Мельбурн
Ме́льбурн (ингл. Melbourne /ˈmɛlbə(r)n/, шулай ук [ˈmælbən, —bn̩]) — зурлыгы буенча Австралиянең икенче шәһәре, Виктория штаты үзәге.
Мельбурн | |
---|---|
![]() | |
Ил | Австралия |
Штат | Виктория |
Координатлар | 37°48'51"S, 144°57'47"E |
Нигезләнгән | 1835 |
Мәйдан | 8806 км² |
Климат | уртача |
Халык саны | 3 806 092 кеше |
Халык тыгызлыгы | 432 кеше/км² |
Телефон коды | 0370, 0371, 0372, 0374, 0376, 0377, 0378, 0379, 0383, 0385, 0386, 0390, 0391, 0392, 0393, 0394, 0395, 0396, 0398, 0399 |
Рәсми сайт | melbourne.vic.gov.au/ |
Кардәш шәһәрләр | Милан[1] |
Шәһәр илнең мәдәни, икътисадый, сәнәгый мәркәзләренең берсе. Мельбурнны шулай ук дәүләтнең «мәдәни һәм спорт башкаласы» дип атыйлар. Шулай ук шәһәр архитектура үзенчәлекләре белән мәшһүр.
2015 елда чыккан Economist Intelligence Unit (EIU) тикшеренү төркеме дөньяда яшәү өчен иң уңайлы шәһәрләр исемлегендә беренче урынга Мельбурнны куйды. Беренчелекне шәһәр 5 еш рәттән тота[2].
Халкы күпмилләтле (180ләп милләт вәкиле) булган бу шәһәр паркларга һәм бакчаларга күмелгән. Аны хәтта бакча-шәһәр дип тә атыйлар. Мәдәни чаралар да монда бик еш уздырыла, спорт та шәһәрдә әһәмиятле урын били. Каланың архитектур күренеше викториан һәм заманча биналар синтезын чагылдыра.
Шул ук вакытта Мельбурн дөньяның иң кыйбат шәһәрләре исемлегендә 36нчы урында. Аеруча монда торак бәяләре югары икән.
ТарихҮзгәртү
1956 елның 22 ноябрендә Мельбурнда XVI Олимпия уеннары башлана.
Танылган шәхесләрҮзгәртү
- Кайли Миноуг (1968), җырчы (сопрано), кино актрисасы.
ИскәрмәләрҮзгәртү
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|