«Ватаным Татарстан» газетасы
(«Социалистик Татарстан» битеннән юнәлтелде)
Ватаным Татарстан – татар телендә чыгучы Татарстан дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Газета сәхифәләрендә мәкаләләрдән тыш рәсми документлар да бастырыла.
«Ватаным Татарстан» | |
Tөр |
Иҗтимагый-сәяси |
---|---|
| |
Гамәлгә куючы | |
Баш мөхәрир | |
Нигезләнгән |
1918 |
Тел | |
Төп офис | |
Тиражы |
24 мең |
| |
Веб-сайт: http://www.vatantat.ru/ |
2010 елның беренче яртыеллыгында гомуми тиражы – 24 мең данә.
Газета 1918 елдан бирле чыга. Башта «Эш» дип аталган була. 1920 елдан газета «Татарстан хәбәрләре», соңрак «Кызыл Татарстан» исемнәрен йөртә. 1951–1960 елларда “Совет Татарстаны”. 1960 елдан – «Социалистик Татарстан». 1970 нче елларда тиражы 175 мең данәгә җитә. 1992 елдан – „Ватаным Татарстан“ дип атала.
Баш мөхәррирләр
үзгәртү- 1950-1960 елларда — Галим Рябков[1]
- 1959―1983 ― Шәмси Хамматов
- 1983-1990 — Рәис Сабиров
- 1990-1996 — Мөнир Әһлиуллин
- 1996-2003 — Габделхак Шәмсетдинов
- 2003-2019 — Миңназыйм Сәфәров
- 2019―2024 — Гөлнара Сабирова[2]
- 2024 елның 27 сентябреннән ― Илназ Фазуллин[3][4].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ © Ватаным Татарстан. Газета турында
- ↑ Рәмис Латыйпов. Гөлнара Сабирова «Ватаным Татарстан»нан китә: «Тормышымны үзгәртергә вакыт җитте». Интертат, 27.08.2024
- ↑ Илназ Фазуллин «Ватаным Татарстан» коллективына баш мөхәррир итеп тәкъдим ителде. Татар-информ, 28.08.2024
- ↑ Дәүләт Советы Илназ Фазуллинны «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире итеп куйды. Татар-информ, 27.09.2024