалыш дәвере тәмамлана.

Мамай
Алтын Урданың бәкләрибәге, төмән
Вазыйфада
1361 ел – 1380 ел
Туган 1335(1335)
Кәфә
Үлгән 1380(1380)
Кәфә
Җефет Толынбәк
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

Тормыш юлы үзгәртү

Бәкләрибәк вазифасында үзгәртү

Мамай Бәрдибәк (1357–1359 елда хан) кызына өйләнгән булган. Бәрдибәк үлгәннән соң, Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урдада 1380 елга кадәр бөек чуалыш чоры башлана.

Ватандашлар сугышы — бөек чуалыш үзгәртү

Чуалыш чоры дәвамында Мамай Алтын Урданың көнбатыш өлешендә бәкләрибәк вазыйфасын башкарган. Кайбер очракта дәүләтнең әлеге өлеше «Мамай Урдасы» дип йөртелә. Илнең ул өлешендә Мамай үзе хакимнәрне «хан» итеп билгеләгән, ләкин алар канунлы ханнар булмаганнар. Бөек чуалыш — үзара сугыш чорында дәүләтнең бердәм үзәк хакимияте булмаган, диярлек.

Бәрдибәк хан идарә иткән чорда аның кияве Мамай бәкләрибәк итеп билгеләнгән булган. Вазыйфасы буенча бәкләрибәк тышкы элемтәләр, югары мәхкәмә һәм хәрби эшләр белән шөгыльләнгән.

1359 елда Бәрдибәк Көлпә тарафыннан үтерелгәннән соң, Мамай Көлпәгә каршы сугыш башлый. 1361 елда Сарай ханы хакимлеген танымыйча, Мамай Габдуллаһны хан итеп игълан итә, дәүләттә ике (соңрак күбрәк) хакимият барлыкка килә. Хан тәхетенә башка дәгъвачылар Габдуллаһны хан итеп танымый, Алтын Урдада бөек чуалыш дәвере — ватандашлар сугышы башлана.

Ватандашлар сугышында Мамай еш кына (1363, 13671368, 13721373 елларда) башкаланы басып ала, ләкин озак вакыт кулында тота алмый.

Тышкы сәясәт үзгәртү

Мамай ирәге Днепр буенда урнашкан булган[1]. Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләп, Мамай Европа илләре — Генуя, Литва, Венеция белән араларны якынайта.

Эчке сәясәт үзгәртү

Баштарак Мамай Мәскәүне яклый, мәтран[2] Алексий белән килешү төзегәч, Рус Олысыннан ясакны киметә. Мамай мәтран Алексийны Литва әсирлегеннән азат итүдә булыша. 1363 елда Мәскәү кенәзе яшь Дмитрий (булачак Дмитрий Донской)га ярлык биреп, аны бөек кенәз итеп билгели.

Ярлык өчен көрәш үзгәртү

Мәскәү кенәзе, төмән Мамайдан һәм аның тарафыннан «хан» итеп билгеләнгән Габдуллаһтан ярлык алып, Мамайга (канунлы Алтын Урда ханына түгел) бәйлелеген таный.

Ләкин 1370 елда төмән Мамай, Дмитрийдән бөек кенәз вазыйфасын кире алып, ярлыкны Тверь Михаилына бирә.

1371 елда Мамай ирәгенә килгәч, Дмитрий төмәннән үтенеп сорый һәм Мамай янәдән Дмитрийны бөек кенәз итеп билгели.

1374 елда Мамай яңадан Дмитрийдан ярлыкны ала һәм алар арасында низаг башланып китә.

Ватандашлар сугышы. Туктамышның килүе үзгәртү

Бәрдибәк үлгәннән соң, Алтын Урдада канунлы хан булмый, шуңа күрә озак чуалыш дәвере белән ватандашлар сугышы башлана.

Канунлы хан Туктамыш үзгәртү

1377 елда Чыңгызхан нәселеннән чыккан тәхет мирасчысы Туктамыш Аксак Тимер ярдәмендә илдә канунлы хакимият урнаштыру өчен Мамайга каршы сугыш башлый.

1378 елда Ак Урданы үз хакимияте астына алгач, Туктамыш Мамай хакимияте астында булган Күк Урдага яу белән бара.

1380 елның апрелендә Туктамыш бөтен Алтын Урда илен, Кара диңгез буенда урнашкан Азак шәһәренә кадәр, үз хакимияте астына ала. Мамай хакимияте астында Кара диңгезнең төньяк ярлары һәм кыпчак далалары гына кала.

Хәлиткеч бәрелеш үзгәртү

Туктамыш белән Мамай арасындагы сугышта рус кенәзлекләре дә катнаша. Мәскәү кенәзе Дмитрий, Мамай белән 1375 елда талашканнан соң, Туктамышны канунлы хан итеп таный, Туктамыш ханга хәрби ярдәмне дә бирә, кайбер бәрелешләрдә Мамайга каршы сугыша да.

1380 елның сентябрендә Калка елгасындагы хәлиткеч сугышта Туктамыш Мамайны җиңә.

Үлем үзгәртү

Җиңелгәннән соң, Мамай Кырымга Каффа шәһәренә кача, ләкин анда генуялеләр тарафыннан үтерелә.[3]

Туктамыш үз дошманы Мамайны хөрмәт белән җирли.

Мамай Кәфә шәһәре (русча Феодосия) янында Шәйх-Мамай авылында (хәзер Айвазовское авылы) җирләнгән. Мамай каберен күренекле рәссам Иван Айвазовский таба.

Нәсел үзгәртү

Глинский кенәзләренең нәсел риваятьләре буенча: Мамай балалары Бөек Литва кенәзлегендә хезмәт иткәннәр, Мамайның берсе улы Мансур Куәт бүгенге Полтава һәм Черкассы җирләрендә үз биләмәсен алган. Соңрак Мамайның оныгы Глинск шәһәрендә төпләнгәч, чукынган һәм аның балалары Глинские булып йөртелә башлаган. Аннары Михаил Василий улы Глинский Литвада фетнә оештырган, һәм җиңелеп, барлык туганнары белән Мәскәүгә качкан, анда кенәз хезмәтенә кергән. Мамайның оныгының кызы Елена Глинская (Михаил бертуганның кызы) - Явыз Иванның әнисе булган [4].

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шенников А.А. Княжество потомков Мамая.
  2. Михаил Худяков. Тарихи-документаль җыентык. — Казан: Җыен, 2011. — 303 б. — ISBN 978-5-902783-22-0.
  3. Фәхретдинов Р. Татар халкы һәм Татарстан тарихы; шулай ук кара: Гумилёв Л. «Русь и Великая Степь»
  4. Гумилёв Л. «Русь и Великая Степь»

Әдәбият үзгәртү

  • Фәхретдинов, Р. Г. "Татар халкы һәм Татарстан тарихы." Казан: Мәгариф 287 (2001)..
  • Мыськов Е.П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Изд-во Волгоград. госу. ун-та, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р.Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: Евразия, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю.В. Элита Золотой Орды. — Казань: Фән, 2009. — 232 с.