Бәллүр каләм (бәйге)

Татарстан журналистикасының еллык һөнәри бәйгесе

Бәллүр каләм ― Хрустальное пероТатарстанда журналистика һәм масса-медиа өлкәсендә ел да үткәрелүче республика бәйгесе. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (конкурсны оештыручы) «Иҗади берлек – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә [1]. 2022 елда 25 нче тапкыр уздырылган.

Бәллүр каләм
Ил Россия байрагы РФ
Татарстан Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Жюри составына федераль, республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җитәкчеләре керә. Жюри рәисе – Илшат Юныс улы Әминов.

Бәйгенең максаты үзгәртү

 
Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы логотибы
 
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге логотибы

Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын (алга таба – ММЧ) үстерү [2].

Бәйгенең бурычы үзгәртү

Бәйгенең бурычы ― календарь ел дәвамында медиа өлкәсен үстерүгә йогынты ясаган журналистларны һәм ММЧ редакцияләрен ачыклау һәм бүләкләү [2].

Бәйгедә катнашучылар үзгәртү

Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым журналистлар, журналистлар коллективлары катнаша ала [2].

Конкурста катнашучыларның 2022 елгы географиясе Татарстанның барлык эре шәһәр һәм бистәләрен, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Бөгелмә, Актанышны һ. б. эченә ала. Конкурска Россиянең башка төбәкләреннән дә, шул исәптән Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә эшләр килгән.

Бәйге номинацияләре үзгәртү

Конкурс номинацияләре буенча гомуми акчалата бүләк фонды 700,0 мең сум тәшкил итә[2].

  • «Журналистикага тугърылык өчен» ― 50,0 мең сумлык ике премия журналистика һәм массмедиа өлкәсендә күп еллар эшләгән хезмәткәрләргә, шулай ук журналистика үсешенә һәм Татарстан Республикасы журналистлык җәмгыятен ныгытуга өлеш керткән матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге ветераннарына бирелә;
  • «Мультимедиа редакциясе» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы территориясендә басманы чыгаруны гамәлгә ашыручы, омниканаллыкны[3] актив үзләштерүче редакцияләргә тапшырыла;
  • «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы шәһәр һәм район ММЧ редакцияләренә тапшырыла;
  • «Һөнәре буенча иң яхшы» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына тапшырыла;
  • «Ел фоторепортеры» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистына тапшырыла;
  • «Ел телеоператоры» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары телеоператорына тапшырыла;
  • «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» ― 50,0 мең сумлык бер премия массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче матбугат хезмәтенә тапшырыла;
  • «Популяр блогер» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы блог өлкәсе вәкилләренә тапшырыла;
  • «Туган тел» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстаннан читтә татар телендә материаллар тудыручы журналистларга, татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырыла;
  • «Ел медиаперсонасы» ― массакүләм мәгълүмат чараларында ел дәвамында иң күп телгә алына торган шәхескә тапшырыла.

Җиңүчеләр үзгәртү

Гран-при (автомобиль) үзгәртү

Бүләк ияләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү