Австралия

Океанияда урнашкан дәүләт
(Аустралия битеннән юнәлтелде)

Австралия (Австралия[10], ингл. Australia, лат. australis — «көньяк») — Көньяк ярымшарында, Австралия кыйтгасында, Тасманиядә һәм башка утрауларда урнашкан дәүләт. Рәсми атамасы Австралия Берлеге (ингл. Commonwealth of Australia). Мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Бөтен кыйтганы алып торучы дөньяда бердәнбер ил.

Австралия
Байрак
Илтамга
Шигарь There's NOTHING like Australia Edit this on Wikidata
Башкала Канберра
Халык саны 26 473 055 (31 март 2023, халык санын бәяләү) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 гыйнвар 1901 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+10:00
География
Мәйдан 7,692,024 км²
Координатлар 25°S 133°E Edit this on Wikidata
Озынлык 3860 километр Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Карта
Икътисад
ТЭП 1 675 419 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Аустралия дуллыры
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.74 (2021)[2]
КПҮИ 0.951 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 82.5 ел (2016)[4]
Пинсә яше 67 яшь
Джини коэффициенты 32.4 (2020)
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6][7]
Телефон коды +61[8]
ISO 3166-1 коды AU[9]
ХОК коды AUS
Интернет домены .au


Австралиянең төньягында Көнчыгыш Тимор, Индонезия һәм Папуа — Яңа Гвинея; төньяк-көнчыгышта – Вануату, Яңа Каледония һәм Соломон утраулары, көньяк-көнчыгышта — Яңа Зеландия илләре урнашкан. Австралия башкаласы — Канберра шәһәре. Халыкның саны 21 миллион кешедән артык. Иң зур шәһәрләре: Сидней, Мельбурн.

География үзгәртү

Географик урнашу үзгәртү

 
Австралия космостан

Австралия Берлеге Көньяк ярымшарында урнашкан дәүләт. Мәйданы – 7 686 850 км². Россия, Канада, Кытай, АКШ һәм Бразилия илләреннән соң мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Дәүләт эченә Австралия кыйтгасы, Тасмания утравы (мәйданы 7 659 861 км²), Килинг утраулар төркеме (мәйдан 14 км²), Christmas утравы (135 км²), Ашмор һәм Картье утраулары (2 км²), Корал диңгезе утраулары (780 мең км²), Херд һәм Макдоналд утраулары (370 км²), Норфолк утравы (35 км²), Австралиянең антарктика территориясе(6,1 млн км²) керәләр.

Австралиянең төньяк һәм көнчыгыш ярларын Тын океан диңгезләре юа. Ул Арафур, Корал, Тасман, Тимор диңгезләре. Көньяк һәм көнбатыш ярларын исә Һинд океаны юа.

Австралия – бик зур дәүләт. Көнчыгыштан көнбатышка ул 4000 километрга сузыла, ә көньяктан төньякка 3700 кмга. Кыйтга чикләре: төньяк: Йорк (10°), көньяк: Саут-Ист-Кейп (39°), көнбатыш: Стип-Пойнт (114°), көнчыгыш: Байрон (154°).

Рельеф үзгәртү

Кыйтганың күпчелеген чүлләр һәм кырлар тәшкил итә. Чүлләр арасында иң мәшһүрләре: Зур Ком чүле, Зур Виктория чүле. Кыйтганың көнчыгышында кечкенә таулар урнашкан – Зур Суаергыч сырты (максимум биеклеге көнькта Косцюшко тавы, 2228 м; Таунсенд, 2209 м). Австралия – дөньяда вулканнар булмаган бердәнбер кыйтга.

Австралия кыйтгасының иң түбән ноктасы – Эйр күле (-20 м), аның мәйданы якынча 15000 км². Косцюшко тавы – Австралия кыйтгасының иң югары ноктасы.

Файдалы казылмалар үзгәртү

Илнең иң мөһим байлыгы – минераль ресурслар. Бокситлар запасы буенча дәүләт дөньяда беренче урында тора (40%). Уран запаслары буенча Австралия бары тик Канададан гына кала.

Климат үзгәртү

Австралия – бик эссе ил. Төньякта климат субэкваториаль һәм муссонлы, урта җирләрдә тропик, ә көньякта исә климат субтропик.

Гидрология үзгәртү

Флора һәм фауна үзгәртү

Австралияне ачу һәм тикшеренү тарихы. үзгәртү

Европалылар Австралияне кеше яши торган кыйтгалардан сонрак ачканнар. Европадан ераклыгы һәм аерымлыгы аны ачуга тоткарлык ясаган. Борынгы галимнәр үк инде Көньяк тропиктан көньякка таба җир бар дигэн фикердә булганнар. Бу җирне голландлылар ачканнар. XVII гасырның беренче яртысында инде аларга кыйтганың бөтен төньяк, көнбатыш һэм көньяк-көнбатыш яр буйлары билгеле була. Голландия диңгез сәяхәтчесе Абель Тасманның экспедициясе Австралияне өйрәнүдә зур әһәмияткә ия. Ул кыйтганың төньяк һәм төньяк–көнбатыш ярларын тикшерә һәм 1642 елда утрауны ача. Соңыннан бу утрау аның исеме белән Тасмания дип йөртелә башлый.

Австралиянең көнчыгыш яр буйларын XVIII гасырның икенче яртысында Англиянең күренекле диңгез сәяхәтчесе һәм тикшеренүчесе Джеймс Кук ачкан. Кукның тикшеренүләре нәтиҗәсендә зур көн як материгы турында риваять турысынча кире кагыла һәм Австралиянең мөстәкыйл кыйтга булуы исбатлана (элек аны билгесез Антарктида материгы дип уйлаганнар).

XVIII гасыр ахырыннан Австралияне үзләштерү башлана. Англия хөкүмәте башта анда җинаятьчеләрне сөрә. Материкның көньяк–көнчыгышында, каторжаннар коллониясе буларак, Сидней шәһәре барлыкка килэ. Австралиядә терлек үрчетү өчен файдаланырга мөмкин булган яхшы көтүлекләр европаларның игътибарын җәлеп итә. Шуңа күрә кыйтганың эчкәреге районнарын өйрәнү Европадан күчеп килүчеләрнең терлекләре өчен көтүлекләр һәм су эзләүдән башлана. XIX гасыр урталарында, бик бай алтын ятмалары ачылу белән бәйле рәвештә, Австралиягә “бәхет эзләучеләр” агыла. Англия бөтен кыйтганы үзенең коллониясе дип игълан итә.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 
Австралия харитасы. 1 – Федераль башкала территориясе, 2 – Яңа Көньяк Велс, 3 – Виктория, 4 – Квинсленд, 5 – Көньяк Австралия, 6 – Көнбатыш Австралия, 7 – Тасмания, 8 – Төньяк территория

Австралия алты штаттан, ике кыйтга территориясеннән һәм башка кечкенә территорияләрдән тора. Штатлар: Виктория (VIC), Көнбатыш Австралия (WA), Квинсленд (QLD), Яңа Көнъяк Велс (NSW), Тасмания (TAS) һәм Көнъяк Австралия (SA). Ике мөһим кыйтга территорияләре: Төньяк территориясе һәм Федераль башкала территориясе. Иминлек, мәгариф, җәмгыять транспорты, юллар, мәхкәмә һәм урын идәрәсе кебек сораулар штатлар компетенциясендә.

Һәр штат территориясендә үз канун чыгару органнары бар.

Халык үзгәртү

2007 елның 1 июлендә Австралия халкының саны 20 001 546 кеше.

Австралия халкының күпчелеге – XIX һәм XX гасырлар иммигрантлары балалары, аларның күбесе Бөекбритания һәм Ирландиядән килгәннәр. 1788 елда Австралиянең көнчыгыш ягында беренче сөргеннәр төркеме утырды. Алар төзегән Порт-Джэксон порты киләчәктә Сидней исемен йөртәчәк. Үз теләкләре белән килгән иммигрантлар монда бары тик 1820 елларда килә башлаганнар.

Австралиядә алтын тапканнан соң монда бик күп кеше юл тота. 1851-1861 еллар эчендә Австралия халкының саны өч тапкыр арта һәм 1 миллионны узып китә.

1839 елдан 1900 елга кадәр Австралиягә 18 меңгә якын алманнар килә. 1890 елга алар сан буенча кыйтганың икенче милләте булалар.

1900 елда Австралия колонияләре федерациягә берләшәләр. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң халыкның саны ике таркыр арта. 2001 елда халыкның 27%-ы чит илләрдә туган кешеләр. Алар арасында иң зур милләтләр: инглизләр һәм ирландиялеләр, новозеландиялеләр, итальянлар, греклар, нидерландлылар, алманнар, югославлар, вьетнамлар вә кытайлар.

Австралиянең иң зур шәһәре — Сидней, Яңа Көньяк Велс штатының башкаласы.

Тел үзгәртү

Рәсми тел – инглиз теле.

Австралия диалекты страйн дип атала (ингл. strine). Ул күбрәк Британия инглиз теленә охшаган (British english).

2001нче елгы мәгълүматларга караганда, инглиз телендә Австралия халкының 80%-ы сөйләшә. 2.1% – кытайча, 1.9% – итальянча, 1.4% – грекча аралаша. Беренче Европалылар килгәндә, Австралия аборигенларының якынча 200-300 тел булган. Хәзер аборигеннарның якынча 70 теле сакланып калган. Асаба Австралия телләренең язулары мөгаен һәрберсе латин әлифбасына нигезләнгән.

Дин үзгәртү

Австралиядә дәүләт дине юк. 2006 елның мәгълүматлары буенча, Австралия халкының 64%-ы үзен христиан булып саный. 19% – Мин динсез дип әйтте. Тиз үсә торган диннәр арасында Буддизм, Индуизм һәм Ислам.

Сәясәт үзгәртү

 
Австралия әләме

Австралия – Берлеккә кергән ил. Бу Австралиянең Вестминстер статутын кабул иткәнен аңлата. Бу статус буенча, рәсми рәвештә дәүләтнең башлыгы – Бөекбритания патшасы, ләкин шул ук вакытта Австралия тулысынча бәйсез дәүләт дип санала.

 
Австралия генерал-губернаторы резиденциясе

1953 елдан башлап, Австралиянең башлыгы – Бөекбритания патшасы Елизавета Икенче. Патша генерал-губернаторны сайлый, ә генерал-губернатор вәкил ролен уйный. Ул бары тик конституцион кризис вакытларында Австралиянең эчке проблемаларына кысыла ала.

Австралия җитәкчелеге 3 төркемгә бүленә:

1999 елда Австралиядә дәүләтне җөмһүрият формасына әйләндерү турында референдум үткәрелде. Референдум нәтиҗәләре буенча җөмһүрият өчен 45,13 % тавыш бирде. Шул ук вакытта сораштырулар буенча бары тик 34 % Австралиянең башлыгы Бөекбритания патшасы булырга тиеш дип уйлый. 52 % киләсе патшаның Принц Чарльз булуын теләми. Кайбер сәясәтчеләр Елизавета Австралиянең соңгы патшасы булачак дип фаразлыйлар.

Парламент үзгәртү

 
Канберрадагы яңа парламент бинасы.

Австралиядә икепулатлы федераль парламент бар. Югары пулат Сенат дип атала ( 76 сенатор), ә аскы пулат исә Вәкилләр пулаты дип атала (150 депутат). Парламентка шулай ук Бөекбритания патшасы керә. Аның вәкиле – генерал-губернатор.

Аскы пулат депутатлары бермандатлы округлардан сайланалар. Депутатлар 3 елга мажориталь сайлау системасы буенча сайланалар. Һәр штатның иң азы 5 депутат булырга тиеш.

Сенатка һәр штаттан 6 сенатор җибәрелә, һәр территориядән – 2 сенатор. Сенатка сайлаулар партияләр списоклары буенча уза. Һәр сенатор 6 елга сайлана. Һәр 3 ел Сенатның яртысы яңадан сайлана.

Хөкүмәт аскы пулат депутатлардан формалаша. Фирка башлыгы автоматик рәвештә премьер-министр була.

Төп сәяси фиркаләр үзгәртү

Австралиянең төп фиркаләре – Лейбористлар фиркасе (Australian Labor Party)(1891нчы елда барлыкка килде), Либераллар фиркасе (Liberal Party of Australia) (1944) һәм Милли партия (National Party of Australia) (1916).

2007нче елда узган аскы пулат сайлауларында күпчелекне лейбористлар алдылар. Алар шулай ук барлык штатларда һәм территорияләрдә күпчелекне тәшкил итәләр. 1996 елдан башлап 2007нче елга кадәр парламентта күпчелекне Либераллар һәм Милли партияләре коалициясе тәшкил иткән.

Тышкы сәясәт үзгәртү

Соңгы елларда Австралиянең АКШ һәм Яңа Зеландия белән мөнәсәбәтләр United States Security Treaty оешмасы аркылы, Көньяк-көнчыгыш Азия белән АСЕАН оешмасы аркылы, ә Океания илләре белән Тыныч океан утраулары форумы аркылы яхшыра.

Күп кенә бәхәсләр Көнчыгыш Тимор белән булды. Сорау Тимор диңгезендәге газ һәм нефть турында булды. 2006нчы елда Австралия вә Көнчыгыш Тимор барлык файдалы казылмалар 50:50 схемасы буенча бүленер дигән фикердә калдылар.

Тарих үзгәртү

 
Джеймс Кук Австралиянең ярларын Endeavour корабында гизгән. Бу копия 1988елда Австралиянең 200еллыгына төзелде
  • Беренче кешеләр Австралиягә 42−48мең ел элек килделәр. Бу Австралия аборигеннарның бабалары. Алар монда хәзерге Көньяк-Көнчыгыш Азиядән килделәр.
  • 1606нчы ел – Австралияне голландияле капитан Вилл Янц тапты. Голландияләр Австралияне үз хариталарына Яңа Голландия итеп яздылар.
  • 1770нче елда Джеймс Кук (ингл. James Cook) Австралиянең көнчыгыш ягын ачты. Ул аны Яңа Көньяк Велс (англ. New South Wales) дип атады һәм аны Бөекбритания территориясе буларак игълан итте.

Америкадагы колонияләрен югалткач, Бөекбритания Австралиядә сергеннәр колониясен ача. Эре шәһәрләрнең күбесе (Сидней, Порт Филипп, Брисбен) башта колония буларак нигезләнгән. 1828нче елның халык җанисәбе буенча Яңа Көньяк Велс халыкның яртысы сергеннәр булдылар. Ләкин Австралиягә бары тик кечкенә җинәятләр өчен җибәргәннәр.

1788нче елның 26 гыйнварында капитан Артур Филип Яңа Көньяк Велс дип исемләнгән Британия колониясенә нигез салына. Бу көнне Бөекбритания флоты адмиралы Артур Филипп 11 җилкәнле корабтан, 1487 кешедән торган флот белән Порт-Джексон култыгына килеп төшә. Филипп бу урынны эчке эшләр министры Томаш Тауншенд, 1нче виконт (графлык белән баронлык арасындагы титул) Сидни исеме белән “Сидней-Ков” дип атый. Шушы хөрмәттән Австралиянең башкаласы Сидней дип йөртелә башлый. Шулай итеп, ул чакта Яңа Голландия дип йөртелгән Австралия Бөек Британия колониясенә әверелә. Хәзерге вакытта 26 гыйнварь милли бәйрәм – Австралия көне булып тора.[11]

Тасмания утравына инглизләр 1803нче елда киләләр. Аерым колония буларак ул инде 1825нче елда булды. 1829нче елда Бөекбритания үзенә башка Австралия җирләрен буйсындырды (Көнбатыш Австралияне). 1836нче елда Көньяк Австралиядә, 1851нче елда Викториядә, ә 1859нче елда исә Квинслендта колонияләр ачылды. Төньяк территориясендә колония 1863нче елда нигезләнде.

 
Порт-Артур (Тасмания) Австралиядә иң зур серген колониясе булды.

Әкрен генә 1840 елдан 1868 елга кадәр Бөекбритания Австралиягә кешеләрне җибәрерүдән туктый. 1850нче еллардан «Алтын чир» сәбәпле Австралиягә азат кешеләрнең зур миграцияләре башлана. 1854 елда алтын эзләүчеләрнең зур протестлар була, чөнки хөкүмәт алтын эзләр өчен лицензия сатып алырга куша.

Аборигеннар саны (колонизация башында – 350 мең тирәсе) киләсе 150 ел тиз тешә. Моның сәбәбе шунда: аларны көчләп икенче урыннарга куганнар. 1967 елның референдумы аборигеннарга гражданлык хокукларын биргән. Австралия Югары мәхкәмәсе карары буенча колонизация вакытында җиргә аборигеннар хокуклы булганнар дип игълан ителгән.

19нчы гасырның икенче яртысында Британия колонияләрендә автономияләр таләбе арта. 1855 елдан башлап 1890 елга кадәр Бөекбританиянең алты колониясе үзидәрәлелек хокукын алдылар. 1901нче елның 1 гыйнварында доминион хокукында Австралия федерациясе төзелде.

1902нче елда Австралия дөньяда беренче булып хатын-кызлар өчен сайлау хокукын кертә.

1901нче елдан 1927нче елга кадәр Австралиянең башкалы булып Мельбурн шәһәре булды. 1911нче елда башкала урыны буларак Австралия башкала территориясе төзелде.

Австралия үз теләге белән Беренче бөтендөнья сугышында катнашты.

1931нче елда кабул ителгән Вестминстер статусы буенча (1942нчы елда раслынды) Австралия белән Бөекбритания арасында бердәнбер конституцион мөнәсәбәт – Бөекбритания патшасы.

Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Австралия Бөекбританига ярдәм өчен хәрби көч җибәрәләр. Соңарак сугыш Австралия янында да башлана. Пөрл-Һарбор хөҗүмнән соң сугыш Япония белән дә башлана.

1986нчы елда Британия парламенты кануннарының Австралия штатлары кануннары һәм Британия мәхкәмәсе эстенлеге бетә.

1999нче елда Австралиялеләр референдумда илне җөмһүрияткә күчерү проектын хупламыйлар.

Дәүләт һимны үзгәртү

[1]

Мәдәният үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Музыка үзгәртү

Австралиядә бөтен дөнья татарларына мәшһүр булган җырчы Зөлфия Камалова яши.

Театр үзгәртү

 
Сиднейда урнашкан мәшһүр опера театры

Беренче тапкыр Австралиядә театр 1780нче елларда күрсәтелде.

Кино үзгәртү

Австралиянең иң мәшһүр актерлары арасында Николь Кидман, Мел Гибсон, Рассел Кроу, Кейт Бланшетт, Хит Леджер, Наоми Уоттс бар. Шулай ук Хью Джекман исемле актер һәм продюсер Австралиядә туган.

Цирк үзгәртү

Европа илләренең күбесендә кебек Австралиядә цирк өчен махсус бина юк. Цирклар шәһәрдән шәһәргә сәяхәт итәләр. Австралиядә иң популяр цирк төркемнәре:

Мәгариф үзгәртү

[[File:JCMSR.jpg|thumb|left|Биш Австралия университеты дөнья рейтингларында топ 50-гә кергән, шуларга Австралия Милли Университеты (19-ынчы урын). Бөтен Австралиядә мәктәпкә йөрү яки өйдә уку өчен теркәлү мәҗбүри. Мәгариф шәхси штатлар яки территорияләр карамагында. Төрле штатларда кагыйдәләр төрле, ләкин гомумән алганда балалар мәктәпкә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр йөри.

Икътисад үзгәртү

Бәйрәмнәр үзгәртү

  • Австралия көне — 26 гыйнварь.
  • Хезмәт көне — октябрь аеның беренче дүшәмбесе.
  • Ана көне — май айның икенче якшәмбесе.

Австралия татарлары үзгәртү

 

Австралия татар диаспорасына 500гә якын кеше керә. 100гә якын татар гаиләләре Австралиянең төрле шәһәрләрендә яши, күбесе Әделайд шәһәрендә, 50 кешегә якын Сиднейда һәм 30 кешегә якын Мельбурнда яши.

Беренче булып Abdul Ganivahoff Австралиянең Мельбурн шәһәренә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында 1916 елда килә.

Бүгенге көндә Австралиядә ике татар оешмасы эшли. 1984 елда Әделайд шәһәрендә яшәгән Сәгыйть (1917-2018)[12] һәм Ләйлә Садри Көньяк Австралия Татар оешмасын оештырганнар.

Кызыклы фактлар үзгәртү

Шулай ук боларны кара үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  6. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  7. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  8. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  9. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  10. https://yandex.ru/search/?text=Австралия&lr=43&clid=2299246&win=305&lang=tt
  11. 26 гыйнвар. Көньяк ярымшардагы оҗмах(үле сылтама)
  12. Австралия татар җәмгыятенә нигез салучы Сәгыйть Садри вафат. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, 02.01.2018, archived from the original on 2018-01-04, retrieved 2018-01-02 

Сылтамалар үзгәртү