Мансур Габдулла улы Сафинтатар язучысы, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур исемендәге премиясе иясе, Эдуард Касыймов, Егор Уткин премияләре лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1997 елдан). Россия һәм Татарстан журналистлар берлекләре әгзасы (1996).

Мансур Сафин

Мансур Сафин
Тугач бирелгән исеме: Мансур Габдулла улы Сафин
Туу датасы: 11 май 1949(1949-05-11) (74 яшь)
Туу урыны: Кемерово өлкәсе, Анжир
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Русия Русия
Эшчәнлек төре: язучы
Иҗат итү теле: татар, рус
Яшәү җире Маршал Жуков урамы[d], Чаллы[1]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1949 елның 11 маенда Кемерово өлкәсе Анжир шәһәрендә шахтер гаиләсендә туган. 1950 елда әти-әнисе туган якка — Мамадыш шәһәренә әйләнеп кайта. М. Сафинның балачагы һәм үсмер чагы әлеге шәһәрдә уза. 1966 елда Г.К. Орджоникидзе исемендәге Ырынбур зенит — артиллерия укуханәсенә кабул ителә. Казан дәүләт университетының физика факультеты радиофизика бүлеген тәмамлаган (1970).

Хезмәт юлы үзгәртү

Яр Чаллыда үзгәртү

1978 елдан гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши. «КамАЗ» ААҖ автомобиль, агрегат, автомеханика, кою заводларында һәм кадрлар бүлегендә инженер вазыйфасында 15 ел эшли. Урта мәктәпләрдә, махсус урта уку йортларында, Яр Чаллы дәүләт педагогика институтында (татар филологиясе кафедрасында) укыта. 1990 елларда журналист эшенә күчә. «Аргамак» журналы баш мөхәррир урынбасары вазыйфасында (1995-2000), «Бизнес-класс», «Отчий край», «Светлый путь» гәҗитләре (Яр Чаллы) мөхәрририятендә, «Казань» журналында (Казан) (2003-2004) эшли.

Иҗаты үзгәртү

М. Сафин ике телдә – рус һәм татар телләрендә яза. Русчадан татарчага һәм татарчадан русчага һөнәри тәрҗемәче. Туган якны өйрәнүче язучы буларак, Татарстан һәм Яр Чаллы җирлегендә күп археология һәм археография сәяхәтләрендә катнаша. Кама буе, Кама аръягы, Татарстан көнчыгышы тарихы һәм әдәби эзләнүләр буенча күп санлы очерклар авторы.

Флера Андреева, Яр Чаллы мэры урынбасары: «Безнең арада һәр яктан талантлы, ун кеше эшен берүзе башкара торган шәхесләр бар. Мансур Габдулла улы нәкъ шундый шәхес: белеме буенча радиофизик, шул ук вакытта лирик шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, туган якны өйрәнүче. Яр Чаллы тарихын барлау, шәһәрдә әдәби традицияләрне булдыру һәм ныгыту, шәһәрнең уңай имиджын бар итүгә һәм халыклар дуслыгын ныгытуга бәяләп бетермәслек хезмәт итә[2]

Татар һәм рус телләрендә дистәдән артык китап авторы.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү