Риваять (гарәпчәдән хәбәр, хикәят) яки леге́нда (лат. legendaукырга тиешле нәрсә) — халык фольклорына карый торган прозаик һәм эпик характердагы жанр. Риваятьләр реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят. Могҗизалыкка, фантастик күзаллауга нигезләнгән һәм сөйләүче ягыннан да, тыңлаучылар тарафыннан да кайчандыр тормышта булган хәл төсендә кабул ителә торган хикәят.

Риваять
Сурәт
Кайда өйрәнелә storiology[d]
Моңа өлешчә туры килә этиологическая сказка[d]
Викимәгълүмат күрсәтмәсе Use 'Mythology' - Q9134 - for stories of Gods and fantastic creatures, 有关上帝和奇特生物的故事,请使用神话(Q9134), Utilisez 'Mythology' - Q9134 - pour des histoires de dieux et de créatures fantastiques һәм Mythologie (WikiData-Objekt Q9134) verwenden, wenn es um Götter, fantastische Wesen, etc. geht.
 Риваять Викиҗыентыкта

Риваять – фольклорда эпик жанрга караган әсәр. Гарәпчәдән алынган “риваять” атамасы әдәбият белемендә ике мәгънәдә кулланылышта йөри. “Борынгылардан, буыннан буынга сөйләнеп килгән хикәя, тарих” мәгънәсендә ул К.Насыйри, Ш.Мәрҗәни, Р.Фәхретдинов, Г.Рәхим, С.Гыйләҗетдинов хезмәтләрендә урын ала. Риваять күп очракта тарих түгел, бәлки тарихи вакыйгаларга, тарихи шәхесләр эшчәнлегенә халыкның мөнәсәбәте буларак формалаша. Аларда уйдырмалылык билгеле урын ала, ләкин, әкият, легенда, мифологик хикәятләрдән аермалы буларак, уйдырма, нигездә, реальлеккә якын тора. Әкият, җыр, бәетләрдәге кебек үк, риваятьләрдә дә халык кичергән вакыйгалар турында сөйләнелә, аларга мөнәсәбәт белдерелә, бу юлда фольклор мотивлары һәм образлары файдаланылa.

Риваятьләрдән алар чынбарлыкка нинди мөнәсәбәттә булулары, тарихи мәгълүматны, чынбарлыкны чагылдыру дәрәҗәсе белән аерыла. Әкияттән аермалы буларак исә, легендаларда нигез булып чыннан да кайчандыр булган хәлләр ята. Риваятьләр кыска булалар, ягъни бер эпизодтан гына торалар. Аларда башлам, бетемнәр кулланылмый диярлек.   

Әлеге жанр үзләре күргән, белгән, шаһит булган вакыйгаларда үзләре катнашкан кешеләр сөйләве җирлегендә барлыкка килгәннәр. Алар телдән-телгә күчкәндә, гомумиләштерүгә, сәнгатьчә эшкәртүгә дучар булганнар.

Риваятьләрне тел-авыз иҗаты рәвешендә сакланып калган халык елъязмасы да дип атыйлар.

Гадәттә риваятьләрне түбәндәге төркемнәргә аералар:

  1. Космогоник (дөньяның, Җирнең, күк җисемнәрнең ничек барлыкка килүе турында).
  2. Этногоник (халыкларның берләшүләре, барлыкка килүләре турында).
  3. Зоогоник (төрле хайван һәм кош-кортларның барлыкка килүе яки аларның теге яки бу ягын тасвирлау).
  4. Дини (дини ошанулар, сюжетлар).
  5. Топономик (географик атамаларның килеп чыгышын уйдырмага нигезләп аңлату).
  6. Тарихи (төрле тарихи чорларда, халык һәм шәхесләр тормышын бәян итү, тасвирлау).
  7. Социаль-утопик (киләчәккә юнәлдерелгән тормышка ашмаслык хыял яки буш өметләрне чагылдыру).
  8. Көнкүреш легендалары (уйдырма вакыйгалар яки хәлләрнең тормыш-көнкүрешкә бәйләп бәян ителүе).

Татар риваятьләрен ике төркемгә бүләләр:

  1. Тарихи риваятьләр (халык өчен мөһим булган төрле тарихи вакыйгаларны сурәтли).
Әлеге төргә татар халкының «Гәрәй хан», «Болгарның харап булуы», «Казан алынганы», «Зөя каласы», «Күчем хан» һәм бик күп башка риваятьләрләр карый.
  1. Топонимик риваятьләр (географик исемнәрнең ничек барлыкка килүен аңлата).
Әлеге төргә татар халкының «Елан тавы», «Кабан күле», «Акай күле», «Тамерлан баганасы», «Бакалтай ярминкәсе» һәм башка риваятьләрләр керә.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Бакиров М.Х. Татар фольклоры / Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008 ел.
  • Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – 2 басма. – Казан: Мәгариф, 2004. – 367 б.