Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин, Васил Заһит улы Гарифуллин (1961 елның 1 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Югары Кибәхуҗа) — журналист, галим, филология фәннәре докторы (1999), профессор (2000), Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире (2018 елдан). Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2008), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2012)[1].
Васил Гарифуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Васил Заһит улы Гарифуллин |
Туган | 1 октябрь 1961 (62 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Югары Кибәхуҗа |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Һөнәре | журналист, педагог, галим |
Бүләк һәм премияләре | |
Тормыш юлы
үзгәртүВасил Гарифуллин 1961 елның 1 октябрендә Саба (1991 елдан Теләче) районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1978 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбен алтын медальгә тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Студент елларында татар филологиясе бүлеге галимнәре Фәрит Юсупов, Хатыйп Миңнегулов, Флера Сафиуллина җитәкләгән диалектологик һәм фольклор экспедицияләрендә катнаша. Интервью жанрының тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган диплом эше яклый. 1983 елны университетны кызыл дипломга тәмамлый һәм шул ук елны Татарстан телевидениесенең авыл хуҗалыгы тапшырулары редакциясендә эшли башлый. Мәскәүдә Бөтенсоюз телевидение һәм радио хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында белемен камилләштерә. 1986 елда В. Гарифуллин Казан дәүләт университетына аспирантурага укырга керә. 1990 елның февралендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы советта "Хәбәри жанрларның композицион-сөйләм төзелеше" темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1994 елдан татар журналистикасы кафедрасы доценты булып эшли. 1998 елның гыйнварында КДУның татар журналистикасы кафедрасы мөдире итеп сайлана. 2000 елның март аенда профессор дигән гыйльми исем бирелә. 2002 елның гыйнвар аенда В. З. Гарифуллин Казан дәүләт университетының журналистика, социология һәм психология факультеты деканы итеп сайлана. Казан (Идел буе) федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви бәйләнешләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире (2018 елдан).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2008 — Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре
- 24.01.2019 — Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте[2]
- 2012 — Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
- 2022 — «Бәллүр каләм» (Хрустальное перо) Татарстан журналистикасы премиясе Гран-прие («Лада» автомобиле)[3].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гарифуллин Васил Загитович. 2015 елның 6 апрель көнендә архивланган. Сайт К(П)ФУ(рус.)
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2022-01-24, retrieved 2020-12-10
- ↑ Оксана Романова. Гран-при премии «Хрустальное перо» – автомобиль – получил завкафедрой медиа КФУ. Татар-информ, 5.08.2022
Сылтамалар
үзгәртү- Гарифуллин Васил Загитович 2015 елның 6 апрель көнендә архивланган.. Сайт К(П)ФУ (рус.)