Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге
- Шулай ук карагыз: Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе.
Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге (рус. Государственная премия Республики Татарстан в области науки и техники, ингл. Republic of Tatarstan State Award for Science and Technology) — Татарстан Республикасы дәүләт бүләге.
Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге | |
Нигезләнү датасы | 16 апрель 1993 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары |
Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге Викиҗыентыкта |
Татарстан Рәисе тарафыннан фән һәм техника өлкәсендә ачышларга, казанышларга ирешкән шәхесләр һәм иҗади коллективларга бирелә. 1993 елда булдырыла, 1994 елдан башлап ел саен тапшырыла. Бүләкләнүчеләр саны — 900 кеше (1.01.2021).[1]
Бүләкләнү нигезе
үзгәртүгуманитар, табигыять һәм техник фәннәр өлкәсендә ил һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге, социаль-икътисади һәм рухи үсешкә этәргеч булучы казанышларга ирешкән; ресурсларны янга калдыруга юнәлдерелгән, экологик чиста яңа технологияләр һәм техника, дөнья аналогларына тиң материаллар эшләгән һәм гамәлгә керткән; фән һәм техника казанышлары нигезендә аеруча зур җитештерү нәтиҗәләренә ирешкән, яңа продукция төрләре уйлап тапкан өчен.[1] «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе
|
Ияләре
үзгәртүТүбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты. Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт бүләге. «Tatarica» онлайн-энциклопедиясе. 2024 елның 20 июль тикшерелгән.