Баһаветдин Вәисев

Баһаветдѝн Хәмзә улы Вәѝсев — фәлсәфәче, шагыйрь, дин эшлеклесе, Вәисиләр хәрәкәтен башлап җибәрүче, аның җитәкчесе.

Баһаветдин Вәисев
Туган телдә исем Баһаветдин Хәмзә улы Вәисев
Туган 1804(1804)
Мулла Иле авылы, Казан губернасы
Үлгән 1893(1893)
Казан, Россия империясе
Яшәгән урын Мехчылар урамы
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре Дин һәм җәмәгать эшлеклесе
Балалар Гайнан Вәисев

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
 
Вәисевларның нәселе төрбәсе, Мулла Иле авылы, Яшел Үзән районы.

Ул хәзерге Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында игенче гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемен туган якларындагы мәдрәсәләрдә ала. Якын һәм Урта Көнчыгыш илләрендә укыган Җәгъфәр Салихов Иске Кулаткы авылында мәдрәсә ачкан дигән хәбәрне ишеткәч, Баһаветдин дә 1841 елда шул мәдрәсәгә укырга керә, 1862 елның 20 июлендә остазы үлгәнгә кадәр бу мәдрәсә белән бәйләнешен өзми.

1863 елда Казанда «чын дин» йортын ача, «Вәисиләр илаһи полкы»н оештыра.

1863 елның 7 октябрендә «патшага дога» текстын иҗат иткән остазы — шәехе каберенә тәкия ясар өчен акча сорап, патшага хат яза. Үзен шул тәкиягә сакчы, карап торучы итеп тәкъдим итә. Хаттагы проблемалар буенча консультация сорап, Санкт-Петербург университеты профессоры Александр Казем-Бекка мөрәҗәгать итәләр. Казем-Бек мондый «шәехлек-мөритлек»нең нинди нәтиҗәгә китерү ихтималын яңа гына бастырылган Шамил җитәкчелегендәге азатлык хәрәкәтенә ишарәләп аңлата. Б. Вәисевнең шундый сорау белән патшаның үзенә мөрәҗәгать итүенә ярсый. Хатны Диния нәзарәте тикшерүенә җибәрергә, Вәисевне исә җирле хакимият аша катгый кисәтергә тәкъдим итә. Шуннан эзәрлекләүләр башлана. Бу эзәрлекләүләргә җавап итеп, Вәисев муллаларга, Диния нәзарәтенә, җирле хакимияткә каршы көрәшне максат иткән яшерен оешма төзи. Вәисев оешмасы ислам динендә яңа секта рәвешендә формалаша.

1884 елда кулга алына, 1885 елда, акылга зәгыйфь кеше дип, Казан округы психик авырулар хастаханәсенә урнаштырыла. 1893 елда вафат була.

Моны да карагыз

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү