Рәмис Латыйпов
Рәмис Латыйпов ― журналист. 1977 елның 11 июнендә Арча районы Яңа Әтнә авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә, 1994-1997 елларда Арча педагогия көллиятендә укый. 2004 елда КДУ нын журналистика факультетын тәмамлый. 1998-2005 елларда ТРК “Эфир”да редактор һәм корреспондент булып эшли. 2005 елдан бирле ТНВ да “7 дней” тапшыруында эшли. “Татарстан” , “Чаян” журналларында, “Ирек мәйданы”, “Татарстан яшьләре”, “Безнен гәҗит”, “Отражение”, “Акчарлак” газеталарында мәкаләләре басыла. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы баш редакторы.
Рәмис Латыйпов | |
---|---|
Туган телдә исем | Рәмис Нурмөхәммәт улы Латыйпов |
Туган | 11 июнь 1977 (45 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Яңа Әтнә |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Һөнәре | журналист |
Эш бирүче | Интертат һәм Татар-информ |
Ата-ана |
|
Журналистикадан башка буш вакытында урманнарда кырмаска ояларын эзләп, шуларны үлчәп йөри. 2019 елның октябрь аенда Кукмара районы Сәрдекбаш авыл җирлегенә кергән Тырыш авылы янындагы чыршы урманында Россиянең иң зур кырмыска оясын тапкан. 2020 елның октябрендә бу кырмыска оясы рекордлар китабына кертелде һәм шул хакта таныклык бирелде.[1]
"Казан утлары" журналының 2020 елның июль санында "Салдат мәхәббәте" дигән хикәясе басылган.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү
- 2020 елның 23 декабрендә «Ярдәм» фонды медале белән бүләкләнгән.[3]
- 2023 елның апрелендә «Мәйдан» журналы редакциясе Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә оештырган «Бу заман шундый заман ул…» әдәби бәйгесе җиңүчесе ― «Повесть» номинациясендә («Чәчәк» әсәре белән).[4]
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ «Татар-информ» журналисты, иң зур кырмыска оясын табып, Россия рекорды теркәде. «Татар-информ» 22.10.2020
- ↑ Салдат мәхәббәте (новелла)
- ↑ Шамил Садыйков һәм Рәмис Латыйповны «Ярдәм» фонды җитәкчесе медаль белән бүләкләде
- ↑ Гөлназ Хәбибуллина. «Татар-информ» татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов әдәби бәйгедә җиңде. Татар-информ, 14.04.2023