Мәхмүт Минәхмәт улы Газизовтатар шагыйре, мөгаллим, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1978 елдан).

Мәхмүт Газизов
Тугач бирелгән исеме: Мәхмүт Минәхмәт улы Газизов
Туу датасы: 8 февраль 1940(1940-02-08) (84 яшь)
Туу урыны: Туктар Урдаласы, Лениногорск районы, Татарстан
Эшчәнлек төре: шагыйрь, мөгаллим

Ул 1940 елның 8 февралендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Туктар Урдаласы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлый, 19581963 елларда Казан педагогия институтында тарих-филология белгечлеге буенча укый.

19631969 елларда Лениногорск районы мәктәпләрендә тарих, җәмгыять белемен укыта, мәктәптә укыту бүлеге мөдире, мөдир булып эшли. 1970 елдан Чаллы шәһәрендә яши, анда тулай торакта тәрбияче, төзелештә геодезист, мастер, тимерчелек заводында эшче булып эшли.

Беренче шигырьләрләрен әле урта мәктәптә укыганда район һәм өлкә газеталарында бастыра. 1969 елда аның «Миләш сиртмә» исемле шигырьләр җыентыгы чыга. 1972 елда аның балалар өчен язылган «Бер, ике, өч» шигырьләр җыентыгы, ә 1976 елда «Тәгәри китте йомгагым...» җыентыгы дөнья күрә. Мәхмүт Газизов — җиде китап авторы[1].

Мәхмүт Газизовның кайбер шигырьләре «Новый мир», «Волга» журналларында һәм күмәк җыентыкларда рус теленә тәрҗемә ителеп чыкты.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Яр Чаллы язучылары(үле сылтама)

Сылтамалар үзгәртү