Болгавар районы

(Благовар районы битеннән юнәлтелде)

Болгавар районы (рус. Благоварский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеЯзикәү авылы.
1935 елның 31 гыйнварында Үзәк башкарма комитетының карары белән, яңа 14 район белән бергә барлыкка килгән.
Болгавар районы 80гә якын торак урынын берләштерүче 15 авыл җирлегенә бүленгән.

Болгавар райуны
Flag of Blagovarsky rayon.svg
Байрак
Coat of Arms of Blagovar rayon (Bashkortostan).png
Герб
Башкала Язикәү
Халык исәбе 26 004 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 31 гыйнвар 1935
География
АТБ Башкортстан
Мәйдан 1,688.15 км²
ДДӨБ 138 метр Edit this on Wikidata
Координатлар 54.6917°N 55.0161°E, 54.66667°N 55°E Edit this on Wikidata
Карта


ГеографияҮзгәртү

Муниципаль район Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Мәйданы 1611 км² тәшкил итә. Төньяктан көньякка 38 кмга, көнбатыштан көнчыгышка 66 кмга сузылган. Район аша аз сулы Чәрмәсән белән Кармасан елагалары ага.

ДемографияҮзгәртү

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2010[8]1 гый 2018[9]1 гый 2019[10]
46 49332 65630 26426 14824 27225 77026 00425 32525 129

ТранспортҮзгәртү

Район территориясеннән Уфа – Самара тимер юлы һәм автомагистраль уза. Куйбышев тимер юлының Болгавар тимер юл станциясе.

Авыл хуҗалыгыҮзгәртү

Район җиренең 85%ы (128 мең га) авыл хуҗалыгы максатларында файдалана. Шул исәптән 105 мең га — басу җирләре.

Җитештерү тармагыҮзгәртү

Районда сәнәгатькә дә азмы-күпме урын бар. Нефть һәм нефть продуктларын куу, авыл хуҗалыгын продукциясен эшкәртү, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предпприятиеләре бар. Иң эреләре: Язикәү ЛПДС (куу станциясе, диспетчерлык), «Райсельхозотехника», Болгавар дәүләт кошчылык заводы, завод каршында ит әйберләре цехы, элеватор. Дүрт төзелеш оешмасы эшли

ХалыкҮзгәртү

Рәсми саннар буенча районның милли составы бик чуар. Соңгы рәсми сан алу буенча биредә ярты халык башкортлар, калганнары — татарлар, руслар һәм алманнар яши. Әмма 1989 елда гына татарлар — 60%, башкортлар 8% исәпләнгән. 2000 елда Уфада Башкорт хатын-кызлары җыенына чакыруга каршы район җитәкчелеге үз вәкилләрен җибәрмәде, районда башкорт халкы яшәми дигән җавап белән.[11]. Аларга каршы тарих фәннәре кандидаты Әнвәр Әсфәндияров, чыганаклар буенча районның 35 авылын «тарихи башкорт авыллары» итеп санарга куша. Үзенә ошамаган рәсми статистиканы ул үзенчә «фаш итеп» карый. Янәсе, ниндидер кодрәтле көчләр (Әсфәндияров ул көчләрнең исемнәрен атамый) Болгавар районы халкын дезинформацияләү планын коралар һәм халыкны сәяси провокация корбаннары итәләр. Әсфәндияров районда яшәгән татарларны һәм башка халыкларны үзләрен мотлакъ Канзафәр-би токымы итеп танырга һәм башкорт дип аталырга өнди[11].

Сан алулар буенча милли состав

Год башкортлар татарлар руслар алманнар
1970 46,3 % 20,6 %
1989 7,8 % 59,8 % 17,6 % 7,9 %
2002 48,4 % 23,1 % 19,8 % 2,4 %
2010 42,8 % 28,3 % 21,8 % %

Таблицада күрсәтелмәгән халыклардан районда украиннар да яши (2,8%).

Район җирендә туган танылган кешеләрҮзгәртү

МатбугатҮзгәртү

Татар телендә «Благовар хәбәрләре», русча «Благоварские вести» (элек «Знамя труда») гәҗите нәшер ителә. Атнага өч тапкыр чыга. Гомуми тираж – 4 300 данә. Айга 2 тапкыр башк. «Благовар хәбәрҙәре» гәҗит-кушымтасы чыгып килә.[12]

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. СССР җанисәбе (1939)
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008.
  3. СССР җанисәбе (1959)
  4. СССР җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. СССР җанисәбе (1989)
  7. Бөтенрусия җанисәбе (2002)
  8. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  9. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  10. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019.
  11. 11,0 11,1 Калмантаев, Курбангулов, Мажитов, archived from the original on 2021-06-28, retrieved 2011-06-29 
  12. архив күчермәсе, archived from the original on 2015-07-30, retrieved 2021-08-14 

ЧыганакҮзгәртү