Кадаклар
Кадаклар — бер башы очлы, икенче башы эшләпәле сүректән[1] торган, гадәттә, металлдан ясалган һәм бер нәрсәне икенчесенә беркетү өчен хезмәт итә торган әйбер.
Бабаларыбыз борыннан төрле кадаклар кулланган. Башта алар агачтан ясалган. Аның өчен имән, чаган сыман каты агач сайланган. Борынгы тораклар, авыллар урынында бакыр кадаклар дә, тимер кадаклар дә табыла. Агач кадак безнең көннәргә дә килеп җиткән: ул балта, чүкеч саплаганда, тәрәз рамнары ясаганда кулланыла. Осталар өстәл, утыргыч сыман йорт җиһазлары эшләгәндә нәкъ агач кадакларгә өстенлек бирә.
Тимер кадаклар элек тимерлектә чүкелгән. Тимерне кыздырып, бер як башын очлаганнар, ә икенчесен төеп “баш” ясаганнар. Ә күпләп җитештерү махсус станок уйлап чыгарылгач башланган. Ул XVIII гасыр азагында Англиянең Бирмингем шәһәрендә барлыкка килә. Шунда ук беренче кадак фабрикасы ачыла. Ә Русиядә кадакларны күпләп 1872 елда җитештерә башлыйлар.
Хәзерге вакытта гади тимердән ясалганнан тыш, кыздырылган кадаклар сатыла. Аның белән хәтта кирпеч дивар тишеп була. Винтлы яки сырлы кадаклар исә гади кадак суырылып чыгар урында кулланыла. “Котоко” дип аталган япун фирмасы пластик кадаклар җитештерә башлаган. Аларның өстенлеге шуннан гыйбарәт: тутыкмыйлар һәм балта йөзе, пычкы пычагы эләккәндә дә үзләре агач урынына юнылып торалар.
Кадаклар озынлыгына карап билгеләнә.
Чыганаклар
үзгәртү- Аманат № 12 (805), Декабрь, 2010. (башк.)
- ↑ Сүрек - стержень