Нурлан Ганиев

шагыйрь (Уфа, Башкортстан, Россия)

Нурлан Ганиев, Нурлан Рәшит улы Ганиев (1985 елның 5 июле, СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Яңа Сынташ) – шагыйрь, җыр сүзләре авторы, философия фәннәре кандидаты (2020), дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Россия Федерациясенең, Башкортстанның Журналистлар hәм Язучылар берлекләре әгъзасы. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының этномәдәни үсеш һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге белгече. Фатих Кәрим исемендәге премия лауреаты, иҗади конкурслар җиңүчесе.

Нурлан Ганиев

Тугач бирелгән исеме: Нурлан Рәшит улы Ганиев
Туу датасы: 5 июль 1985(1985-07-05) (38 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, БАССР, Благовар районы, Яңа Сынташ
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе
Иҗат итү еллары: 2002―х. в.
Юнәлеш: шигърият, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Бер мизгел нибары» (2017)
Премияләр: Фатих Кәрим премиясе (Бәләбәй)
Бүләкләр: Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рәхмәт хаты (2022), Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы (2021), Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты (2019), Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы (2021), Башкортстан Язучылар берлеге Мактау грамотасы (2017), Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге Рәхмәт хаты (2016), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы (2021), Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Рәхмәт хаты (2018), Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Мактау грамотасы (2019), «Габдулла Тукайга-135 ел» юбилей медале, «Башкортстан Республикасының 100 еллыгы» медале

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

«Кичер мине, газиз туган җирем»

Кичер мине, газиз туган җирем,
Өметләрең әгәр акламасам.
Тик сер бирмәс өчен генә кайчак
Горур булсам, артык вакланмасам.

Кичер мине, урамнарың буйлап
Пар атларда җилеп узалмасам.
Сокланырлык чәчкә аталмасам,
Тузганаклар булып тузалмасам.

Кичерегез мине, якташларым,
Тиешенчә ихлас булалмасам.
Бакчагызда үскән алмагачка
Бер кош булып кайтып куналмасам.

Кичер мине, бөек ана телем,
Хисләремне синдә белдермәсәм.
Соңгы минутымда туган телдә
"Бәхил бул", дип әйтеп өлгермәсәм.

Кичер мине, газиз туган нигез,
Киткән өчен ташлап чит якларга.
Чит якта да олтан булмадым мин,
Сер бирмәдем кебек чит-ятларга.

Кичер мине, горур исемеңне
Салалмасам әгәр җырларыма.
Исемеңнең һәр авазы күчкән
Моң тирбәлгән күңел кылларыма.

Тормыш кагыйдәсе шундый гади:
Яшәсәң дә кайсы якта син,
Газиз туган җирең кочагына
Бер әйләнеп кире кайтасы.
Куенында аның ятасы...[1]
Нурлан Ганиев

1985 елның 5 июлендә Благовар районы Яңа Сынташ авылында туган. Үз авылында башлангыч сыйныфны, күрше авылда 9нчы сыйныфны тәмамлагач, «башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча Бәләбәй шәһәре педагогика көллиятен (2006), «социолог, социология укытучысы» белгечлеге буенча кызыл дипломга Башкорт дәүләт университетының философия һәм социология факультетын тәмамлаган, әлеге факультетның этика, культурология һәм җәмәгатьчелек белән элемтә кафедрасы аспирантурасын тәмамлап [1], «Социаль күренеш буларак, рухи вандализм» темасына диссертация яклап, 2020 елның декабрендә «социаль философия» белгечлеге буенча фәлсәфә фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе алган (фәнни җитәкчесе фәлсәфә фәннәре докторы профессор Зөһрә Яганур кызы Рәхмәтуллина) [2].

Благовар районы мәдәният йортында постановка бүлеге мөдире, Благовар мәгълүмат үзәгендә тәрҗемәче булып эшләгән. Бердәм Россия сәяси фиркасеннән җирле совет депутаты итеп сайланган булган [3]. Благовар районының Благовар хәбәрләре газетасында журналист булып эшли, «Өмет» газетасының махсус хәбәрчесе вазифасын да башкара [4].

Хәзерге вакытта Башкортстан Язучылар берлеге төбәк иҗади оешмасының рәисе урынбасары.

Иҗаты үзгәртү

Шигырьләрне балачактан яза. Нурлан Ганиевның шигъриятенең үзенчәлеге аның яхшы мәгънәдә гади булуында. Аның шигырьләре шунда ук тыңлаучыларының күңеленә үтеп керә һәм шунда ук елмаю яки моңсу хис уята [5]. Нурлан Ганиев шигырьләре «җырлап торалар, вәзен, ритм ягыннан аксау юк» [6]. Студент елларында ук Бәләбәй шәһәрендә ел саен уздырылучы «Илһам чишмәләре» төбәкара шигырь фестивалендә Бәләбәй шәһәре педагогика көллиятенең Фатих Кәрим исемендәге махсус премиясенә лаек була. Шигырьләре шуннан соң дүрт ел (2004, 2005, 2006 һәм 2015 елда) әлеге фестивальда катнашып, җиңү яулаган шагыйрьләрнең әсәрләре тупланган «Салават күпере» җыентыгында, 2005 елда «Төсләр балкышы» җыентыгында, 2007 елда яшь һәм башлап язучы әдипләрнең әсәрләрен берләштергән «Акчарлак» альманахында басылган. 2009 елда «Уйлану», 2017 елда Уфада З. Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшриятында «Бер мизгел нибары» исемле китаплары дөнья күргән. Шигъри әсәрләре унбиштән артык төрле җыентыкларда, альманахларда, газета-журналларда («Тулпар» (2013 елның апрель, 2015 елның гыйнвар һ. б. саннарында; «Литературная газета», «Бельские просторы», 2022 ел, май ае санында Леонид Соколов тәрҗемәсендә) дөнья күрә. Благовар районында туган әдипләрнең әсәрләреннән төзелгән «Тургай моңына кушылып», 22 хәзерге заман авторы иҗаты белән таныштыручы «Бәрәкәт асҡысы» җыентыкларында шигырьләре басылган. Аның сүзләренә 16 ел эчендә 50 дән артык җыр язылган [7]. Мисалга, «Рәхмәт» җырын (Башкортстанның атказанган артисты Рәдиф Зарипов музыкасы) Радик Юлъякшин [8], «Сине генә уйладым» (Рәдиф Зарипов көе) җырын Илмира Нәгыймова башкара [1].

Китаплары үзгәртү

  • Нурлан Ганиев. Бер мизгел нибары. — Уфа: Китап, 2017.-112 бит.-ISBN 978-5-295-06750-1

Бүләкләре, мактаулы исемнәре [9] үзгәртү

  • 2002 – «Илһам чишмәләре» төбәкара шигырь фестивале (Бәләбәй) – I дәрәҗә Диплом
  • 2004 – Фатих Кәрим исемендәге премия
  • 2006 – Республика шигырь фестивале – Гран-при
  • 2006 – «Бәллүр сандугач» конкурсының «Тамашачы мәхәббәте» номинациясе җиңүчесе
  • 2012, 2013 – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе – «шигърият» номинациясендә приз иясе
  • 2014 – «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесе – «шигърият» номинациясендә Гран-при
  • 2015 – Бөтенроссия яшь шагыйрьләр конкурсы (Казан) – Гран-при
  • 2016 — Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге Рәхмәт хаты
  • 2017 — Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге Мактау грамотасы
  • 2018 — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Рәхмәт хаты
  • 2019 — Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты Мактау грамотасы
  • 2019 — Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты
  • 2021 — Башкортстан Республикасы Мактау грамотасы
  • 2021 — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы
  • 2022 – Россия Федерациясе Дәүләт думасы депутатының Рәхмәт хаты – туган телне, әдәбиятны һәм милли традицияләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткән өчен

Гаиләсе үзгәртү

Өйләнгән, җәмәгате — Рәфидә Риф кызы Ганиева, ике улы: Искәндәр, Нурислам [1].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү