Әхмәтҗан Хәмәдишин

(Әхмәт Дусайлы битеннән юнәлтелде)

Әхмәтҗан Хәмәдишин, Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин (псевдонимы Әхмәт Дусайлы, 1949 елның 20 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай2020 елның 16 июне, РФ, ТР, Мөслим районы, Салавыз-Мухан) — язучы, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1997 елдан). С. Сөләйманова исемендәге премия (2010), «Белем җәүһәрләре» халыкара интернет-проектлар бәйгесе лауреаты (2010). Татар язучылары турында мәгълүмат тупланган «Adiplar.belеm.ru» [1] порталын оештыручы.

Әхмәтҗан Хәмәдишин

Тугач бирелгән исеме: Әхмәтҗан Хәсән улы Гатин
Псевдонимнар: Әхмәт Дусайлы
Туу датасы: 20 август 1949(1949-08-20)
Туу урыны: ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Дусай
Үлем датасы: 16 июнь 2020(2020-06-16) (70 яшь)
Үлем урыны: РФ, ТР, Мөслим районы, Салавыз-Мухан
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: инженер-технолог; мөхәррир, нәшир
Иҗат итү еллары: 1992—х. в.
Юнәлеш: проза, лирика, публицистика
Жанр: повесть, хикәя, шигырь
Иҗат итү теле: татар теле
Дебют: «Аймыл» (1992, КамАЗ нәшрияты)
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2010)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү
Язмышыма:

Минем язмыш - үги ана кебек,
мине шундый итеп ярата:
елмая да ал чәчәкләр өзеп,
башка балаларга тарата.
Язмышымның саллы йодрыгы
дөмбәсли дә мине дөмбәсли.
Әллә инде ялгышлардан саклый,
туры юлдан гына йөрмәс, ди.
Юлларымны үзем сайламыйм шул,
Син бит, Язмыш, үзең йөртәсең.
абындыра - нигә йөгертәсең,
егылмасам - арттан төртәсең.
үзең тагын тартып торгызасың,
тагын төртеп егар өченгә...
Чыныктыруыңмы мине шулай,
сыныйсыңмы әллә көчемне?
Ниләр генә миңа күрсәтсәң дә,
карышырга сиңа җыенмыйм.
үҗәтләнеп һаман үрмәлимен,
егылып кабат торыр өчен мин.
Күпме генә мине кыйнасаң да,
ияләштем инде сиңа(рга).
Ходай миңа ике гомер бирсә,
килерсең бит кабат кыйнарга?
Әхмәт Дусайлы

1949 елның 20 августында Татарстан АССР Мөслим районы Дусай авылында туган. Әбисе Миңлеямал һәм бабасы Мөхәммәтҗан Гатиннар тәрбиясендә үсә. Дусайда башлангыч мәктәптә, 7 чакрымдагы Күбәк урта мәктәбендә укыганда Гатин фамилиясе белән йөри. Мөхәммәдишаны авылда Хәмәдиша карт дип йөрткәч, балалары да, онык-оныкчыклары Хәмәдишин фамилиясен йөртә.

Шәҗәрәсе: бабасы Мөхәммәдиша → Мөхәммәдишаның әтисе Дәүләтәша → аның әтисе Җиһанша → аның әтисе Япай «алпавыт» → аның әтисе Рәҗәп → аның әтисе Миңлегол.

Яшьтән үк хезмәт чыныгуы алып үсә: йөкчедән алып инженер-технологка кадәр күп һөнәрләр үзләштерә. 1980-еллар башында КамАЗда кыручы булып эшләгәндә беренче хикәясен яза. Иҗатында төп юнәлеш итеп проза жанрын сайлый. Беренче хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай районнары газеталарында, «Ялкын», «Казан утлары», «Аргамак», «Идел» журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) күмәк җыентыгында дөнья күрә. 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган «Аймыл» китабы басылган. «КамАЗ» АҖ «Нур» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли. Соңрак «Рәхмәт, мизгел» хикәяләр җыентыгы дөнья күрә.

1994 елда Яр Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета, 1995 елда әлеге газета каршында «Хәерле иртә» хосусый нәшрияты оештыра. Газетаның да, нәшриятның да җитәкчесе була. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары дөнья күргән. Чаллыда «Аргамак» журналы оешкач (1991), Айдар Хәлим аны басманың җаваплы сәркатибе итеп чакыра.

2001 елда Мөслим районының «Авыл утлары» газетасы редакциясенә компьютерлар кайткач, верстальщик итеп чакыралар һәм ул Чаллыдагы эшен, фатирын калдырып, туган ягына кайта. Соңгы вакытта Мөслим районы Салавыз-Мухан авылында яшәгән.

2020 елның 16 июнендә вафат. Мөслим районы Баек авылында җирләнә[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
  1. Ф. Н. Баһаутдинов. Без Мөслим балалары. К.: «Идел-Пресс», 2006 ел, 500-501нче бит. ISBN 5-85247-005-4

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү