Төп менюны ачу

Флүр Баһаутдинов, Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов (1958 елның 10 гыйнвары, ТАССР, Мөслим районы, Иске Вәрәш) — хокук белгече, 2004-2014 елларда Татарстан Республикасы Конституцион суды судьясы (2014 елдан отставкада), ТР прокуроры ярдәмчесе (2014 елдан), 1нче класслы судья (2013), юридик фәннәр докторы (2005), профессор, ТР ФА мөхбир-әгъзасы (2007), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1996 елдан). Русия юристлар берләшмәсе әгъзасы (2012). Татарстанның атказанган юристы (1997). Публицистика өлкәсендә Р. Төхфәтуллин исемендәге (1995), ТР фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт (2010) премияләре лауреаты.

Флүр Баһаутдинов
Ф.Н.Баһаутдинов.jpg
Тугач бирелгән исеме: Флүр Нуретдин улы Баһаутдинов
Туу датасы: 10 гыйнвар 1958(1958-01-10) (61 яшь)
Туу урыны: ТАССР, Мөслим районы, Иске Вәрәш
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: юрист, казый, язучы
Иҗат итү теле: татар, урыс
Премияләр: Р. Төхфәтуллин премиясе (1995)
ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2010)
Бүләкләр:
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Яшәү җире Карл Маркс урамы, Казан[1]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1958 елның 10 гыйнварында Татарстан АССР Мөслим районы Иске Вәрәш авылында биш балалы гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисе Нуретдин (?-1959) күмәк хуҗалыкта бригадир, әнисе Рауза күмәк хуҗалыкта эшләгән. Туган авылында башлангыч мәктәпне, Мөслим районы үзәгендәге урта мәктәпнең урыс классын алтын медальгә, «Хокук» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының юридик факультетын (1980) тәмамлаган.

Хезмәт юлыҮзгәртү

1979-1982 Татарстан АССР Кукмара, Минзәлә районнары прокуратураларында стажер, тикшерүче.

1982-1990 Татарстан АССР прокуратурасы өлкән тикшерүчесе, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче. ССРБ Прокуратурасының махсус бригадасы составында (Гдлян, Ивановлар белән бергә) Үзбәкстанда күләмле икътисади җинаятьләрне тикшерүдә катнаша[2].

1990-1996 Әлмәт шәһәре прокуроры.

19961997 Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары.

1997-2002 Казан шәһәре прокуроры.

2002-2004 Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәткәрләре департаменты җитәкчесе урынбасары, департамент җитәкчесе (2003-2004).

2004-2014 Татарстан Республикасы Конституция суды казые[3].

2014 елдан Татарстан Республикасы прокурорының хокукый мәгариф буенча урынбасары[4].

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Конституцион хокук, прокурор күзәтүе, җинаять хокукы һәм тикшерү процессы мәсьәләләре буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара. Йөздән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 6 монография һәм дәреслек, юридик вузлар студентлары һәм гамәли хезмәткәрләр өчен 9 уку һәм укыту-методик әсбабы авторы. Төп гыйльми хезмәтләре үзәк нәшриятларда һәм Мәскәү журналларында басылган. «Прокурорның өстәл китабы» (рус. Настольная книга прокурора, 2002, Мәскәү), «Русиядә җинаять эшләрен башкару» (рус. Уголовное судопроизводство России, 2004, КДУ) китапларының автордашы.

1996 елдан КДУның юридик факультетында укыта. 2005 елдан Социаль белем академиясенең (Казан социаль-юридик институты) җинаять хокукы һәм тикшерү процессы кафедрасы мөдире.

ИҗатыҮзгәртү

1985-1990 елларда Казан телевидениесендә «Кеше һәм закон» тапшыруын алып бара.

Тикшерүче буларак тупланган бай материалларга таянып язылган повестьлары, очерклары һәм хикәяләре («Наступление на зло», «Наступление на зло продолжается», «По закону 1934 года», «Короткая жизнь длинного рубля» һ.б.) сәләтле язучы итеп таныта. Мөслим районында туган якташлары турында китаплар («Наил Әюпов. Иҗат портретына штрихлар», «Моң бишегем Мөслим», «Без Мөслим балалары. Күренекле райондашларыбыз турында язмалар», «Зифа Басыйрова» һ.б.) язган.

КитапларыҮзгәртү

2005 елдан «Күренекле кешеләр тормышы» шәлкеме авторы.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү