Яңа Каледония

Яңа Каледония (Француз телендә: Nouvelle-Calédonie) Элек ул рәсми рәвештә "Яңа Каледония һәм Бәйлелеләр" (Француз телендә: Territoire de la Nouvelle-Calédonie et dépendances) дип аталган булган, шуннан соң ул гади рәвештә "Яңа Каледония Территориясе" дип атала башлаган (Француз телендә: Territoire de la Nouvelle-Calédonie), хәзер рәсми Француз исеме фәкать Nouvelle-Calédonie (Organic Law of 19 March 1999, article 222 IV — see [1]). Француз мәхкәмәләрендә еш Territoire de la Nouvelle-Calédonie атамасы кулланыла. Бу Франциянең махсус тупланмасы ул Тын Океанның көньяк-көнбатышында, Австралиядән 1210 км ераклыкта һәм Метрополия Франциядән 20 000 км ераклыкта. Бу архипелаг Меланезия суб-төбәгенең өлеше, аңа Grande Terre утравы, Тугърылык Утраулары, Честерфил Утраулары, Белеп архипелагы, Наратлар Утравы, һәм күп ерак утраулар керә. Честерфил Утраулары Мәрҗән Диңгезендә. Биредәге кешеләр Grande Terre-ны (француз телендә: Le Caillou) ("таш") дип атыйлар.
Яңа Каледониянең территориясе 18,576 кв. км. Аның халкы 268,767 (2014 август мәгълүматы буенча), ул (Яңа Каледониянең җирле яшәүчеләре) Канак халкыннан, Европа чыгышлы Калдошлардан һәм Метрополия Французлардан, Полинезия халкыннан (күбесенчә Уоллис һәм Футуна халкыннан), һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия халкыннан һәм шулай ук берникадәр Пьед-Нуар һәм Төньяк Африка кешеләре тора. Территориянең башкаласы Нумеа.

Яңа Каледония
Flags of New Caledonia.svg
Байрак
Emblem of New Caledonia.svg
Илтамга
Башкала Нумеа
Халык саны 278 500 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1853 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+11:00
Рәсми тел француз теле
География
ИҖБ Франция
Мәйдан 18,576 км²
Координатлар 21.25°S 165.3°E Edit this on Wikidata
Почта индексы 988* Edit this on Wikidata
FR-NC Edit this on Wikidata
Хөкүмәт башлыгы Филипп Жермен
Карта
Икътисад
Акча берәмлеге Тын океан франсуз франкы
Туу күрсәткече 2.24 (2014)[1]
Яшәү озынлыгы 76.9615 ел (2016)[2]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[3] Schuko[3]
    Челтәр көчәнеше 220 вольт[3]
    Телефон коды +687
    ISO 3166-1 коды NC
    Интернет домены .nc
    Җитәкче "Патша Жак" һәм аның Патшабикәсе

    ДиннәрҮзгәртү

    Күпчелек диндарлар ― христианнар (85.2 %); халыкның яртысы – католиклар. Протестантлар саны XX гасыр ахырында арта. Мөселманнар 2.6 %, буддистлар 0.60 %, Бәһаи диндарлары 0.50% [4].

    ИскәрмәләрҮзгәртү

    1. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    2. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. 3,0 3,1 3,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    4. The Global Religious Landscape. Pewforum.org. әлеге чыганактан 2017-01-25 архивланды. 2022-03-12 тикшерелгән.