Гомәр Саттаров

телче-галим, татар ономастикасы

Гомәр Саттаров — күренекле тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист филология фәннәре докторы, Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы, күпсанлы гыйльми китаплар авторы.

Гомәр Саттаров
Туган 2 июль 1932(1932-07-02)[1]
Мулла Иле, Яшел Үзән районы, СССР
Үлгән 26 август 2020(2020-08-26)[2] (88 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Четаев урамы[3]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты[4]
Балалар улы Айвар
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Тәрҗемәи хәле, эшчәнлеге үзгәртү

Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2нче июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.

1950-1955 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуны тәмамлагач, Тубыл дәүләт педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.

1959-1962 елларда профессор М.З. Зәкиев җитәкчелегендә аспирантура үтә. 1962 елдан бүгенге көнгә кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.

1963 елда «Җирле диалект шартларында 5-8 класс укучыларының тел культурасын үстерү» дигән темага кандидатлык һәм 1975 елда «Татарстан АССРның антропонимнары» дигән темага докторлык диссертацияләре яклый.

1967 елдан доцент; 1981 елдан профессор;

1994-1999 елларда татар теле кафедрасы мөдире.

2020 елның 26 августында хастаханәдә вафат булган. Туган авылы Мулла Иле авылында дәфен ителгән[5][6].

Гомәр Фәез улы Саттаров берничә Мактау грамотасы, медальләр белән бүләкләнгән. Кол Гали исемендәге Халыкара премиясе лауреаты.

Хезмәтләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү