Муллá ИлéТатарстан Республикасының Яшел Үзән районындагы авыл. Мулла Иле авылы Яңа Үзән шәһәреннән 33 чакрым, Ал-баба тимер юл станциясеннән — 3, Козловка пристаненнан 35 чакрым ераклыкта урнашкан.

Мулла Иле
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Яшел Үзән районы
Координатлар 55°40'тн, 48°21'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 776 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422513
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Молвино

Почта индексы — 422513.

Тарих үзгәртү

Мулла Иле атамасы тарихи белешмәләрдә шактый еш очрый. Авыл атамасы Молнина—Молвина—Мулла Иле дигән төрдәшләре белән Казан ханлыгы чорында кулланылган. 1565—1567 ел мәгълүматларын үз эченә алган Зөя өязенең теркәү кенәгәсендә Мулла Иле авылы да искә алына. Д. А. Корсаков нәширлегендә дөнья күргән тарихи белешмәдә Сазлык янына урнашкан Молвино авылында ясак түли торган 253, йомышлы 24 татар кешесе һәм 25 керәшен татары яшәгәнлеге әйтелә.

А. Артемьев бастырып чыгарган белешмәдән күренгәнчә, Эрә суы ярына утырган Мулла Иле авылының 211 хуҗалыгында 642 ир-ат һәм 644 хатын-кыз яшәгән, халык намаз укый торган бер йорт булган. 1881 елның 5 августы белән 1882 елның 4 июнь арасында җир бүлү вакытында килеп чыккан низаглар белән бәйләнешле рәвештә, Мулла Иле авылы «Аграрный вопрос и крестьянское движение в Татарии XIX в.» хезмәтендә искә алына. 1898 елда бастырып чыгарылган тарихи белешмәдән күренгәнчә, Мулла Иле авылында татарлар гомер кичергән. К. П. Берстель төзегән тарихи белешмә мәгълүматларына караганда, Мулла Иле авылында 2194 татар кешесе яшәгән.

Н. Борһанова июнь ахырында Мулла Иле халкының күршедәге Норлат, Бузый, Городище авыллары белән Тикен уены җыенын бәйрәм иткәнлеген терки.

Каюм Насыйри үзенең «Зөя өязе авыллары» дигән хезмәтендә Мулла Иле авылының тарихына мөнәсәбәтле байтак кына кыйммәтле мәгълүматлар урнаштырган: «Бу Мулла Иленең аслы бик күптәндер. Монда бер Муллагол дигән кеше Болгардан килеп утыргандыр. Алар әүвәл килгәндә берничә кеше булып килгәннәр. Бәгъзесенең исемнәре мәгълүм түгел. Аларның берсе Муллагол дигән кеше. Янә алар белән берәү бар икән, Шәехби дигән адәм. Ул үзенең бер угылы белән килгән. Угылы Теләш исемле галим кеше булгандыр; Мулла Илендә дәрес әйткән, мәдрәсә ихъя кылган (тергезгән, барлыкка китергән). Бу Шәехбинең атасы Тәмти дигән кеше асыл Кытайдан килгән кешедер. Болгар йортында Кытайдан, Һиндстаннан килгән кешеләр күп булгандыр. Болгар төзек заманда Болгар җирендә ярминкә булып, Һиндстаннан, Кытайдан сәүдәгәрләр килеп сату итәләр икән. Шул сәбәпле аннан килгән кешеләр бәгъзе сәбәпләр белән бу җирдә калганнардыр. Мулла Иле бик кадимге авылдыр. Янә аннан соң ике йөз ел чамасында, яки 1660 елда Хуҗаштан байтак халык күчеп, Мулла Иленә кушылгандыр вә һәм Әҗемнән күп мөселманнар анда күчкәннәрдер. Әҗем дигән авыл (хәзер Мәҗен дип йөртәләр) Зөядән ерак түгел авылдыр. Мулла Илендә Тәмти балаларыннан бер мулла Ишмөхәммәт дигән адәм булган. Теләшнең угылыдыр; яхшы галим кеше. Ничә ел Мулла Илендә дәрес әйткән. Ул заманда Мулла Илендә зур пристань булган; вә һәм Борындыкта пристань булган. Бәрле сулары, Гәбенә сулары бик зур су булган; вә һәм Зөя суында суднолар, баржалар йөридер икән. Бу авыллар Үтәк каласы тирәсендәге авыллар булганга күрә, Үтәк каласына игендер вә һәм башка төрле малдыр җыеп илтүчеләр, байлар күп булгандыр. Мулла Иле зиратында бер таш бар, гәрчә бик күптәнге булмаса да, шул Тәмти балаларыннан килгән нәселдер. Бу таш казып язылгандыр, ушбу сүзләр: «1199 сәнә, мөхәррәм ае, тәүфикъ Алладан, дөнья һәм анда булган нәрсәләр бетәчәк. Бу урында Габделхаликъ бине Габделбакый, бине мулла Сәет, бине Касыйм, бине Ишмөхәммәт Хафиз, бине Ишбулат, бине Ирҗемес, бине мулла Теләш, бине Шәехби, бине Тәмти-Хатай әл-Болгари күмелгән». Вә янә Мулла Иле зиратында бер таш бар. Бик күптәнге. Бер хатын кешенең кабере булмак кирәк, ушбу рәвешчә язылгандыр: «Тарих ту-кыз йөз унда тәвәккәл Гаяли Рәҗәп Солтан... Әсәд даре фәнадин даре бәкага рихләт кылдый». Ләкин югарыда язылган аятьләре ашыгычлык белән язылмады. Бу таш Норлат зиратындагы таш иясенең, ягъни Тәвәккәлнең әүвәлге хатыны булырга кирәк. Ул Тәвәккәл исемле кеше Норлатта булып, әүвәлге хатыны Рәҗәп Солтан Мулла Иленә килеп вафат булгандыр. Бу ташның язылганына 380 еллар буладыр; 1493 елда язылган булырга кирәк» (К. Насыйри, 1953, 146—148).

Бу өзектән аңлашылганча, Мулла Иле авылына Болгардан килгән кешеләр нигез салганнар. Алар монда Болгар дәүләтен илбасарлар яулап алганнан соң, 1236 елдан соң күчеп килгәннәр булса кирәк. Моннан тыш, авыл халкының кайбер нәселләре нугайларга да барып тоташа дигән фикерне куәтлибез.

Шәехби шәҗәрәсе Яшел Үзән районындагы Мулла Иле авылы белән бәйләнешле. Буыннар саны 15 исәпләнә. Хронологик рамкалары XIV—XIX йөзләргә карый. Шәҗәрәне беренче тапкыр Ризаэтдин Фәхретдин бастырып чыгарган.

Шәҗәрәнең үзәге түбәндәге исемнәрдән гыйбарәт: Тәмти Хатай → Шәехби → Сәетгали → Сәйдәк → Сәетәхмәт → Ялмыш → Тиләш → Ирҗемес → Айтуган → Ишбулат → Ишмөхәммәт → Хафиз → Касыйм → Сәет → Габделбакый.

«Тәмти Хатай» шәҗәрәсе турында Марсель Әхмәтҗанов түбәндәге сүзләрне яза: «Тәмти Хатай нәселе шәҗәрәсенең текстлары архивларда, кулъязмаларда шактый очрый. XVIII гасырда

Мулла Иле исемле авылда аны кабер ташына да күчереп язганнар. Атаклы сектант Баһаветдин Вәиси шушы нәселдән чыккан. Шәҗәрәдә аның атасы мелла Вәис күрсәтелгән.

Тәмти Хатай, Болгар шәһәрендә яшәсә дә, чын татар кабиләсе катайдан чыккан. Болгарларда катай (хатай) кабиләсе юк. Бу нәселнең Тау ягына күчеп чыгуы Нугай урдасы дәверендә булса кирәк».

Мулла Иле авылында үзенчәлекле топонимнарга тап булабыз. Авыл микротопонимиясендә Үзәнсигез, Ярасалты (Яр асты алты), Кыекбиш һ. б. кебек атамалар очрый. Боларда сүз төзелешенең шактый борынгы формасы чагылыш таба.

Авыл оешкан урын элек калын урман белән капланып алынган булган. Тора-бара халык урманны чистартып чәчүлек җирләр ачкан, басу-кырлар ясаган. Басу исемнәре бу тирәләрдә элек агачлар, урман үсүне күрсәтеп тора: Каенлык, Каенлык асты, Кечкенә урман буе, Читән эче, Сәгъди әрчүе, Карама турысы, Наратлы чокыры, Шомыртлык һ. б.

Туган авылы Мулла Иленең тарихы белән кызыксынган һәм аны өйрәнеп авылның кулъязма тарихын язган Габдрахман бабай Саттаровның мәгълүматлары, борынгыдан килә торган нәсел-ыру кушаматларының саклануы да, авыл зиратында Рәҗәп-Солтан исемле хатын каберенә куелган, 1493 ел белән даталанган кабер ташы, 1784 елда куелган кабер ташына уеп язылган Тәмти-Хатай әл-Болгари нәселе шәҗәрәсе һ. б. Мулла Иленең тарихын чагылдыралар.

Бүгенге көндә Мулла Илендә, авыл өлкәне Хәяли бабай сөйләвенә караганда, 27 нче буын кешеләре яши. 500 гә якын хуҗалыгы булган Мулла Иле авылы халкының дүрттән өч өлеше — Муллагол бабай нәселе кешеләре.

Мулла Иле авылы кешеләрендә буыннан буынга күчеп килеп, бүгенге көндә дә нәсел кушаматы булып йөргән Болгари тәхәллүсенең сакланып калуы авылның борынгы булуын күрсәтә. Шаһзадә бабай Болгаридан тәхәллүсенең килеп чыгуын аңлатуын сорасаң, ул: «Безнең нәсел — Болгардан килгән нәсел»,— дип сөйли торган булган. Бу нәсел кешеләре әле дә Болгари кушаматын һәм Болгариев фамилиясен йөртәләр икән.

Инде әйтеп кителгәнчә, Мулла Иле авылы атамасының килеп чыгышы Муллагол дигән кеше исеменә нисбәтле. Атамадагы «иле» сүзе төрки телләрдә хәзер дә кулланылышта йөри торган «туган ил, ватан, дәүләт» төшенчәсен белдерә. Кайбер төрки телләрдә, шул исәптән татар телендә дә «ил» сүзе авыл төшенчәсен белдерү өчен дә хезмәт итә. «Иле» сүзе татар авыллары составында шактый очрый: Кодаш Иле, Аяз Иле, Каз Иле, Муллагол (Мулла Иле) Тау Иле, Бүл Иле, Чүриле (Чура Иле), Чүрчиле, Чуваш Иле, Ялаг Иле, Кәче Иле, Пәрәү Иле, Улан Иле һ. б.

Мулла Иле халкы элек-электән игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. Бакчачылык һәм яшелчә үстерү белән халык аз мавыккан.

Элек авылда өч мәчет эшләгән, 1920 елда дүртенчесен күтәргәннәр. Социализм нигезләрен төзегән елларда муллаларны Себергә куганнар. Мәчетләрнең берсе янган, икенчесендә — клуб, өченчесендә — ашлык саклау урыны, соңрак балалар бакчасы ачканнар.

Мәчетне япкач та авыл халкы диннән йөз чөермәгән, олыларны шәригать кушканча җирләгән, ата-бабадан килгән гореф-гадәтне сакларга тырышкан. Муллалык вазифасын ак бабайлар үз кулларына алган. Соңгы елларда бу эшне Сәлахетдин абзый Хөсәенов башкарган.

Авылда хәзер мәчет эшли. Манарасының биеклеге 18 метр. Мәчет торгызганда кирәк-яракларны колхоз идарәсе, авыл Советы биргән, ә акча кирәк булганда, авылдан төрле елларда читкә китеп урнашкан авыл кешеләре ярдәм иткән.

Авыл яны табигате бик матур. Елга-инешләр күп, калкулык-үрләр, басу-кырлар, сазлар, күлләр, печәнлекләрнең күбесе исемле.

Авыл яныннан Эрә суы ага, аңа Кухмар суы, Комсу суы, Шөркәлчә суы, Кабак күпере суы, Шөлдермә суы, Мөңгер елгасы, Олы тамак (Алтамак) һ. б. елга-инешләр кушыла. Моннан башка тагын чокырлар да бар. Тау ягында чокыр дип елга-инешләрне атыйлар. Алар түбәндәгеләр: Казан төбе, Дегет кайнаткан чыгыр, Алабирде чыгыры, Наратлы чыгыры, Алдагы чыгыр, Арттагы чыгыр һ. б. Арттагы чыгырдан суга кушылып май заводыннан чыккан су ага. Бу суның начар исе бик борчый.

Авыл тирә-юнендә күлләр дә шактый: Кирәмәт күле, Биктимер күле, Урта күл, Бакча күле, Мәчет күле, Күл, Алмагач күле, Зирек күле, Таганлык күле, Каен күле, Чулак күле, Паравай күле, Илмышык күле, Тустыган күле, Мулла күле, Кыз күле, Сукна күле, Бучук күле, Атау күле, Кыр коесы (күл), Тоба, Шөркәлче күлләре, Нөркә күле, Кәкре күл һ. б.

Саз атамаларыннан түбәндәгеләрне атарга мөмкин: Атау сазы, Киләк сазы, Шакир сазы, Иләк сазы, Торна сазы, Этәргән сазы, Бүре сазы, Олы саз, Мүкле саз, Кави сазы һ. б.

Чалулык, печәнлек җирләр: Тире кырган чалуы, Хәмит тәкә чалуы, Үзәнсигез, Кыек биш, Ярасалты (Яр асты алты), Айдуч чаты, Илмышык, Становой чалуы, Алпут чалуы, Ишми чалуы, Атау чалуы, Фидыр чалуы, Эрә чалуы, Стуйла турысы (чалу), Комаяк яки Бучук чалуы, Кушкапка чалуы, Шөҗак чалуы, Алдагы Фидыр, Арттагы Фидыр, Алдагы Ишми, Арттагы Ишми, Бәчүр чалуы, Шөркәлче чалуы, Үле Эрә (Үләрә) чалуы, Этәргән чалуы, Хутор чалулары, Аю чыккан чалулык, Матрос чалуы, Казак чалуы, Көрәк арчуы чалуы һ. б.

Җир һәм урын исемнәре: Кортлы куак, Келәү асты, Әптәл, Котырган рәте һ. б.

Калкулык-үрләрдән түбәндәге атамаларны күрсәтергә мөмкин: Карама кашы, Алып бабай чабата каккан урын һ.б.

Аерым исемле урыннар да бар. Мишәр каберен авыл халкы чардуганлап алган. Бу данлыклы кабер, аны карап һәм тәрбияләп торалар. Иске зират урынын да Мулла Иле халкы онытмый.

Авыл халкы әби-баба, ата-ана ята торган зиратны карап һәм тәрбияләп тора. Һәр елны бер көн зиратны карауга һәм чистартуга багышлана.

Авылда мәчет эшли.

Халык үзгәртү

Күренекле кешеләр үзгәртү

Традицияләре зур булган, борынгы Мулла Иле авылыннан күренекле шәхесләр шактый чыккан.

Климат үзгәртү

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.5 °C -10.6 °C -5.5 °C 4.9 °C 13.5 °C 18.4 °C 20.4 °C 17.9 °C 12.2 °C 4.5 °C -4.4 °C -9.7 °C 4.3 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C.[2]

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.
  • Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары / Ф.Г. Гарипова. – Казан: Мәгариф, 2005, - 247 б.