Рәзинә Мөхияр

(Рәзинә Мөхиярова битеннән юнәлтелде)

Рәзинә Мөхияр, Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова (ире буенча фамилиясе Закирова, 1956 елның 26 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Аблай) — шагыйрә, тел галиме, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты, хаҗия. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2003 елдан). Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2017)[1].

Рәзинә Мөхияр

Тугач бирелгән исеме: Рәзинә Хәйбрахман кызы Мөхиярова
Туу датасы: 26 май 1956(1956-05-26) (67 яшь)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, БАССР, Чакмагыш районы, Аблай
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: педагог, галимә, шагыйрә
Иҗат итү еллары: 1997-х. в.
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Сиңа булсын җырым» (1997)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2017)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1956 елның 26 маенда Башкортстан АССР Чакмагыш районы Аблай авылында тугыз балалы ишле гаиләдә (алтысы – кыз бала) бишенче бала булып туган. Әтисе Хәйбрахманның (иртә вафат булган) тамырлары Благовар районы Күчәрбай авылыннан, әнисе Кушнаренко районыннан. Рәзинә туган авылы мәктәбен (1973), БДУ филология факультетының татар-рус бүлеген (1979), Казан дәүләт университетының аспирантурасын (читтән торып, 1998) тәмамлаган. КДУда «XX гасырның 80-90нчы елларында татар әдәби теле лексикасының үсеше» дигән темага филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (фәнни җитәкчесе филология фәннәре докторы профессор Флера Садри кызы Сафиуллина).

Хезмәт юлы үзгәртү

1979-1982 елларда Дүртөйле районы Чишмә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

1982 елдан гаиләсе белән Чаллыда: 21нче, 42нче, 31нче мәктәпләрдә вакытлыча китапханәче була, рус теле, татар теле һәм әдәбияты укыта.

1992 елдан Яр Чаллы дәүләт педагогика институтының (2015 елдануниверситет) татар филологиясе кафедрасында: ассистент, өлкән укытучы, татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире, доцент[2].

Гыйльми кызыксынулар өлкәсе үзгәртү

Татар телен укыту методикасы, лексикология, лингвопоэтика мәсьәләләренә багышланган 170 фәнни-методик хезмәт, шул исәптән 2 монография, студентлар һәм укытучылар өчен 20 уку-укыту кулланмасы, 2нче, 8нче сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре, программалар (автордаш) авторы.

Иҗаты үзгәртү

1990-еллардан мәкаләләре, шигырьләре БАССР («Кызыл таң») һәм ТАССР матбугатында даими басыла. Бер дистә шигырьләр җыентыгы басылып чыккан. Әсәрләрендәге лирик каһарманга Аллаһыны олылау, туган якны ярату, туган телне кадерләү, табигать белән соклану хисләре хас. Табигать күренешләрен тасвирлаучы кыска шигырьләргә, фәлсәфи миниатюраларга өстенлек бирә. Шигырьләренә композиторлар И. Закиров, Р. Гобәйдуллин, Р. Зарипов, Р. Әхмәтханов, М. Зәйнуллин, З. Җиһан, И. Фәйзуллин, И. Хәбибуллин, И. Шәрипов һ. б. көй язган. Әлеге җырлар «Кыңгырау чәчәкләре» музыкаль альбомында (2011) урын алган.

Китаплары үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Ире Рәиф Закиров, Дүртөйле районы Сикәлекүл авылыннан, филология фәннәре кандидаты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты доценты[3]. Уллары Раил, кызлары Айназ.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Рәис Зарипов. Үргә юллар бормалы, бормалы да, сырмалы. «Мәйдан», 2016 ел, май (Р. Мөхиярга багышланган махсус сан), 5-54нче битләр.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рәзинә Мөхиярова. Яр Чаллы үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре сайты
  2. Педагогический (научно-педагогический) состав. Сайт НГПУ(рус.)
  3. Кафедра русского языка и литературы. Сотрудники 2019 елның 23 июль көнендә архивланган.. Сайт НГПУ(рус.)