Теләче районы

Теләче районы (рус. Тюлячинский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасындагы административ-территориаль берләмлек һәм муниципаль берәмләшмә(муниципаль район). Район Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан, гомуми мәйданы 1160 км2. Административ үзәк — Теләче авылы. 2020 елга район халкы саны 13 778 кеше тәшкил итә[2].

Теләче районы
Герб
Coat of Arms of Tuljachensky rayon (Tatarstan).gif
Байрак
Flag of Tyulyachinsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Теләче

Нигезләү датасы

1991 елның 28 ноябре

Муниципаль район башлыгы

Нәҗип Хәҗипов Нәкыйп улы

Халык саны  (2019)

13 778 кеше

Милли состав

татарлар - 89,2%,
руслар - 10,1% [1]

Дини состав

мөселманнар, православ.

Мәйдан

844,1 км²

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://tulachi.tatar.ru/rus/index.htm

Районның төп юнәлеше — авыл хуҗалыгы: терлекчелек һәм игенчелек эшчәнлекнең нигезе булып тора[3][4][5].

Теләче районында 131,7 мең га мәйданлы «Мишә» аучылык заказнигы бар, аның максаты — Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм торгызу[6].

ГеографияҮзгәртү

Район Татарстан Республикасының төньяк өлешендә урнашкан һәм аның районнары белән генә чиктәш: төньякта — Саба, көнчыгышта — Мамадыш һәм Балык Бистәсе, көньяк-көнбатышта — Питрәч, төньяк-көнбатышта — Арча районнары[4]

 
Теләче Татарстан картасында
 
Мишә елгасы

Герб һәм әләмҮзгәртү

Район гербын кайчандыр Теләче авылында эшләп килгән зур ярминкәне чагылдыра: анда алтын тәңкәләр һәм башак бөртекләре белән тутырылган үлчәү сурәтләнгән. Үлчәү төбәкнең заманча үсеш потенциалын һәм бер үк вакытта аның бай тарихи һәм мәдәни мирасын, биредә икмәкнең алтынга тигезлеген күрсәтә. Гербның яшел төсе районның авыл хуҗалыгы юнәлешен, шулай ук табигатьне, сәламәтлекне, яшьлек, тормыш үсешен чагылдыра. Алтын төс — уңыш, байлык, акыл, хөрмәтне, көмеш төс — ачыклык һәм татулык, кызыл төс — батырлык, көч, хезмәт сөючәнлек һәм бәйрәм символы. Герб Теләче районы Советы карары белән 2006 елның 23 декабрендә раслана. Район әләменә гербтагы кебек рәсем төшерелгән[4].

ТарихҮзгәртү

ХХ гасырга кадәрҮзгәртү

Теләче төбәгенең кешелек тарихы моннан 8-10 мең еллар элек вак кабиләләрнең шушы җирләрдәге беренче адымнары белән башлана. Сөңгеләр, җәя-уклар белән коралланган аучылар Мишә, Казансу, Нократ елгалары үзәннәрендә туктыйлар. Шушы вакытларга караган таш ук очлары, кыргычлар, сөяккә беркетелгән вак пластиналар, Арча, Балтач, Теләче районының Сауш авылы тирәсендә табыла[7].

IX-X гасырларда борынгы кешеләр бу тирәлекләрдә яшәү өчен хәвеф-хәтәрсез, кечкенә елгалар, инешләр булган җирләрне үзләштерәләр. Шундый урыннарның берсе — Нырсы елгасы. Хәзерге Олы Нырсы авылына X гасыр ахырында нигез салына[7].

XVI гасырның беренче яртысында хәзерге Теләче районы территориясе Казан ханлыгы cоставына кергән була. Ханлык территориясе юлларга белән бүленгән булган, ә Галицк, Арча, Җөри, Нугай юллары иң мөһимнәрдән саналганнар. Теләче районы территориясе Җөри юлы кырыенда урнашкан булган, һәм әлеге юл хәзерге Иске Җөри авылы яныннан үткән[7].

XVI гасыр Теләче тирәсендәге авыллар чәчәк аткан вакытка туры килә. Әлеге чорга караган кабер ташлары Олы Кибәхуҗа, Олы Мирәтәк, Иске Җөри, Тәмте, Тәмте-Мәтәскә, Шәдке авылларында табылды[7].

1552 елда Казан шәһәре Иван IV тарафыннан яулап алына. Ләкин ханлык та шул чакны яшәүдән туктый дип әйтү дөрес булмас иде: Казан ханлыгында баш күтәрүләр 1557 елларга кадәр бара. Шушы хәлләр аркасында Теләче территориясендәге Ачы, Карабаян, Күкчә, Мирәтәк, Тәмте, Шәдке кебек авылларның халкы башка җирләргә күчеп китәргә мәҗбүр була. Ярты гасыр үтүгә бу авыллар урынында яңалары үсеп чыга, ләкин яңа халыкның бер өлеше рус милләтеннән була[7].

1874 елгы Екатерина II кул куйган күрсәтмә нигезендә, татар морзаларына үзләренең затлы нәселдән булуларын исбатларга һәм Русия дворәннары кулланган барлык өстенлекләргә дә ия булырга мөмкинлек бирә. 1791 елда шушы өстенлекләрне алу нияте белән, Кече Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Ямбулат, Олы Шыңар, Кече Шыңар авыллары татарлары русчага тәрҗемә ителгән шәҗәрә һәм XVII гасырда язылган грамотага таянып, үзләренең кнәзь Янбулатовлар нәселеннән булуларын исбатларга тырышып карыйлар. Ләкин аларның эше башта 1791 елда, соңрак 1842 елларда кире кагыла[7].

Шушы елларда шулай ук Шәдке авылы татарлары үзләренең кнәзь Муралеевлар нәселеннән булуларын исбатламакчы булалар. Материаллар һәм документлар аларның хаклы рәвештә мөрәҗәгать итүләрен исбатласа да, бу эш уңай чишелеш тапмыйча, судтан судка йөрүгә генә әйләнеп кала. Ләкин шунысы игътибарга лаек: Югары һәм Кече Кибәхуҗа, Ямбулат, Шәдке авыллары халкының яртысыннан артыгы, чыннан да, төрле кнәзьләр нәселеннән чыккан[7].

1860 еллардан алып 1917 елга кадәр Теләче районы җирләре Казан губернасының ике өязенә бүленгән була[7]:

Лаеш өязе:

Кибәхуҗа волосте: Теләче, Ачы, Олы Кибәхуҗа, Югары Кибәхуҗа, Екатериновка, Кече Кибәхуҗа, Казаклар, Максабаш.

Клүчишче волосте: Клүчишче, Алан, Балыклы, Олы Мирәтәк, Олы Нырсы, Күкчә, Кече Мирәтәк, Кече Нырсы, Пановая гора, Сауш, Шармаш.

Шомыртбаш волосте: Борчаклы яз, Субаш, Тәмте.

Мамадыш өязе:

Әбде волосте: Әбде, Тактамыш, Ташлыяр.

Елыш волосте: Баландыш, Олы Саурыш, Олы Тиләҗе, Комаровка, Түбән Саурыш, Яңа Җөри, Җәнәй, Иске Җөри, Орымширмә.

Карабаян волосте: Карабаян, Кылбагыш, Олы Мирәтәк.

Советлар Союзы составындаҮзгәртү

1920—1927 елларда — ТАССР ның Лаеш ᴋанᴛуны, 1927—1930 елларда — ТАССР ның Арча ᴋанᴛуны cоставына кергән. ВЦИК (БҮБК) Президиумы тарафыннан 1935 елда Taᴛapcтaн AССР ы яңадан үзгәртелеп корыла. Шушы вакытта Саба районыннан аерылып, Теләче районы барлыкка килә. Ләкин 1959 елда районның территориясе яңадан Саба районына кертелә. 1991 елда район кабаттан торгызыла һәм хәзерге көнгә кадәр яшәвен дәвам итә[4].

Хәзерге көннәрҮзгәртү

2015 елда Теләче районы һәм Төркия муниципалитеты Гебзе шәһәре тугандаш шәһәрләр булдылар[8].

2011 елдан 2019 елга кадәр районны Зарипов Илдус Фатыйх улы җитәкли. Җирле коррупцион җәнҗал аның исеме белән бәйле[9]: кайбер район эшмәкәрләре 2015 елдан «Строитель» компаниясен законсыз эшчәнлектә гаепләп прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Аларның сүзләренә караганда, компания эшмәкәрләрдән республика программалары объектлары төзелеше өчен берничә тапкыр бурычка материаллар алган, әмма акчаны кире кайтармаган. Гаризалар буенча, Зарипов мондый килешүләрдә шәхсән гарант булып торган[10]. Районның элеккеге башлыгы, үз чиратында, теләсә нинди гаепләүләрне кире кага. 2019 елда аны Лаеш районы җитәкчесе итеп куялар[11][12][13]. Ә Теләче районы башлыгы итеп шул елның сентябрендә Татарстанның элеккеге Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов билгеләнә[14].

ХалыкҮзгәртү

2020 елга район территориясендә 13 778 кеше яши, шуларның 88% ы — татарлар, 11% ы — руслар, 1% — башка милләт вәкилләре[4][2].

Халык саны
2002[15]2005[16]2006[17]2007[18]2008[19]2009[20]2010[21]2011[22]2012[23]2013[24]
14 40114 31814 35214 40614 40114 40114 27314 27814 17914 165
2014[25]2015[26]
14 10414 048

Милли cоставҮзгәртү

Милләт 1989[27] 2002[28] 2010[29] 2018
татарлар 89,4% 89,4% 89,2% 88%
руслар 10,1% 10,0% 10,2% 11%

Карталар

 
Саба һәм Теләче районнарының этник картасы
 
Саба һәм Теләче районнарының дини картасы

Муниципаль-территориаль бүленешҮзгәртү

Теләче районында 13 авыл җирлегенә кергән 53 торак пункт бар:

Авыл җирлекләреАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км2
1Әбде авыл җирлеге Әбде 3 339[26]
2Айдар авыл җирлеге Айдар (Теләче районы) 3 540[26]
3Алан авыл җирлеге Алан (Теләче районы) 4 998[26]
4Баландыш авыл җирлеге Баландыш 2 618[26]
5Олы Мәтәскә авыл җирлеге Олы Мәтәскә 5 1155[26]
6Олы Мишә авыл җирлеге Олы Мишә 4 652[26]
7Олы Нырсы авыл җирлеге Олы Нырсы 6 831[26]
8Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге Югары Кибәхуҗа 3 781[26]
9Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге Кече Кибәхуҗа 3 540[26]
10Иске Җөри авыл җирлеге Иске Җөри 6 1060[26]
11Теләче авыл җирлеге Теләче 4 4016[26]
12Үзәк авыл җирлеге Үзәк (торак пункты) 6 1719[26]
13Шәдке авыл җирлеге Шәдке 4 799[26]

ИкътисадҮзгәртү

 
Түбән Саурыш авылы күренеше. №1
 
Түбән Саурыш авылы күренеше. №2

СәнәгатьҮзгәртү

Районның иң эре сәнәгать предприятиеләренең берсе — «Вамин-Татарстан» май җитештерү заводының филиалы — Теләче сөт-май заводы. Башка эре коммерция объектларына Теләче мебель фабрикасы, «Теләчеагрохимсервис» йөк ташучысы, «Татавтодор» компаниясенең Арча юл участогы филиалы, «Саба газ» Теләче районы газ эксплуатацияләү хезмәте керә[4][3].

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Район авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшли, анда төрле формадагы 30 дан артык хуҗалык субъекты, шул исәптән крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. Җитештерү эшчәнлегенең төп юнәлешләре — игенчелек һәм терлекчелек. Төбәкнең эре аграр предприятиеләренә «Максабаш», «Алан» терлекчелек оешмалары, «Игенче» агрофирмалары керә. Районда гаилә фермалары да күп[3][4][30].

2020 елда үсемлекләр өчен химикатлар җитештерүче «Август» компаниясе районда 10 мең га мәйданлы орлыкчылык хуҗалыгы сатып алды, бу «Август»ка төбәкнең иң эре агрокомпанияләре мәйданнарына якынлашырга ярдәм итте[31]. Шул вакытта Алан авылында сәгатенә 50 м3 азык җитештерә торган азык үзәге ачалар һәм 1000 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән Сөт комплексына нигез салалар, ул 2021 елда эшләп китәргә тиеш[32][33].

 
Түбән Саурыш авылында болын
 
Түбән Саурыш авылы күренеше. №3

Инвестицион потенциалҮзгәртү

2020 нче елда Теләче районында 0,82 % лы эшсезлек дәрәҗәсе теркәлгән, бу Татарстандагы иң югары күрсәткеч, уртача республика күрсәткече — 0,56 %[34]. Шул ук вакытта 2017 елда район эшкуарлар кәефен һәм аларның хакимият белән мөнәсәбәтләрен бәяләгән рейтингта Татарстанның лидерларының берсе була[35][36]. 2019 елда Теләче районына туры чит ил инвестицияләре 32,1 мең доллар тәшкил итә[37].

2012 елда районда «Теләче» сәнәгать мәйданчыгы ачылды, ике елдан соң анда дүрт резидент була, алар арасында «Policom» Теләче торбалар заводы (җәлеп ителгән инвестицияләре 100 млн.сум), «Фимако» көнкүреш һәм сәнәгать әйберләре җитештерү заводы (300 млн. сум инвестицияләр) бар[38]. 2020 елда мәйданчык нигезендә Индустриаль сәнәгать паркы ачыла[39]. Аны яңадан җиһазлауга федераль һәм республика бюджетларыннан 53,1 млн. сум бүлеп бирелә һәм 10 млн. сумнан артык шәхси инвестицияләр җәлеп ителә[40]. Хәзерге вакытта паркта 9 резидент эшли, 300 дән артык эш урыны булдырылган. 2024 елга резидентлар саны 16 га кадәр, ә алар булдырган эш урыннары ике тапкыр артыр дип көтелә[41].

2014 елдан Теләчедә Табигый газны сыекландыру буенча масштаблы завод төзергә планлаштыралар, проектка заказ бирүче аның инвесторы «Семирамида» Әстерхан агросәнәгать фирмасы була. Ул вакытка проектның фаразланган бәясе 2,1 млрд. сум (2014 елның июнь аена курс буенча) тәшкил итә. Әмма 2018 ел башында эшләр башланганчы ук завод проекты «ТопГаз» компаниясенә тапшырыла[42]. Хәзерге вакытта проектка кертелгән инвестицияләр күләме якынча 2,9 млрд. сум, заводны төзү 2021 елда төгәлләнер, аның куәте — сәгатенә 6 тонна булыр дип көтелә[43].

ТранспортҮзгәртү

Теләче районы аша «Казан - Теләче - Байлар Сабасы», «Казан - Теләче - Мамадыш», «Казан - Яр Чаллы», «Теләче - Арча», «М-7» автомобиль юллары уза. Иң якын тимер юл станциясе Теләче авылыннан 39 км ераклыкта Арча шәһәрендә урнашкан[6].

ЭкологияҮзгәртү

Теләче районы территориясе буенча Мишә елгасы ага. Район рельефы дулкынлы тигезлекләрдән тора, монда төзелеш ташы, известь, торф ятмалары бар. Районда 1182 тамырлы үсемлек теркәлгән, аларның кайберләре Татарстанның Кызыл китабына кертелгән, шул исәптән, төкле күрән, тар яфраклы мамыкбаш, йод үләне, күкәйсыман листера, алтай җилдәге. Шулай ук монда 284 төр хайван, шул исәптән куян, сусар, бурсык, америка чәшкесе һәм башка хайваннар теркәлгән[6].

Теләче районында «Мишә» аучылык заказнигы эшли, аның гомуми мәйданы 131,7 мең га җитә. Ул үз эченә урман һәм сука җирләрен, су-сазлык комплексларын ала. Заказник Татарстан Республикасында аучылык объектларына кертелгән хайваннар дөньясы популяцияләрен торгызу һәм саклау өчен булдырылган[6].

Социаль өлкәҮзгәртү

Теләче авылында 1771 елда алпавыт Н. М. Аристова акчасына төзелгән мәдәният һәйкәле — Изге Богородица Покров чиркәве урнашкан[6]. Район территориясендә Туган якны өйрәнү музее эшли, аның фондында 4,5 меңнән артык экспонат, шул исәптән, уникаль предмет  — беренче граммофоннарның берсе саклана[44] . Музейда «Теләче осталары» халык үзэшчәннәре клубы эшли[3].

2017 елда Теләче районында яңа Боз сарае ачылды[45].

Район җирлегендә туган күренекле кешеләрҮзгәртү

Шулай ук карагызҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Туган ягым — Теләче. (төзүчеләре Л. Абрамов (җитәкче), Р. Сверигин, Е. Липаков, Д. Давыдов, К. Руденко, Н. Булатов, З. Мәхмүди, Н. Акмал, Л. Зөлкарнәй, Ф. Мөхәммәт, А. Сабир, Л. Карташова). Казан : «По городам и весәм» нәшрияты, 2003 ел.
  2. Зиганшин И. И., Иванов Д. В., Томаева И. Ф. Экологический гид по зелёным уголкам Республики Татарстан. — : Фолиант, 2015 ел.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Национальный состав населения Республики Татарстан
  2. 2,0 2,1 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). 2020-11-07 тикшерелде.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Тюлячинский район. Потенциал развития. «Элита Татарстана» Культурно-просветительский, публицистический журнал для деловой, политической, культурной, научной элиты республики и партнёров Татарстана (2012-12-23). 2020-11-13 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 Тюлячинский район. Интернет-портал TatCenter.ru. 2020-11-13 тикшерелде.
  5. В Татарстане производится более 6% всего Российского молока. "Ютазинская новь" (2020-04-08). 2020-11-13 тикшерелде.
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 Зиганшин, 2015
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 7,5 7,6 7,7 Абрамов, 2003
  8. Тюлячинский район стал регионом-побратимом турецкого муниципалитета Гебзе. Реальное время (2015-10-15). 2020-11-15 тикшерелде.
  9. Зарипов Ильдус Фатихович. Интернет-портал TatCenter.ru. 2020-11-15 тикшерелде.
  10. Итоги недели: снос бани и Балтусова, рост преступности, дороги Татарстана. InKazan (2019-11-02). 2020-11-13 тикшерелде.
  11. «Люди, которые подозреваются в коррупции, попытались переложить вину на меня». Бизнес Онлайн (2019-11-01). 2020-11-13 тикшерелде.
  12. «Условка» и штраф в 100 тысяч: как «покарали» главу тюлячинского исполкома?. Бизнес Online (2019-08-20). 2020-11-13 тикшерелде.
  13. Бизнес по-тюлячински: «Как цыгане, заставили нас работать и обманули». Реальное время (2018-03-14). 2020-11-13 тикшерелде.
  14. Тюлячинский район возглавил замминистра сельского хозяйства РТ Назип Хазипов. Бизнес Online (2019-09-18). 2020-11-13 тикшерелде.
  15. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. әлеге чыганактан 2012-02-03 архивланды.
  16. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  17. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  18. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. әлеге чыганактан 2015-03-29 архивланды. 2015-03-29 тикшерелде.
  19. Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  20. Численность постоянного населения Российской Федерации по городам, поселкам городского типа и районам на 1 января 2009 года. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелде.
  21. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  22. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. әлеге чыганактан 2015-04-04 архивланды. 2015-04-04 тикшерелде.
  23. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. әлеге чыганактан 2014-05-31 архивланды. 2014-05-31 тикшерелде.
  24. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). әлеге чыганактан 2013-11-16 архивланды. 2013-11-16 тикшерелде.
  25. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. әлеге чыганактан 2014-04-12 архивланды. 2014-04-12 тикшерелде.
  26. 26,00 26,01 26,02 26,03 26,04 26,05 26,06 26,07 26,08 26,09 26,10 26,11 26,12 26,13 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. әлеге чыганактан 2015-04-17 архивланды. 2015-04-17 тикшерелде.
  27. Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всө о Татарстане (Экономико-географичесᴋи справочник). — Казань, 1994
  28. 2002 ел сан алу базасы
  29. http://www.tatstat.ru/VPN2010/DocLib8/%D0%BD%D0%B0%D1%86%20%D1%81%D0%BE%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%B2.pdf
  30. В Татарстане производится более 6% всего Российского молока. "Ютазинская новь" (2020-04-08). 2020-11-13 тикшерелде.
  31. Ольга Кудрина (2020-11-12). Агрокомпания «Август» купила 14 тысяч га земель в Камском Устье. 2020-11-15 тикшерелде.
  32. Лишний грош всегда хорош. Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (2020-09-17). 2020=11-13 тикшерелде.
  33. В Тюлячинском районе Татарстана построят молочный комплекс на 504 коровы (2020-09-28).
  34. Казань, Альметьевский и Лаишевский районы стали лидерами рейтинга Минэкономики Татарстана. Реальное время (2020-03-05). 2020-11-15 тикшерелде.
  35. Высокогорский, Тюлячинский и Кукморский районы РТ возглавили рейтинг делового климата Татарстана. Реальное время (2017-10-11). 2020-11-15 тикшерелде.
  36. Аутсайдерами рейтинга делового климата стали Азнакаевский, Лениногорский и Нурлатский районы РТ. Интернет-портал TatCenter.ru (2018-08-15). 2020-11-15 тикшерелде.
  37. Набережные Челны стали лидерами по объёму иностранных инвестиций в Татарстане. Официальный сайт города Набережные Челны (2020-04-23). 2020-11-15 тикшерелде.
  38. В промпарке тюлячи было запущено четыре предприятия по переработке полимеров. Rupec Информационно-аналитический центр (2014-10-15). 2020-11-15 тикшерелде.
  39. Кабмин Татарстана официально постановил создать индустриальный парк «Тюлячи». Реальное время (2020-11-04). 2020-11-13 тикшерелде.
  40. Правительство РТ официально постановило создать промпарк «Тюлячи». Бизнес Online (2020-11-04). 2020-11-15 тикшерелде.
  41. В Татарстане завершили строительство промпарка «Тюлячи». Бизнес Online. 2020-11-15 тикшерелде.
  42. Коварная капсула: почивший было проект завода СПГ в Тюлячах получил второе дыхание. Бизнес Online (2018-08-08). 2020-11-15 тикшерелде.
  43. Андрей Кулаков. Бизнес Online (2018-09-26). 2020-11-15 тикшерелде.
  44. Первый граммофон как свадебный подарок. Общественно-политическая газета "Республика Татарстан" (2020-05-19). 2020-11-13 тикшерелде.
  45. Бабич и Минниханов открыли в Тюлячинском районе РТ новый ледовый дворец. Реальное время (2017-11-24). 2020-11-13 тикшерелде.