Рәис Сабиров (Рәис Мәрдан улы Сабиров, 1 февраль 1927(1927-02-01), Ташсу, Дөбъяз вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР15 декабрь 2010(2010-12-15) (83 яшь), Казан, Россия) — журналист, публицист, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1988).

Рәис Сабиров
Туган 1 февраль 1927(1927-02-01)
Ташсу, Дөбъяз вулысы, Арча кантуны, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 15 декабрь 2010(2010-12-15) (83 яшь)
Казан, Россия
Күмү урыны Юдино зираты[d][1]

1949-1952 елларда «Яшь сталинчы» гәҗитендә: тәрҗемәче, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 1953-1954 елларда СБКФнең Татарстан өлкә комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы. 1958-1983 елларда «Правда» гәҗитенең Татарстан һәм Мари АССРларындагы үз хәбәрчесе. 1983-1990 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗитенең баш мөхәррире, бер үк вакытта (1983-1984) ТАССР Журналистлар берлеге рәисе. 1990-1994 елларда ТР МКның баш референты. Михаил Стелмахның «Кеше каны җирдә ятмас» романын, Сабит Мокановның «Тормыш мәктәбе» повестен, Владимир Ленин әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.[2] Х. Ямашев исемендәге ТАССР Журналистлар берлеге премисе иясе (1971), ТАССР Югары Шурасы депутаты (1985-1990).[3]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 https://cemetery.kzn.ru/burials/86984
  2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 5. Р — Т
  3. http://www.millattashlar.ru/index.php/Сабиров_Раис_Марданович