Фатих Урманче

(Фатыйх Урманчеев битеннән юнәлтелде)

Фатих Урманче (Фатих Ибраһим улы Урманчеев) — фольклорчы галим, филология фәннәре докторы (1989), профессор (1990), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996). 1977 елдан ССРБ (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фатих Урманче
Туган телдә исем Фатих Ибраһим улы Урманчеев
Туган 28 май 1936(1936-05-28)
ССРБ, РСФСР, Омск өлкәсе, Азов районы, Кызыл Маяк
Үлгән 22 февраль 2021(2021-02-22) (84 яшь)
РФ, ТР, Казан[1]
Яшәгән урын Хөсәен Ямашев проспекты[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Һөнәре фольклорчы галим
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган фән эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1936 елның 28 маенда Омск өлкәсенең Азов районы Кызыл Маяк дигән кечкенә генә татар авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. 1955 елда Омск шәһәрендәге Казакъ педагогия училищесын, 1960 елда Омск дәүләт педагогия институтының киңәйтелгән тарих һәм филология факультетын тәмамлаганнан соң, туган төбәгендәге Сосновски авылы урта мәктәбендә ике елга якын тарих, рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1962 елда махсус чакыру буенча Казанга килеп, СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурага укырга керә. Аспирантураны тәмамлагач, 1965–1969 елларда шул ук институтның халык иҗаты һәм халык сәнгате тарихын өйрәнү секторында кече фәнни хезмәткәр булып эшли. 1968 елда «Татар совет халык авыз иҗатында төп жанрларның үсеш юллары» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый. 1969–1971 елларда ул – Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм чит илләр әдәбияты кафедрасында әүвәл – ассистент, соңыннан – укытучы-доцент хезмәтендә. 1971 елның апреленнән Ф.Урманче Алабуга педагогия институтында: дүрт ел институтның читтән торып уку бүлеге (ОЗО) проректоры, ә 1975 елның октябреннән уку-укыту эшләре буенча институт проректоры вазифаларын башкара. 1980–1984 елларда Венгриядә махсус командировкада булып, Эгер шәһәрендәге педагогия институтында венгр (мадьяр) студентларына рус әдәбияты тарихын укыта. 1984 елның җәендә яңадан Алабугага кайтып, институттагы педагоглык эшен дәвам иттерә; 1989 елда Ташкентта докторлык диссертациясе яклап, 1990 елда әдәбият кафедрасы профессоры дигән гыйльми исем ала.

1992 елның җәендә Фатих Урманчены Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына (1996 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) Халык иҗаты бүлеге мөдире итеп эшкә чакыралар.

Фатих Урманченың фольклористикага караган беренче фәнни хезмәтләре һәм мәкаләләре көндәлек матбугатта, гыйльми басмаларда узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. Фольклорчы галим буларак, ул татар халык поэтик иҗатын җыю, барлау, жанрларын ачыклау, бигрәк тә аның бәет, дастан, риваять, йола җырлары, уеннары кебек борынгы төрләренең туу һәм формалашу тарихын өйрәнүгә зур игътибар бирә.

Фатих Урманченың гыйльми эшчәнлегендә төп урынны халык авыз иҗаты әсәрләре алып торса да, аны язма әдәбият, этнография, тарих мәсьәләләре дә тирәнтен кызыксындыра. Ләкин бу мәсьәләләрне ул һәрвакыт фольклор белән тыгыз бәйләнештә тикшерә һәм фәндә яңа сүз булып кабул ителердәй кызыклы нәтиҗәләр ясый. Аны һич икеләнмичә татар фольклористикасында яңа фәнни бер юнәлешкә – тарихи-этнографик юнәлешкә нигез салучы дип тәкъдир итәргә мөмкин.

Ф.Урманче – аерым китап булып басылып чыккан уннан артык фәнни монография, көндәлек матбугатта фольклор, тарих, этнография темаларына, әдәби хәрәкәт, мәдәниятнең аерым проблемаларына, язучы-прозаикларның, шагыйрьләрнең иҗатларына, конкрет әсәрләренә, гыйльми хезмәтләргә багышланган ике йөз җитмешкә якын фәнни мәкалә, очерклар, рецензия һ.б. төр язмалар авторы.

Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1996), Халыкара төрки академия академигы.

Ф.Урманче – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

2021 елның 22 февралендә 84 яшендә Казанда вафат. Казанның Коры Елга бистәсе зиратында җирләнде[3].

Төп басма китаплары

үзгәртү
  • Халык авазы: татар халык бәетләре тарихыннан очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 128 б. – 2500 д.
  • Дастаннарга лаек замана: борынгы фольклор, хәзерге поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 222 б. – 2800 д.
  • Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 174 б. – 5000 д.
  • Татар халык иҗаты: югары уку йортлары һәм көллиятләр өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 2002. – 335 б. – 2000 д.
  • Борынгы миф һәм бүгенге шигырь: Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин шигъриятенә бер караш. – Казан: РИЦ Школа, 2002. – 260 б. – 500 д.
  • Эпические сказания татарского народа: сравнительно-исторические очерки. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 1980. – 120 с. – 5100 экз.
  • Героический эпос татарского народа. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 310 с. – 3300 экз.
  • По следам Белого волка: ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен. – Казань: ИЯЛИ, 1994. – 125 с. – 500 экз.
  • Волшебный клубок: Муса Джалиль и народное творчество. – Казань: ИЯЛИ, 1995. – 184 с. – 500 экз.
  • Народный эпос «Идегей». – Казань: Фэн, 1999. – 198 с. – 1000 экз.
  • Лиро-эпос татар Среднего Поволжья: основные проблемы изучения баитов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 256 с. – 2000 экз.

Иҗаты турында

үзгәртү
  • Гарифуллина Ф. Өйрәнәсе бар әле // Соц. Татарстан. – 1975. – 17 гыйнв.
  • Хәким С. Халык хәзинәләрен ачучы // Казан утлары. – 1986. – № 5. – 131 б.
  • Әмирхан Р. Легендалар рухын тергезеп // Шәһри Казан. – 1988. – 22 май.
  • Җамалетдин Л. «Умеешь»тан башланган галим // Ватаным Татарстан. – 1996. – 29 май.
  • Ибраһимова Л. Дастаннарда халык язмышы // Казан утлары. – 2000. – № 10. – 167–170 б.
  • Рамазанова Д. Татар халык иҗатыннан – беренче дәреслек // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 100–105 б.
  • Махмутов Х. Первая монография об эпосе «Идегей» // Науч. Татарстан. – 2000. – № 1. – С. 94–95.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Искәрмәләр

үзгәртү