Кәзкәй
Кәзкәй — Татарстан Республикасының Актаныш районындагы авыл.
География | |
---|---|
АТБ | Кәзкәй авыл җирлеге |
Ил | Россия |
Сулык | Сөн |
Координатлар | 55.661608°N 54.190591°E ![]() |
ГАТОБК коды | 92205000021 ![]() |
ГМБТК коды | 92605419101 ![]() |
Почта индексы | 423761 ![]() |
Русча топонимы | Казкеево |
![]() |
Халык саны — 305 тирәсендә. Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+3. Почта индексы — 423761.
ТарихҮзгәртү
XVII гасырда нигезләнгән. Кәзкәй авылы төзелү дә XVII гасыр эчендә була (1670 еллар тирәсендә). Кәзкәй авылына иң беренче булып Казикай исемле татар утырып, үзенең хуҗалыгын корып җибәргән. Авылның исеме дә Казикай булып киткән. Соңыннан әйтергә уңайлы булсын өчен Кәзкәй дип йөртә башлыйлар. Кәзкәй авылының урнашкан урыны башта түбән әрәмәдә - Салавыз сыртында була. Авыл тирәсенә якын урманнар, әрәмәләр төрле җәнлекләргә: поши, болан, төлке, куян, бүре, йомран, көзән, әрләнгә бай булган. Сөн елгасы киң, тирән була.
18 гасыр башында авыл халкы тормышында үзгәрешләр була тора. Элек урман алып торган мәйданнар чәчүлек җирләренә әйләндерелә. 1830 еллар тирәсендә Сәлимгәрәй Тәфкилев исемле морза Кәзкәй авылына килеп, бурычлы 60 ярлы хуҗалыкны сатып ала. Бу бурычлы хуҗалыкларны Тәфтиләзевкә хөкүмәт вәкилләре саткан. Боярга сатылу белән крестьяннар шәхси яктан ирексез кешеләргә әверелгәннәр. Бояр үз крестьяннарын бер урынга - югары очка күчереп утырта. Авыл кешеләре бу урынны крестьян очы дип, бояр крестьяннарын коллар дип йөркәннәр. Авылның түбәндә урнашкан урамнары башкорт очы дип йөртелгән. Бу атамалар хәзерге көнгәчә сакланган. Авылның бераз кешеләрен типтәр дип йөрткәннәр. Аларның җире аз булган. Соңыннан Кәзкәйдә булган “типтәрләрне” Тыңламас авылына типтәрләр бергә торсыннар дип көчләп күчергәннәр. Авылда тагын азрак мещаннар булган. Алар авылда һөнәрчелек, вак сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Аларны “ кырык тартмачы” дип йөрткәннәр.
Бояр Тәфкилев үзе Уфа мөфтие булган. Утары Бәләбәй өязе Килем авылында торган. Кәзкәй авылында бояр җире Аеш ягында “ачы” дип аталган басу була. Крестьяннар атнаның алты көнен бояр тирендә бушка эшләгәннәр. Крестьяннарның бу бушка эшләүләре барщина түләү дип аталган. Алар бу йөкләмәләрне үтәү өстенә боярга үз хуҗалыгыннан оброк, ягъни натуралата (икмәк, ит, сөт, йомырка) түләгәннәр. Бояр үз крестьяннарын карап эшләтү өчен, йөкләмәләрне җыеп тапшыру эшен приказчикка йөкләгән.
Авылдагы башкортлар дип йөртелгән кешеләр арасыннан солдатка алынмаганнар. Армиягә крепостной крестьяннарны җибәргәннәр. Алар армиядә 20-25 ел хезмәт иткән.
Кәзкәй авылы кешеләре авылны ике төркемгә бүлеп: югары очны - крестьян очы, түбән очны-башкорт очы дип йөрткәннәр. Алар бер-берсенә үзара дошманлашып яшәгәннәр, маллары да яланга чыгып кушылып йөрергә тиеш булмаган. Бу хәл аңлы рәвештә шулай эшләнгән. Кешеләр изүчеләргә каршы берләшмәсеннәр өчен, үзара кешеләрне дошманлаштырып, аерып килгәннәр.Изүчеләргә каршы авыл халкының нәфрәте чиксез була. Алар изүчеләргә төрлечә каршы килгәннәр: бояр җирләрен начар эшкәрткәннәр, малларын имгәткәннәр.
ДемографияҮзгәртү
Халык саны | |||||||||||
1884 | 1897 | 1908 | 1920 | 1926 | 1949 | 1958 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 |
839 | 818 | 828 | 951 | 855 | 577 | 463 | 585 | 475 | 351 | 335 | 305 |
КлиматҮзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.5 °C | -11.2 °C | -6 °C | 3.9 °C | 13.1 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.6 °C | 11.9 °C | 4 °C | -5.3 °C | -10.8 °C | 3.7 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.7 °C.[2]
ИскәрмәләрҮзгәртү
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
- Кәзкәй авыл тарихын өйрәнү. Фәнни – гамәли эш. XI сыйныф укучысы Давыдова Ирина Анатолий кызы башкарды.