Дмитрий Таюрский

Дмитрий Альбертович Таюрский (1963 елның 23 ноябре, Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ) — совет һәм Россия галиме, физик, физика-математика фәннәре докторы (2001), профессор (2003). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2006). 2021 елның 23 декабреннән Казан университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Дмитрий Таюрский
Туган 23 ноябрь 1963(1963-11-23) (60 яшь)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре галим
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы (2001)
Гыйльми исем: профессор (2003)

 Дмитрий Таюрский Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Дмитрий Таюрский 1963 елның 23 ноябрендә Казанда туган[1]. Әти-әнисе — физик Альберт Георгиевич (1939 елда туган) һәм радиофизик Галина Васильевна (1940 елда туган), Казан университеты доцентлары[2].

1980 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика факультетына укырга керә, анда теоретик физика кафедрасында махсуслаша[3]. Университетны тәмамлаганнан соң, 1985 елдан 1988 елга кадәр шул ук кафедрада аспирантурада укый. 1989 елда Казан университетында «Түбән температураларда парамагнит кристалларда спин кинетикасы» темасына профессор Борис Кочелаев җитәкчелегендә диссертация яклый, физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[4].

1988 елда гомуми физика кафедрасына күчә, анда 1991 елга кадәр ассистент булып эшли. 1992 елда доцент исемен ала. 1996 елда — Алманиядә Байройт университетында чакырылган галим, 1997—1998 елларда Япониядә Канадзава университетында чакырылган лектор була. 2001 елда Е. К. Завойский исемендәге Казан физика-техник институтында профессор Мурат Таһиров җитәкчелегендә «Сыек 3Не һәм диэлектрик ванфлеков парамагнетикларының магнит бәйләнеше» темасына диссертация яклап, физика-математика фәннәре докторы дәрәҗәсен ала. 2003 елда профессор исемен ала[3].

2008—2010 елларда — Казан (Идел буе) федераль университетының физик факультетының укыту эшләре буенча декан урынбасары, 2010—2012 елларда — КФУ физика институтының белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары, 2012 елдан иИнститутның гомуми физика кафедрасы мөдире булып эшли. 2015 елда Рияз Минзарипов урынына, мәгариф эшчәнлеге буенча университет проректоры булып эшли[2]. Түбән һәм югары температураларда каты тән һәм квант сыеклыкларының магнетизмы, физика өлкәсендә конденсацияләнгән халәт һәм катлаулы системалар, нанофизика, тигез булмаган термодинамика мәсьәләре буенча эшләр авторы булып тора[5].

Илшат Гафуров заказлы үтерүгә карата шикләнеп, кулга алынганнан соң, 2021 елның 23 декабрендә Таюрский Казан университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнә[6].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

Шәхси тормыш үзгәртү

Өйләнгән, кызы бар. Инглиз һәм япон телләрен белә[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Таюрский Дмитрий Альбертович. Биография. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-23 архивланды.
  2. 2,0 2,1 В полку проректоров новое пополнение. Казанский университет (16 марта 2015). әлеге чыганактан 2021-12-23 архивланды.
  3. 3,0 3,1 Таюрский Дмитрий Альбертович. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-23 архивланды.
  4. Парамонова Н. Таюрский Дмитрий Альбертович // Казанский университет, 1804—2004: биобиблиографический словарь / гл. ред. Г. Н. Вульфсон. — Казань: Издательство Казанского университета, 2004. — Т. 3: 1905—2004 (Н — Я). — С. 380—381. — 767 с. — ISBN 5746406058.
  5. Таюрский Дмитрий Альбертович. Направления научной работы. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-23 архивланды.
  6. КФУга ректор вазифаларын башкаручы билгеләнде Татар-информ
  7. Указ Президента Республики Татарстан от 14 декабря 2006 г. № УП-552 «О присуждении Государственных премий Республики Татарстан 2006 года в области науки и техники». Газета «Республика Татарстан» (16 декабря 2006).
  8. Лауреаты и дипломанты конкурса Казанской молодежной премии им. Е. К. Завойского. Казанский университет. әлеге чыганактан 2021-12-23 архивланды.
  9. Указ Президента Республики Татарстан О присвоении почётного звания от 9 октября 2019 г. № УП-609 «Заслуженный деятель науки Республики Татарстан». Президент Республики Татарстан (9 октября 2019). әлеге чыганактан 2019-10-16 архивланды.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү