Япон теле
Япон теле (үзатамасы 日本語, ниһоңго) — японнарның теле, Япониянең де-факто[2] дәүләт теле. 140 миллионга якын кеше япон телендә ирекле аралаша, 125 млн кеше өчен исә ул туган тел (дөньяда 9 нчы урын).
Япон теле | |
Үзисем: |
日本語 |
---|---|
Илләр: | |
Рәсми халәт: | |
Күзәтүдә тора: |
юк, зур рольне Япония хөкүмәте уйный |
Сөйләшүчеләр саны: |
125 млн |
Дәрәҗә: |
9 |
Халәт: | |
Классификация | |
Төркем: |
??? |
Язу: | |
Тел кодлары | |
ГОСТ 7.75–97: |
япо 870 |
ISO 639-1: | |
ISO 639-2: | |
ISO 639-3: |
Башка телләр арасында япон теленең аналогы юк, иң якын булу сәбәпле аны Алтай телләренә кертәләр.
Япон теле — идеография һәм иҗек фонографиясен берләштергән оригиналь язулы агглютинатив тел.
Таралу җәгърафиясе
үзгәртүЯпонтеллеләрнең күпчелеге Япон архипелагында яши. Элек Япония яулаган җирләрдә дә япон теле кулланыла (Корея, Тайвань, Кытай өлеше). Төньяк һәм Көньяк Америкада япон эмигрантлары әлеге телдә аралаша. Шулай ук телне Азия һәм Океанлык мәктәпләрендә өйрәнәләр. Япон теле Палау дәүләтенең Ангаур штатында Палау теле (һәм бигрәк тә аның асаба диалекты) һәм Инглиз теле белән беррәттән рәсми тел булып тора.
Аниме дип аталган жанр тәэсирендә бөтен дөньяда япон теле зур популярлык яулады һәм актив рәвештә өйрәнелә.
Фонетика
үзгәртүСузыклар
үзгәртүЯпон телендә 5 сузык, һәркайсының кыска һәм озын төрләре бар. Шулай итеп, сузык озынлыгыннан 里 сато «авыл» 砂糖 сато̄ «шикәр».
Алгы | Урта | Арткы | |
---|---|---|---|
Югары | i(ː) | ɯ(ː) | |
Урта | e(ː) | o(ː) | |
Түбән | a(ː) |
Грамматика
үзгәртүМорфология
үзгәртүЯпон теле — агглютинатив синтетик номинатив тел.
Исем һәм алмашлык
үзгәртүГрамматик җенес категориясе юк, биологик җенес лексик чаралар ярдәмендә белдерелә.
-たち/だち -тати/дати кушымчалары ялганып җанлы (кеше, тәңре затларын билгели торган) исемнәр генә төрләнә. Җансыз нәрсәләр ничә булуына күп, аз кебек сүзләр, микъдар саннары яки контекст күрсәтә. Моннан тыш, кайбер сүзләр редуплкацияләнә ала. Шул очракта иероглиф артында 々 одоридзи билгесе куела: 人 һито «кеше» — 人々 һитобито «кешеләр» (одоридзи урынына иероглиф кабат язылуы (人人) сирәгрәк очрый; һ/б тарихи сәбәпләр өчен чиратлаша).
Япон телендә 10 килеш бар. Килеш кушымчалары күплек саны күрсәткечләре артыннан килеп ялгана.
Килеш | Сорау | Кушымча |
---|---|---|
Тематик баш килеш | кем? нәрсә? | -は -ва |
Рематик баш килеш | кем? нәрсә? | -が -га |
Иялек килеше | кемнең? нәрсәнең? | -の -но |
Юнәлеш-урын килеше | кая? кайда? кайчан? кемгә? | -に -ни |
Төшем килеше | кемне? нәрсәне? | -を -о |
Корал килеше | нәрсә кулланып? кайда? | -で -дэ |
Юнәлеш килеше | кая? кемгә? | -へ -э |
Уртаклык килеше | кем/нәрсә белән (бергә)? | -と -то |
Чыгыш килеше | кайдан? | -から -кара |
Чагыштыру килеше | кем/нәрсә белән чагыштырганда? | -より -ёри |
Чик килеше | кая / ни дәрәҗәгә кадәр? | -まで -мадэ |
Тематик һәм рематик баш килешләре аермасын түбәндәге мисал аңлата ала:
- 山田さんは日本人です ямада-сан-ва ниһондзин дэсу «Ямада әфәнде япон кешесе була» (мәс. «Ямада әфәнде кем була?» дип сораганда),
- 山田さんが日本人です ямада-сан-га ниһондзин дэсу «Ямада әфәнде япон кешесе була» (мәс. «Кеме япон кешесе була?» дип сораганда).
Аергыч иярчен җөмлә иясе һәркайчан が -га белән килә:
- あなたは上司が昨日送ったメッセージを読みましたか? аната-ва дзё̄си-га кино̄ окутта мэссэдзи-о ёмимасита ка? «Сез босс кичә җибәргән хатны укыгансызмы?»
Иялек килеше ярдәмендә шулай ук нисби аергычлар да ясала:
- 紙の本 ками-но һон «Кәгазь[дән ясалган] китап».
Моннан тыш, ул татар теленең -(да)гы кушымчасына туры килүе мөмкин:
- 崖の上のポニョ Гакэ-но уэ-но Понё «Кыя[ның] өстендәге Поньо»
Юнәлеш-урын килеше мәгънәсе башкарылган фигыле төреннән тора. Хәрәкәт фигыльләре белән кая, торыш фигыльләре белән кайда сорауларына җавап бирә:
- 学校に行く гакко̄-ни ику «мәктәпкә бару»,
- 学校にいる гакко̄-ни иру «мәктәптә булу».
Актив эш фигыльләре белән корал килеше кулланыла:
- 学校で書く гакко̄-дэ каку «мәктәптә язу».
Уртаклык килеше мәгънәсе еш кына һәм сүзенекенә туры килә: 光と風と夢 һикари-то кадзэ-то юмэ «Яктылык, җил һәм хыял».
Сыйфат
үзгәртүСыйфатларның өч төре бар: актив төрләнә торган предикатив, ярымпредикатив һәм предикатив булмаган сыйфатлар.
Предикатив сыйфатлар
үзгәртүПредикатив сыйфатлар җөмләдә копуласыз хәбәр булып тора ала. Һәрберсенең 5 нигезе бар.
Нигез | Исем | Кушымча |
---|---|---|
I | Хәбәр-аергыч нигезе | -い -и |
II | Сүз ясалышы нигезе | — |
III | Рәвеш-тезү нигезе | -く -ку |
IV | Шарт нигезе | -けれ -кэрэ |
V | Мөмкинлек нигезе | -かろう -каро̄ |
I нигез
үзгәртүI нигез формасындагы сыйфат аергыч һәм хәбәр буларак кулланыла:
- 面白い本 омосиро-и һон «кызыклы китап»,
- 本は面白い(です) һон-ва омосиро-и (дэсу) «Китап кызыклы (була)».
II нигез
үзгәртүII нигезгә -かった -катта кушымчасы ялганып, үткән заман формасы ясала, шул форма (I нигез кебек үк) аергыч та, хәбәр дә белдерә ала:
- 面白かった本 омосиро-катта һон «кызыклы булган китап»,
- 本は面白かった(です) һон-ва омосиро-катта (дэсу) «Китап кызыклы булган».
-さ -са кушымчасы ялганып абстракт исемнәр ясала:
- 面白さ омосиро-са «кызыклык».
III нигез
үзгәртүIII нигезгә -ない -на-и кушымчасы ялганып, инкяр формасы ясала; ない-форма үзе генә дә төрләнә торган предикатив сыйфат булып тора:
- 面白く омосиро-ку «кызык рәвештә, кызыксындырып»,
- 面白くない омосиро-ку-на-и «кызыксыз»,
- 面白くなかった омосиро-ку-на-катта «кызыксыз булган»,
- 面白くなく омосиро-ку-на-ку «кызыксыз рәвештә» һ.б.ш.лар.
IV нигез
үзгәртүIV нигез, -ば -ба кушымчасы белән килеп, шарт билгели:
- 本は面白ければ…… һон-ва омосиро-кэрэ-ба «Китап кызыклы булса…»
V нигез
үзгәртүV нигез мөмкинлек, чамалау төсмерен тапшыра:
- 本は面白かろう һон-ва омосиро-каро̄ «Бәлки, китап кызыклы булыр».
Ярымпредикатив сыйфатлар
үзгәртүЯрымпредикатив сыйфатлар хәбәр буларак копула белән килүе мәҗбүри. Аларның хәбәр, аергыч һәм хәл формалары бар. Хәбәр формасы кушымчасыз, аергыч һәм хәл кушымчалары — -な/の -на/но һәм -に -ни:
- この国は平和です коно куни-ва һэ̄ва дэсу «Бу ил тыныч була»,
- 平和な国 һэ̄ва-на куни «тыныч ил»,
- 平和に暮らす һэ̄ва-ни курасу «тыныч яшәү».
Предикатив булмаган сыйфатлар
үзгәртүПредикатив булмаган сыйфатлар хәбәр була алмый.
Фигыль
үзгәртүФигыль зат, сан белән төрләнми. Моңа карамастан, җөмлә иясе бик еш төшерелеп кала. Бу специфик япон этикетына бәйләнеше. Кайбер фигыльләр эшнең субъектын яки объектын турыдан-туры атамыйча белдерә. Мәсәлән, あげる агэру «бирү» сөйләшүче(ләр) әллә нәрсә башка кешегә бирсә, くれる курэру «бирү» әллә кем әллә нәрсә сөйләшүче(ләр)гә биргәндә әйтеләләр[3].
Япон телендә үткән һәм хәзерге-киләчәк заманнар бар.
Япон фигыльләр 2 төрләнешкә бүленә. 2нче төрләнешкә III нигезе -эру/иру'га тәмамланган фигыльләр, 1нчегә башка фигыльләр карый. Төрләнешләр аермасы I, II һәм V нигезләрен формалаштырудан гыйбарәт.
Нигез | I | II | III | IV | V |
---|---|---|---|---|---|
I төрләнеш | -(в)а | -и | -у | -э | о̄ |
II төрләнеш | — | — | -ру | -рэ | -ё̄ |
I төрләнештә соңгы сузыглар гына үзгәрә, II төрләнештә сузык алдындагы р югала яки үзгәрелә. Морфемалар чиге иҗек уртасында иң еш булуы сәбәпле, язуда төрләнеш түбәндәгечә күренә:
- I төр., «сөйләшү»: 話さ һана|с-а, 話し һана|с-и, 話す һана|с-у, 話せ һана|с-э, 話そう һана|с-о̄;
- II төр., «күрү»: 見 ми|
р-а, 見 ми|р-и, 見る ми|р-у, 見れ ми|р-э, 見よう ми|ё̄.
I нигездә а, у, о авазлары артыннан わ -ва килә:
- «елмаю»: 笑う вара-у — 笑わ вара-ва.
I нигез
үзгәртүI нигезгә -ない -на-и кушымчасы ялганып, инкяр формасы ясала. Ул сыйфатлар кебек төрләнә:
- 話さない һанас-а-на-и, «сөйләшми/сөйләшмәс», 話さなかった һанас-а-на-катта «сөйләшмәгән»;
- 見ない ми-на-и «күрми/күрмәс», 見なかった ми-на-катта «күрмәгән».
Бу формалар предикатив сыйфатлар кебек үк аергыч та, хәбәр дә була ала:
- 風は吹かない場所 кадзэ-ва фу|к-а-на-и басё «җил исмәс урын»,
- 吹かない風 фук-а-на-и кадзэ «исмәс җил»,
- 風は吹かない кадзэ-ва фук-а-на-и «җил исмәс».
- 風は吹かなかった場所 кадзэ-ва фук-а-на-катта басё «җил исмәгән урын»,
- 吹かなかった風 фук-а-на-катта кадзэ «исмәгән җил»,
- 風は吹かなかった кадзэ-ва фук-а-на-катта «җил исмәгән».
II нигез
үзгәртүII нигез формасына киләсе әдәплелек кушымчалары ялгана:
- -ます -масу (хәзерге-киләчәк заман),
- -ません -масэн (хәзерге-киләчәк заман инкяры),
- -ました -масита (үткән заман),
- -ませんでした -масэн-дэсита (үткән заман инкяры),
- -ましょう масё̄ (мөмкинлек-чакыру формасы):
- 分かりましょう вакар-и-масё̄ «Бәлки, ул аңлый»,
- お休みましょうか? ясум-и-масё̄ ка? «Ял итикме?».
Моннан тыш, II нигезгә теләкне белдерә торган -たい -та-и кушымчасы ялгана. Ул сыйфатлар кебек төрләнә:
- 眠りたければ…… нэмур-и-та-кэрэ-ба «йоклыйсы килсә…»,
- 眠りたくなかった人 нэмур-и-та-ку-на-катта һито «йокларга теләмәгән кеше».
Бу нигез ярдәмендә кушма фигыльләр ясала:
- 飛び込もう тоб-и ком-о̄ «очып керик».
III нигез
үзгәртүIII нигез — фигыльнең сүзлек формасы. Ул хәзерге-киләчәк заманны белдерә һәм аергыч та, хәбәр дә була ала:
- 吹く風 фук-у кадзэ «исәр җил»,
- 風が吹く場所 кадзэ-га фук-у басё «җил исәр урын»,
- 風は吹く кадзэ-ва фук-у «җил исәр».
IV нигез
үзгәртүIV нигез боерык фигыль формасы; -ば ба кушымчасы белән шарт формасы була.
V нигез
үзгәртүV нигез мөмкинлек яки чакыруны белдерә:
- 家へ帰ろう иэ-э каэр-о̄ «Өйгә кайтыйк»,
- 彼らは日本語で話そう карэ-ва ниһоңго-дэ һанас-о̄ «Бәлки, ул японча сөйләшәр».
Синтаксис
үзгәртүАергыч һәркайчан аерылмыш алдыннан, иярчен җөмлә һәркайчан баш җөмлә алдыннан киләләр.
Шивәләр (диалектлар)
үзгәртүЯпониянең җәгърафи үзенчәләкләр сәбәпле япон теленең дистәләп шивәсе бар. Алар сүзлек составы, морфология, кайбер очракларда сөйләм буенча аерыла. Иң киң таралган диалектлар арасында каңсай-бең (関西弁), тоһоку-бең (東北弁) һәм каңто-бең (関東弁) кебек диалектларны атап була.
Һәр япон стандарт япон телен белә, ләкин ерак диалектлар вәкилләре бер-берсен аңламаска мөмкин.
Язу
үзгәртүЯпон телендә патшазадә Сётоку Тайси реформаларыннан соң Кытай теленнән иероглифлар кулланыла. Озак вакыт эчендә бары тик бер иероглиф өстәлгән булган. Шулай ук сүзгә өстәлгән кушымчаларны, бәйлекләрне, һ.б. күрсәтү өчен хирагана иҗек әлифбасы кулланыла (бер билге ахыргы "н" иҗек булып тормый). Гомумән, әле иероглифларны үзләштермәгән шәхес иероглифлар урынына хирагана белән язып куярга мөмкин. Хирагана шулай ук хатын-кыз язуы дип атала, чөнки еш хатын-кызларның укырга вакытлары азрак булып алар бары тик хирагананы үзләштергәннәр. Чит телләрдән кергән сүзләр һәм исемнәр өчен катакана иҗек әлифбасы кулланыла. Япон теленең катакана язуы Япон телендә кулланылып, шулай ук Рюкю, Айну, Тайвань Хоккиен теле өчен кулланыла һәм Палау теле өчен элек кулланылган булган.
Шулай ук карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртүӘдәбият
үзгәртү- Судо М.М. Японский язык. Грамматика для начинающих. Учебное пособие. М.: Издательский дом ВКН, 2021. 128 стр. ISBN 978-5-78731479-3.