Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге

иҗтимагый оешма (Казан)

Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге (рус. Союз журналистов Республики Татарстан) — республика иҗтимагый оешмасы, Татарстанның матбугат, телевидение, китап нәшрияты, мәгълүмат агентлыклары хезмәткәрләренең иҗади һөнәри берләшмәсе, «Россия Журналистлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе (рус. Татарстанское региональное отделение Общероссийской общественной организации «Союз журналистов России)[1]. Берлек максат итеп үзенең әгъзаларына авторлык хокукларын үтәүдә ярдәм итү, журналистларны хокукый һәм социаль яклау белән тәэмин итү һ. б. бурычлар куя[2].

Татарстан журналистлар берлеге
Тип

иҗтимагый оешма

Нигезләү елы

1918 ел

Урнашуы

420080, Татарстан, Казан, Декабристлар ур., 179

Төп фигуралар

Илшат Әминов,
2019 елдан берлек рәисе

Әгъзалар саны

~700 (1998)
~1200 (2018)
933 (2024)

Бүлендек оемалар

шәһәр һәм район бүлекчәләре

Веб-сайт

sj-rt.ru

1918 елда Казан совет журналистларының берлеге буларак оешкан, 1919 елда Казан һәм Казан губернасы совет журналистларының берлеге итеп үзгәртелә. 1957 елның июлендә Татарстан АССР журналистлар берлеге оештырыла. Берлекнең беренче рәисе — Галим Мәҗит улы Рябков (1906—1977), 1950—1959 елларда «Совет Татарстаны» газетасының баш мөхәррире.

1897 ел башында Санкт-Петербургта рус әдәби җәмгыяте каршында «Рус язучыларының үзара ярдәмләшү берлеге» (рус. Союз взаимопомощи русских писателей) оештырыла. Әлеге оешманың Казанда яшәүче әгъзасы Николай Васильев шәһәрдә берлекнең «җирле хакимиятләр алдында матбугатка кагылышлы сораулар бирү хокукы» булган филиалын булдыру башлангычы белән чыга.

Казанда төрле елларда Казан университеты каршында «Ученые записки», «Известия общества археологии и этнографии», «Казанские известия» (1811—1820), «Волжско-Камское слово», «Камско-Волжская газета», «Казанский биржевой листок», «Камско-Волжский край», «Казанский телеграф», «Волжский вестник» һ. б. басмалар нәшер ителә.

XIX гасыр ахырында Казан зур нәшрият үзәге була, ул Россиядә басыла торган газета һәм журналлар саны буенча өченче урында тора. Казанда «Рус язучыларының үзара ярдәмләшү берлеге»нең әдәбиятчыларны, журналистларны, галимнәрне, юристларны, редакторларны, нәширләрне берләштергән төбәк бүлекчәсе төзелә. Ләкин 1901 елда патша хөкүмәте тарафыннан «Рус язучыларының үзара ярдәмләшү берлеге» тыела.

Инкыйлабтан соң

үзгәртү

1917 елның 16 июнендә Казан басмалары инициативасы белән Казан университетында җирле газеталар хезмәткәрләренең җыелышы була. Көн тәртибендә Казанда матбугат әһелләре берлеген оештыру мәсьәләсе буенча фикер алышу тора. Булачак берлекнең бурычлары турында фикер алышканнан соң, җыелыш төркемнәр буенча эшләргә карар итә: журналистлар, газета контораларында эшләүчеләр һәм корректорлар аерым-аерым үз устав проектларын эшләргә, аннары төркемнәрне берләштерү турында фикер алышырга тиеш була. 1917 елның 3-5 (16-18) июлендәге вакыйгалар һәм 1917 елның 25-26 октябрендәге Октябрь инкыйлабы Казанда вакытлы матбугат әһелләре берлеген оештыруны тәмамларга мөмкинлек бирми.

1917 елның 27 октябрендә Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителгән «Матбугат турындагы декрет»ка карамастан, Казанда «Камско–Волжская речь», «Казанский телеграф», «Казанские губернские ведомости», «Крестьянская газета», «Кызыл байрак» (Мөселман социалистик комитеты органы) һәм башка басмалар чыга.

1917 елның 21 ноябрендә «Игъланнарга дәүләт монополиясен кертү турында» декрет, 1918 елның 28 гыйнварында — «Революцион матбугат трибуналы турында» декрет, 1918 елның 21 февралендә «Социалистик Ватан куркыныч астында» дигән декрет–өндәмә кабул ителә. Нәтиҗәдә, «революцион көрәш эшенә каршы торучы» басмаларның барысы да ябыла, әлеге басмаларның мөхәррирләре һәм хезмәткәрләре окоплар казуга һәм башка оборона эшләренә җәлеп ителә.

1917 елның декабрендә губерна шәһәрләрендә Советлар каршында оештырылган Матбугат эшләре буенча комиссариатлар (рус. Комиссариаты по делам печати) большевиклар партиясенең матбугат өлкәсендәге сәясәтен тормышка ашыру буенча эзлекле чаралар уздыра башлый.

1918 елның 4 августында ХКШ «Барлык буржуаз газеталарны ябу турында» декрет кабул итә. 1918 елның җәенә Казанда партия-совет басмаларының бердәм системасы раслана. Мәсәлән, 1917—1920 елларда элеккеге Казан губернасы чикләрендә 150 гә якын газета һәм журнал чыгарыла. Алар рус, татар (шул исәптән керәшен), чуаш, мари, удмурт, маҗар, чех, алман һ. б. телләрдә нәшер ителә. Басма продукция күләме буенча Казан, Мәскәү һәм Петроградтан кала, өченче урында тора. Алабуга өяз шәһәрендә 1917—1920 елларда газеталар биш телдә чыга. Чистай, Бөгелмә, Тәтеш, Минзәлә, Спас һәм Казан губернасының башка өяз үзәкләрендә дә берничәшәр газета басыла. Болар барысы да журналистларның һөнәри берлеген булдыру максатында иҗади көчләрне берләштерү өчен уңай шартлар тудыра.

Казан Журналистлар берлеге

үзгәртү

1918 елның ноябрендә Мәскәүдә I Бөтенроссия совет журналистлары съезды уза. Әлеге съезд турында «Знамя революции» газетасында басылган хисап Мәскәү съезды делегатлары арасында Казан вәкилләре булуын күрсәтә.

Казанда журналистлар берлеге турындагы мәсьәлә кабат 1918 ел ахырында гына күтәрелә. Журналистлар берлеген булдыру башлангычы белән «Знамя революции» газетасы журналистлары чыга. Әлеге газетада матбугат хезмәткәрләренең иҗади һөнәри берләшмәсен оештыру белән бәйле барлык мәсьәләләр турында фикер алышу бара.

1918 елның 21 декабрендә Совет матбугаты белән хезмәттәшлек иткән журналистларның беренче оештыру җыелышы була. Җыелышны «Знамя революции» газетасының җаваплы мөхәррире Л. С. Агниев алып бара. Казан Журналистлар берлеген оештыру турындагы докладны «Бедняк» газетасы мөхәррире А. Барщевский ясый. Казан Журналистлар берлеге уставы нигезе итеп совет журналистларының беренче съезды тарафыннан кабул ителгән Мәскәү Журналистлар берлеге уставын алырга карар кылына. Казан шәһәре һәм Казан губернасы Журналистлар берлекләрен оештыру буенча вакытлы бюро сайлана. Мәскәүдә узачак совет журналистларының икенче съездына делегат итеп вакытлы бюро исеменнән «Знамя революция» газетасы хезмәткәре П. Ионов сайлана. 1918 елның декабрь ахырында Казан журналистларының һөнәри иҗади берлеге — Казан совет журналистларының берлеге оешып бетә.

1919 елда Казан һәм Казан губернасы совет журналистларының берлеге итеп үзгәртелә.

Яңа заман

үзгәртү

1957 елның июлендә Татарстан АССР журналистлар берлеге оештырыла.

1992 елда журналистлар берлеген «Татарстан Республикасының БДБ илләренең журналистлар берлекләре конфедерациясе составына керүче бәйсез һөнәри иҗади берлеге» итеп билгеләүче Уставы кабул ителгән.

1998 елның гыйнварына берлектә — 700, 2018 елда — 1200 әгъза булган[3] (аларның 200 дән артыгы Россия Журналистлар берлеге әгъзалары булып тора, 140 кешенең Халыкара журналист карточкасы бар[4]). 2024 елның май аена Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге учетында 933 әгъза бар[5]

2020 елда «Россия Журналистлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсен оештыру башлана.

Берлек рәисләре

үзгәртү

Җирле бүлекчәләре

үзгәртү

Казанда һәм муниципаль районнарда 50 дән артык эре территориаль бүлекчә һәм журналистлар оешмалары эшли.

 
Берлек урнашкан бинага керү юлы. Казанның Декабристлар урамы, 179нчы йорт

Казанның Декабристлар урамы, 179нчы йорт адресы буенча урнашкан 255 кв. м мәйданлы бинаны Казан хакимияте Татарстан Журналистлар берлегенә муниципаль преференция хокукларында биргән. Биредә ике конференц-зал бар, секретариат, Журналистика ветераннары Советы, журналистлар фонды бүлмәләре оргтехника белән җиһазландырылган. Журналистлар берлеге бинада район, корпоратив газеталар хезмәткәрләре өчен практик, укыту семинарлары үткәрә, матбугат клубы, эшлекле журналистика лигасы булдырылган.

2014 елның 28 маенда Декабристлар урамындагы Журналистлар йортында Журналистика музее ачылган[6].

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Союз журналистов Республики Татарстан (СЖ РТ) // Татарский энциклопедический словарь. К. : Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999, с.530. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар

үзгәртү