Зөлфия Камалова, Зөлфия Нәҗип кызы Камалова, Zölfiä Näcip qızı Kamalova, Австралиядә: Zulya Kamalova (1969 елның 8 августы, ССРБ, РСФСР, Удмурт АССР, Сарапул) — җырчы. Австралиядә яшәп иҗат итә. World music стилендәге музыка конкурслары лауреаты. Австралиянең «Ел җырчысы-2001». Татарстанның атказанган артисты (2012).

Зөлфия Камалова
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Зөлфия Нәҗип кызы Камалова

Туу көне

8 август 1969(1969-08-08) (54 яшь)

Туу урыны

ССРБ, РСФСР, Удмуртия, Сарапул

Эшчәнлек еллары

1992 - х. в.

Дәүләт

ССРБ ССРБ
Австралия Австралия

Һөнәрләр

җырчы

Кораллар

гитара

Жанрлар

World music, рус халык җыры, татар халык җыры

Коллективлар

Zulya and The Children of the Underground

Лейбллар

Unstable Ape Records

Бүләкләр

Татарстанның атказанган артисты - 2012

zulya.com

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Зөлфия Камалова
 
Музыка төркеме белән
 
Рөстәм Миңнеханов белән. 2012

1969 елның 8 августында Удмуртиянең Сарапул шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне, Пермь университетының чит телләр факультетын (1991) тәмамлаган.

1991 елда студентлар алмашу программасы буенча Калифорниягә (АКШ) китә, Австралия егетенә кияүгә чыга, Тасмания утравында Хобарт шәһәрендә яши башлый.

Иҗаты үзгәртү

Австралиядә үз музыка төркемен Zulya and The Children of the Underground[1] булдыра. Башкару стиле катлаулы: татар мотивлары, джаз элементлары, француз шансоны, популяр музыка, фолк, этностиль катнашкан. Һәрвакыт тере тавышка җырлыйлар.[2]

1997 елда Австралиядә 1 нче альбомын яздыра. Анда рус, чегән, француз, португал, испан, инглиз телләрендә башкарылган җырлары кергән.

2007 елда «3 Nights» альбомы дөнья күрә. Анда татар, рус, инглиз телләрендә башкарылган җырлары тупланган. Әлеге альбом Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлеге премиясенә (Австралия «Грэмми»е) лаек була. Австралияле башкаручылардан беренче буларак, З. Камалова җырларыннан торган җыелма Европа музыка чартларының беренче унлыгында 16 атна буе саклана.

Австралиядә егерме ел яшәү дәверендә эре фестивальләрдә катнашып килә: Брисбен (2010, 2013), Сидней (2010), Мельбурн (2009), Квинсленд (2005), Мәскәү (Кызыл мәйдан), Таулы Алтай, Вена (Австрия). Казанда «Дөнья яратылышы» (Сотворение мира) I фестивалендә (2008) татар җырлары белән катнаша.[3]

Төркем музыкантлары үзгәртү

  • Lucas Michailidis
  • Anthony Schulz
  • Andrew Tanner
  • Justin Marshall
  • Eamon McNelis

Дискография үзгәртү

  • 1997 «Тавыш сәяхәте» («Journey of Voice»)
  • 1999 «Әллүки» («Aloukie»)
  • 2002 «Elusive» (2007дә яңадан бастырылган)
  • 2005 «Бушлык вальсы» («The Waltz of Emptiness»)
  • 2007 «3 төн» («3 Nights»)
  • 2010 «Tales of Subliming» Европада чыга
  • 2014 Kosmostan (тат.)
  • 2015 On Love and Science
  • 2019 Алты көн ярату

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 2002 The Best LIVE
  • 2005 National Archive Award — «Бушлык вальсы» альбомы өчен
  • 2007 Австралия тавыш яздыру сәнәгате берлегенең ARIA премиясе — «3 төн» («3 Nights») өчен
  • 2010 Мельбурн Music awards
  • 2012 Татарстанның атказанган артисты

Гаиләсе үзгәртү

Ире Andrew Tanner, музыкант. Кызлары Зифа (2006).

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү