Исмәгыйль Шәрәфиев

Исмәгыйль Шәрәфиев (Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев, 18 апрель 1953(1953-04-18), Казан, РСФСР, СССР — 22 июнь 2017, Татарстан, Россия) — журналист. 1973-1974 елларда «Социалистик Татарстан» гәҗите әдәби хезмәткәре, 1974-1989 елларда «Татарстан яшьләре» гәҗитендә: тәрҗемәче, хатлар бүлеге мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир урынбасары. 1989-1990 елларда «Идел» журналының җаваплы сәркатибе. 1990 елдан вафатына кадәр «Татарстан яшьләре» гәҗитенең баш мөхәррире.

Исмәгыйль Шәрәфиев
Туган телдә исем Исмәгыйль Шәрәфиев
Туган 18 апрель 1953(1953-04-18)
Казан, РСФСР, СССР
Үлгән 22 июнь 2017(2017-06-22) (64 яшь)
Татарстан, Россия
Яшәгән урын Адоратски урамы, Казан[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты

2017 елда «Бәллүр каләм» бәйгесендә Гран-при («Лада Калина» автомобиле) бирелгән — «күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен»[2].

2017 елның 22 июнендә каты авырудан соң Казанда вафат. Туган ягы Әтнәдә дәфен ителгән.

ГаиләсеҮзгәртү

Хатыны Роза Фатыйх кызы
улы Искәндәр, кызы Айгөл
оныклары Булат, Солтан[3]

ИскәрмәләрҮзгәртү