Чаллы язучылар оешмасы
Чаллы язучылар оешмасы, Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, рус. Набережночелнинское отделение СП Республики Татарстан — 1980 елдан Татарстан АССРның (1991 елдан Татарстан) Яр Чаллы шәһәрендә эшләп килүче, язучыларның иҗтимагый оешмасы. Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче әдипләрне, шулай ук Түбән Кама, Алабуга, Менделеев, Минзәлә, Актаныш районнары[1] иҗат көчләрен берләштерә.
Чаллы язучылар оешмасы | |
Тип |
иҗтимагый оешма |
---|---|
Нигезләү елы | |
Нигезләүчеләр |
РСФСР язучылар берлеге |
Урнашуы |
Яр Чаллы шәһәре |
Төп фигуралар |
Факил Сафин, |
ТарихҮзгәртү
- 1979 елның көзендә РСФСР язучылар берлеге идарәсе, КамАЗ төзелеше белән бәйле, Чаллы шәһәрендә мөстәкыйль язучылар оешмасы булдыру турында карар итә.
- 1980 елның 8 гыйнварында Чаллы төбәге язучылары — ССРБ язучылар берлеге әгъзалары Эдуард Касыймов, Нәҗип Мәдияров, Кадыйр Сибгатуллин, Тәлгать Галиуллин, Мәхмүт Газизов үзләренең беренче җыелышларын үткәрә.
- Рахмай Хисмәтуллин, Рәшит Гәрәй (икесе дә - Түбән Камадан), Наип Лаисов, Фатыйх Урманчеев, Фазыл Шәех (барысы да - Алабугадан) Чаллы язучылар оешмасына кабул ителә.
Оешма җитәкчеләреҮзгәртү
- Оешманың беренче җитәкчесе — Эдуард Касыймов.
- 1981 елдан — Разил Вәлиев
- 1986 елдан — Ямаш Игәнәй[2]
- 1989 елдан — Рахмай Хисмәтуллин
- 1997 елдан — Вахит Имамов
- 2016 елдан — Факил Сафин
Чаллыда әдәби хәрәкәтҮзгәртү
Чаллыда әдәби хәрәкәт 1960 еллар башыннан исәпләнә. «Коммунизм байрагы» район газетасы каршында «Ләйсән» әдәби берләшмәсе эшендә Мөдәррис Әгъләмов, Разил Вәлиев, Хәниф Хөснуллин, Фәннур Сафин һ.б. катнашып килә.
1970 елда КамАЗ төзелеше башлангач, Чаллыга язучылар Рәшит Бәшәр, Газиз Кашапов, Фаяз Дунай, Инна Лимонова, Данис Хәйруллин, Рафис Сәлимҗанов, Вахит Имамов, Альберт Сафин, Равил Вәлиев, Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша), Харрас Әюпов, Мансур Сафин һ.б. күчеп килә.
Нәшрият эшеҮзгәртү
- 1991 елның августында Чаллы шәһәр хакимияте һәм Чаллы язучылар оешмасы органы буларак «Аргамак» журналы нигезләнә (баш мөхәррире — Айдар Хәлим).
- 1991 елда КамАЗ басмаханәсе нигезендә газета-китап нәшрияты оешып, 800 исемдә әдәби җыентык нәшер ителә.
- 1996 елның октябреннән Чаллыда «Фән һәм мәктәп» журналы чыгарыла башлый.
- 2001 елның августында «Мәйдан» журналы нәшер ителә башлый.
Әлеге басмаларда Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Факил Сафин, Шамил Шәйдуллин, Ирек Диндаров, Мирһади Разов, Әмирҗан Моталлапов, Фирүзә Җамалетдинова һ.б. әсәрләре дөнья күрә.
Чаллы язучылар оешмасында Татарстан язучылар берлегенә Рәзинә Мөхиярова, Әнвәр Шәрипов, Гөлзада Әхтәмова, Галиәхмәт Шаһи, Вәсимә Хәйруллина, Равил Сабыр, Айрат Суфиянов, Әлфия Ситдыйкова, Зөләйха Минһаҗева, Фидаил Мәҗитов кабул ителә.
БинаҮзгәртү
Чаллы язучылар оешмасының озак вакыт үз бинасы булмый. Шәһәр хакимияте һәм ТР Язучылар берлеге ярдәме белән 2021 елның сентябрь аенда әлеге мәсьәлә уңай хәл ителә: Чаллы язучыларына Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасында (Комсомол районы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29) бүлмә бирелә (314-315нче бүлмәләр). Аны җиһазлар, компьютерлар белән «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов тәэмин иткән. [3]
ЧыганакларҮзгәртү
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Чаллы язучылар оешмасына тартылмаган Сарман, Мөслим, Әгерҗе, Мамадыш районнарында әдәби чараларда катнаша
- ↑ Челнинские писатели
- ↑ Айзирә Имамова. Шәһәр башлыгы Язучылар бүлегендә. Шәһри Чаллы, 25.01.2023
ӘдәбиятҮзгәртү
СылтамаларҮзгәртү
- ТР язучылар берлеге сайты 2016 елның 5 февраль көнендә архивланган.