Николь Кидман

Австралия һәм АКШ кино актрисасы, продюсер. Австралиянең Оскар премиясенә лаек булган беренче кино актрисаларының берсе

Николь Кидман, Нико́ль Мэ́ри Ки́дман (ингл. Nicole Mary Kidman, 1967 елның 20 июне, АКШ, Гавайлар, Һонолулу) — Австралия һәм АКШ кино актрисасы, продюсер. Австралиянең Оскар премиясенә лаек булган беренче кино актрисаларының берсе.

Николь Кидман
Туган телдә исем ингл. Nicole Mary Kidman
Туган 20 июнь 1967(1967-06-20) (56 яшь)
АКШ, Гавайлар, Һонолулу
Милләт инглиз
Ватандашлыгы Австралия Австралия
АКШ АКШ
Әлма-матер Төньяк Сидней кызлар югары мәктәбе[d]
Һөнәре актриса
Эш бирүче ЮНИСЕФ[d]
Җефет Кит Урбан[d]
Балалар Sunday Urban[d], Faith Urban[d] һәм Коннор Круз[d]
Ата-ана
Кардәшләр Антония Кидман[d]
Бүләк һәм премияләре «Оскар» премиясе (2003)
Эмми премиясе, 2017«Эмми» премиясе (2017)
«Алтын глобус» премиясе
Сайт http://nicolekidmanofficial.com/

 Николь Кидман Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Николь Кидман, 2004
 
Том Круз, беренче ире, 1989

1967 елның 20 июнендә АКШның Гавайлар штаты башкаласы Һонолулу шәһәрендә туган. 1971 елда (чыгышлары белән ирланд һәм шотланд булган) әти-әнисе белән Гавайлардан үз ватаннарына — Австралиягә кайта. Кече яшьтән балет белән шөгыльләнә. Австралиянең Яшьләр театрында, соңрак Филипп Стрит театрында чыгыш ясый.

Беренче мәртәбә экранга 15 яшендә «Урмандагы Раштуа» фильмына ясалган ремейкта чыга. 1980 елларда төшкән «BMX Bandits» (тат. Велосипедка атланган бандитлар, режиссер Брайан Тренчард-Смит, 1983) картинасындагы Җуди роле, «Watch the Shadows Dance» (тат. Биюче күләгәләр төне, 1987) фильмы, «Windrider» (тат. Җилне буйсындырган, режиссер Винсент Монтон, 1986) мелодрамасындагы Җейд роле аңа танылу китерә.

«Bangkok Hilton» (тат. Баңкок Һилтон) һәм «Dead Calm» (тат. Үле штиль) фильмнарында уйнау аны бөтен дөньяга атаклы актриса итеп таныта.

2003 елда уйнаган «The Hours» (тат. Сәгать) фильмындагы Вирджиния Вулф роле өчен Оскар премиясенә лаек була.

Фильмография үзгәртү

  • 1983 — Велосипедка атланган бандитлар — BMX Bandits — Җуди
  • 1983 — Урмандагы раштуа — Bush Christmas — Элен
  • 1985 — Үтә күренмәле дөнья — Wills & Burke — Җулия Мэтьюс
  • 1986 — Җилне буйсындырган — Windrider — Җейд
  • 1987 — Биюче күләгәләр төне — Watch The Shadows Dance (Nightmaster) — Эми Гэбриэл
  • 1987 — Кечкенә өлеш — The Bit Part — Мэри
  • 1988 — Зөбәрҗәт шәһәр — Emerald City — Һелен
  • 1989 — Үле штиль — Dead Calm — Рэй Ингрэм
  • 1990 — Күк күкрәү көннәре — Days of Thunder — табиб Клэр Левицки
  • 1991 — Флирт — Flirting — Никола Рэдклифф
  • 1991 — Билли Батгейт — Billy Bathgate — Дрю Престон
  • 1992 — Ерак-еракта — Far and Away — Шэннон Кристи
  • 1993 — Барысына да әзер — Malice — Трэйси Кеннсингер
  • 1993 — Минем тормыш — My Life — Гэйл Җоунз
  • 1995 — Нәрсә өчен үләргә мөмкин — To Die for — Сюзан Стоун Маретто
  • 1995 — Бэтмен яшәсен — Batman Forever — табиб Чэйз Меридиэн
  • 1996 — Леди портреты — The Portrait of a Lady — Изабель Арчер
  • 1996 — Лидер — The Leading Man — актриса
  • 1997 — Тынычлык урнаштыручы — The Peacemaker — табиб Җулия Келли
  • 1998 — Гамәли магия — Practical Magic — Җиллиан Оуэнс
  • 1999 — Ачык ябык күзләр белән — Eyes Wide Shut — Элис Һэрфорд
  • 2001 — Мулен Руж! — Moulin Rouge! — Сатин
  • 2001 — Башкалар — The Others — Грейс Стюарт
  • 2001 — Бүген туган — Birthday Girl — Надя / Софи
  • 2001 — Шом бүлмәсе — Panic Room
  • 2002 — Сәгать — The Hours — Вирджиния Вулф
  • 2003 — Догвилль — Dogville — Грэйс Маргарет Маллиган
  • 2003 — Тапланган репутация — The Human Stain — Фауни Фарли
  • 2003 — Салкын тау — Cold Mountain — Ада Монро
  • 2004 — Степфорд хатыннары — The Stepford Wives — Җоанна Эберһарт
  • 2004 — Туу — Birt — Анна
  • 2005 — Тәрҗемәче — The Interpreter — Сильвия Брум
  • 2005 — Сихерче — Bewitched — Изабель Бигелоу
  • 2006 — Тире — Fur — Диана Арбус
  • 2006 — Яхшы чакта, ычкын — Happy Feet — Норма Җин
  • 2007 — Бәреп керү — The Invasion — Кэрол Беннелл
  • 2007 — Марго туйда — Margot at the Wedding — Марго Зеллер
  • 2007 — Алтын компас — His Dark Materials: The Golden Compass — Мариса Колтер
  • 2008 — Австралия — Australia — леди Сара Эшли
  • 2009 — Тугыз — Nine — Клаудия Нарди
  • 2010 — Кролик өне — Rabbit Hole — Бекка Корбетт
  • 2011 — Хатыным булып кылан — Just Go with It — Девлин Адамс
  • 2011 — Ялган артында нәрсә — Trespass — Сара Миллер
  • 2012 — Газетачы — The Paperboy — Шарлотта Блесс
  • 2013 — Бозык уеннар — Stoker — Эвелин Стокер
  • 2013 — Үч — The Railway Man — Патриция «Пэтти» Ломакс
  • 2013 — Монако шаһбикәсе — Grace Of Monaco — Грейс Келли
  • 2014 — Мин йоклаганчы — Before I Go to Sleep — Кристин Лукас
  • 2014 — Паддингтон маҗаралары — Paddington — Миллисент
  • 2015 — Чүл кыйралбикәсе — Queen of the Desert — Гертруда Белл
  • 2015 — Алар өчен сер — The Secret In Their Eyes — Ирен
  • 2015 — Ят ил — Strangerland — Кэтрин Паркер
  • 2015 — Фэнг гаиләсе — The Family Fang — Энни Фэнг
  • 2016 — Даһи — Genius — Энни Бернштайн

Гаилә хәле үзгәртү

  • Беренче ире (1989 - 2001 елларда) — киноактер Том Круз (1962). Тәрбиягә ике бала алганнар: кызлары Изабелла, уллары Коннор.
  • Икенче ире (2006 елдан) — гитарачы, җырчы Кит Урбан (1967). Балалары: кызлары Сандэй-Роуз, Фэйт Маргарет.

Әдәбият үзгәртү

  1. Июньдә кабынган йолдызлар. Николь Кидман. «Сөембикә», 2017 ел, июнь, 63нче бит.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү