Әлфия Ситдыйкова

татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе

Әлфия Ситдыйкова, Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова (Хаҗиәхмәтова) (1957 елның 14 августы, ТАССР, Калинин районы, Күҗәкә) — Чаллыда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе, балалар язучысы, тәрҗемәче, «Күңел» радиосы хәбәрчесе. Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар (2006) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2016) һәм Илдар Юзеев (2022, 2023) исемендәге әдәби премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019).

Әлфия Ситдыйкова

Туу датасы: 14 август 1957(1957-08-14) (66 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, Калинин районы (ТАССР), Күҗәкә
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, радио хәбәрчесе
Иҗат итү еллары: 1976х. в.
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә
Жанр: шигырь, очерк
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Йөрәгемә яфрак сыена» (Чаллы, 2003)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2016)
Илдар Юзеев премиясе (2022, 2023)
Бүләкләр: Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 14 августында Татарстан АССР Калинин районы (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында туган. Әтисе Мирзанур, әнисе Гөлсем. Пучы урта мәктәбен, читтән торып Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын (2015 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты) тәмамлаган. 1975 елдан Чаллыда. Егерме ел КамАЗда йөк төягеч машина йөртә. 2000 елдан «Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең «Күңел» радиосында: башта музыкаль мөхәррир, соңрак хәбәрче, өлкән хәбәрче булып эшли, «Әдәби учак», «Илһам нуры» тапшыруларын әзерли. Хәзер лаеклы ялда, әдәби иҗат белән шөгыльләнә.

Иҗаты үзгәртү

1976 елдан Чаллыдагы «Ләйсән» әдәби берләшмәсендә[1] шөгыльләнә. Беренче шигырьләре Чаллы шәһәрендә чыгып килгән «Кама таңнары» газетасында 1977 елда басыла. 1979 елда «Яшьлегем Чаллы» күмәк җыентыгында 4 шигыре дөнья күрә. 2003 елда «Чаллы газета-китап нәшрияты» ҖЧҖ басмаханәсенда 1 мең данә тираж белән «Йөрәгемә яфрак сыена» исемле беренче китабы нәшер ителә. Тәрҗемәче буларак та билгеле. 2007 елда Чаллы шагыйрәсе Вера Хәмидуллина белән бер-берсенең шигырьләрен тәрҗемә итеп, ике телдә (татар, рус) төзелгән «Туган якның ике чишмәсе» исемле тәрҗемәләр китабы чыга. Балалар өчен язылган шигырь китаплары авторы: «Кыш бабай җиләкләре» (2012), «Башмаклар» (2013), «Серле дөнья» (2014). Матбугат битләрендә мәкаләләре, нәсер-парчалары, поэмалары, очерклары даими басыла. Проза өлкәсендә актив эшли. «Яшәр өчен килдем» (2016), «Дөнья тәгәрмәче» (2019) исемле проза әсәрләре басылып чыга.

Басылган китаплары үзгәртү

  • Йөрәгемә яфрак сыена. Чаллы, 2003.
  • Бер җылы сүз. Чаллы, 2003.
  • Җанда кабынган учак. Чаллы, 2004.
  • Ак теләкләр. Чаллы, 2004.
  • Йөрәк сүзе йөрәккә. Чаллы, 2005.
  • Җаннар назга төренә. Чаллы, 2006.
  • Хисләрем канаты – Күҗәкә. Чаллы, 2006.
  • Назга сусау. Чаллы, 2007.
  • Туган якның ике чишмәсе. К.: ТКН, 2007. (Вера Хәмидуллина белән берлектә)
  • Авыл җаны. К.: «Идел-Пресс», 2010.(Р. Хәертдинов белән берлектә)
  • Утлы җимеш. К.: ТКН, 2011.
  • Тансык бәхет. К.: ТКН, 2012.
  • Нур Баянның шигъри дөньясы. К.: РЦМКО, 2012.
  • Серле дөнья. К.: «Идел-Пресс», 2014.
  • Хәтер җебе. К.: «Ак бүре», 2015.
  • Яшәр өчен килдем. К.: «Сүз», 2016.
  • Хәсән Заманов. К.: «Ак бүре», 2016.
  • Таш тамыры. К.: ТКН, 2022.


Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2011 ― «Кояшлы эшчәнлек өчен» дипломы һәм медале («Солнечный храм» халыкара акциясе бүләге) — «татар һәм рус шагыйрьләренең балалар өчен язган әсәрләрен ике телгә тәрҗемә итеп, вакытлы матбугат битләренә биреп баруы өчен».
  • 2012 ― А. С. Грибоедов исемендәге әдәби премия һәм истәлек медале (Россия язучылар берлеге һәм Россия тәрҗемәчеләр берлеге бүләге) — «иҗтимагый-әдәби нәширлек эшчәнлегендәге югары гражданлык позициясе һәм уңышлы тәрҗемә эшчәнлеге өчен».
  • 2012 ― В. В. Маяковский исемендәге орден һәм диплом (Россия язучылар берлеге һәм Россия тәрҗемәчеләр берлеге бүләге)
  • 2013 ― «Тәрҗемә олимпы» бүләге («2013 елның иң яхшы китабы» халыкара конкурсы, Берлин).
  • 2013 ― «Ел китабы» конкурсында III дәрәҗә диплом — «Сабантуй балкышы» китабы өчен.
  • 2016Саҗидә Сөләйманова премиясе — «Тансык бәхет» (2012), «Хәтер җебе» (2015) китаплары өчен
  • 2017Чаллы шәһәр хакиме премиясе
  • 2019Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
  • 2022Илдар Юзеев премиясе [2][3]
  • 2023Илдар Юзеев премиясешигырьләр циклы һәм актив әдәби-иҗтимагый эшчәнлеге өчен.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. «Мәйдан» журналының Әлфия Ситдыйковага багышланган махсус саны: 2017 ел, № 7.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү