Роза Хәмидуллина
Роза Галимулла кызы Хәмидуллина — татар язучысы, шагыйрә.
Роза Хәмидуллина | |
---|---|
Туган телдә исем | Роза Галимулла кызы Хәмидуллина-Гыйззәтуллина |
Туган | 14 октябрь 1962 (61 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Мулла Иле |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Ул 1962 елның 14 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында дөньяга килә. 1984 елдан бирле Чаллы шәһәрендә яши, Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә баш китапханәче вазыйфасын башкара.
Шигырьләр, хикәяләр яза. Чаллыда яшәп иҗат итүче әдипләрнең биобиблиографик күрсәткечләрен төзү белән шөгыльләнә. Дистәгә якын күрсәткеч төзүчесе. 2007 елдан «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Сылтамалар үзгәртү
- Моңлы-нурлы хәтер кичәсе(үле сылтама)
- Бездә үскән Роза 2016 елның 5 март көнендә архивланган.