Эдуард Касыймов

татар язучысы, фольклорчы, филолог

Эдуард Салихҗан улы Касыймов (1930 елның 9 ноябре, ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Слободской районы, Нократ1986 елның 21 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — татар язучысы, фольклорчы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1964 елдан), филология фәннәре кандидаты (1966).

Эдуард Касыймов
Туган телдә исем Эдуард Салихҗан улы Касыймов
Туган 9 ноябрь 1930(1930-11-09)
ССРБ, РСФСР, Киров өлкәсе, Слободской районы, Нократ
Үлгән 21 март 1986(1986-03-21) (55 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Һөнәре язучы
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре кандидаты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Куренекле язучы Эдуард Касыймов 1930 елның 9 ноябрендә Киров өлкәсенең Слобода районы Нократ авылында хезмәткәр гаиләсендә туа.

1948-1953 елларда Казан дәүләт универсететында белем ала. Универсететта уку елларында көндәлек матбугатта беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре- очерклары, хикәяләре күренә башлый.

Казан дәүләт университетын тәмамлагач, берничә ел авыл мәктәпләрендә укыта. Соңыннан аспирантурада укый һәм 1966 елда кандидатлык диссертациясен яклый. Аннары иҗат белән шөгыльләнә.

Эдуард Касыймов 1986 елның 21 мартында Чаллы шәһәрендә йөрәк авыруыннан кинәт вафат була.[1].

Иҗат үзгәртү

Аның балалар тормышына багышланган «Кызыл маяклар» дигән беренче хикәяләр җыентыгы 1959 елда дөнья күрә. Аннары ул «Кояш көн дә чыга»(1962), «Гомер ике килми»(1964), «Томан аша», «Бир кулыңны дустым», «Көмеш язулы кылыч», «Сорбонна» профессоры һәм без», «Һаваларда тургай» дигән повесть һәм романнар иҗат итте. Болардан тыш, язучының «Чулман – оныклар дәрьясы» дигән дилогиясе, «Күл малае» дигән хикәяләр җыентыгы, рус телендә «На Каме–реке» дигән очерклар китабы басылып чыкты.

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Язучылар. Эдуард Касыймов.(үле сылтама) Татарстан язучылар берлеге сайты
  2. Андрей Иванов. Эдуард Касимов: основатель писательской организации в Автограде. 2018 елның 28 август көнендә архивланган. «Вечер Елабуги», 18 марта 2015 года

Сылтамалар үзгәртү