Австралиядә ислам

Австралиядә үсештәге дин

Австралиядә ислам (ингл. Islam in Australia, гарәп. الإسلام في أستراليا‎) – азчылык дине. 2011 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, Австралия халкының гомуми саныннан (25 млн кеше, 2022 елга) 476 291 кеше, ягъни 2,2 % ы үзләрен мөселман дип санаган[1]. Шул ук җанисәп мәгълүматларына караганда, ислам христианлыктан (64 %) һәм буддизмнан (2,5 %) соң, тарафдарларының зурлыгы буенча өченче дини төркем булып торган. 2016 елда Австралия статистика бюросы мәгълүматы буенча, ислам христианлыктан соң (52.1 %), икенче урынга чыга (2,6 %), буддизм (2.4 %) өченче урынга төшә [2].

Австралиядә ислам
Дәүләт  Австралия
 Австралиядә ислам Викиҗыентыкта
Бу мәкалә Ислам турында
Австралия мөселманнары штатлардагы халык саны буенча процентларда (2011)
Оберн-Галлиполи мәчете – Австралиянең иң зур мәчете

Демографлар Австралиядә ислам җәмгыяте вәкилләре санының тиз үсүен мөселман гаиләләрендә күбрәк бала туу һәм мөһаҗирләр күчеп килү белән бәйләп карый[3][4].

Австралиядәге мөселманнарның күпчелеге сөнни мәзһәбенә карый, анда шулай ук шактый гына шигый, әхмәдия һәм суфи мөселман азчылыклары яши.

Тарих үзгәртү

Австралиядә беренче мөселманнар кыйтгага аурупалылар килгәнче йөз ел алдан төньяк яр буенда җирле халык белән сәүдә иткән Индонезия архипелагыннан килгән сәүдәгәрләр булган[5]. Австралиялеләр белән балык, диңгез кыяры һ. б. товарлар белән сәүдә иткән макасарлар(ингл.) җирле халыкның телендә, сәнгать һәм икътисадында эз калдырган[6].

XIX гасырның икенче яртысында Үзәк Азия илләреннән Австралиягә «әфганчылар» дип аталган дөя куучылар килә (~3000 кеше). Австралиягә беренче тапкыр дөяләр 1840 елда китерелгән, беренче дөя куучылар Мельбурнга 1860 елның июнендә килеп җитә. Дөя куучылар Әфганстаннан гына булмаса да, «әфганчылар»(ингл.) буларак билгеле булалар[7]. Тимер юллар һәм автотранспорт барлыкка килеп, дөяләрне кысрыклап чыгарганчы, алар авыр йөкләрне изоляцияләнгән җирлекләргә һәм шахталарга илтүдә бәяләп бетергесез икътисади һәм социаль роль уйнаган.

 
Дөя куучылар хөрмәтенә аталган һәм дөя эмблемасы булган «Ган» локомотивы. АделаидаДарвин маршруты буйлап йөри

Дөя куучылар Алис-Спрингс(ингл.) янында һәм Төньяк Австралиянең башка районнарында урнашып калган һәм җирле хатын-кызлар белән гаилә корган. «Әфганчылар» Австралиядә мөселман динен таратуда зур роль уйный. Австралиядә беренче мәчет(ингл.) 1861 елда Мари(ингл.) (Көньяк Австралия) шәһәрендә төзелә[8]. Аделаиданың Бөек мәчете(ингл.) 1888 елда дөя куучылар нәселе булган әфганлылар тарафыннан төзелгән.

 
Аделаида Үзәк мәчете. Мәчет 1888-1889 елларда төзелгән, 1903 елда дүрт манара өстәлгән. Австралиядәге иң борынгы мәчет санала.

XX гасыр башында аурупалы булмаган мөселманнарга Австралия Конституциясендә каралган Ак Австралия сәясәте(ингл.) аркасында Австралиягә күченү һәм төпләнеп калу тыела. Әмма кайбер мөселманнарга Австралиягә күченеп килү насыйп була. 1920 һәм 1930-елларда албан мөселманнарына, Европа чыгышлы булуларына ташлама белән Австралиягә күчеп килү рөхсәт ителә. Албан мөселманнары Шеппартонда(ингл.) беренче мәчетне 1960 елда төзиләр, 1963 елда Мельбурнда беренче мәчет салалар.

 
Шеппартонда албаннар мәчете(ингл.). 1960 ел

Икенче бөтендөнья сугышыннан соң ил икътисадында эшче көчләр җитмәү мәсьәләсе килеп туа, бу үз чиратында Австралиянең мөселманнарны кертмәскә дигән иммиграция сәясәтен йомшартуга китерә. Шуның аркасында Австралиядә, нигездә, Босния һәм Герцеговинадан булган мөселманнар саны арта.

1967 елдан 1971 елга кадәр 10 меңгә якын төрек Австралия белән Төркия арасында килешү кысаларында Австралиягә килеп урнашкан.

Мөселманнар Рамазан аенда Австралиянең барлык ислам мәзһәбләре вәкилләре өчен ифтар оештыра[9].

2015 елның ноябрендә Сиднейда Австралиянең мөселман партиясе исеме астында сәяси оешма оештырыла, бу – илдә беренче мөселман фиркасе. Партиягә нигез салучы – Диа Мөхәммәд (Diaa Mohamed)[10].

Австралиядә исламга каршы 6 партия эшли. Алар мәчетләрне ябуны, хәләл ризыкларны тыюны таләп итә[10].

 
Сидней мәчете

Саннар үзгәртү

Ислам Австралиядә иң тиз үсә баручы дин булып тора. Илдә мөселманнар саны 2007 елдан 2012 елга кадәр 40 % ка, 1976 елдан башлап 10 тапкыр арткан. 2001 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, мөселманнарның өчтән бер өлеше Австралиянең үзендә туган. Түбәндә мөселманнар күчеп килгән илләр исемлеге һәм әлеге илләрдә туган мөселманнарның проценты китерелә:

  1. Австралия  Австралия: 36 %
  2.   Ливан: 10 %
  3. Төркия  Төркия: 8 %
  4. Әфганстан  Әфганстан: 3,5 %
  5. Босния һәм Герцеговина  Босния һәм Герцеговина: 3,5 %
  6.   Пакистан: 3,2 %
  7. Индонезия  Индонезия: 2,9 %
  8.   Ирак: 2,8 %
  9. Бангладеш  Бангладеш: 2,7 %
  10. Иран  Иран: 2,3 %
  11.   Фиджи: 2,0 %
  • Халык саны арту
Еллар Мөселманнар саны Арту процентларда (%)
1981 76.782 -
1991 147.487 +92.1%
2001 281.600 +90.9%
2011 476.291 +69.1%
2016 604.200 +26.9%

Шәһәрләр буенча үзгәртү

Шәһәрләр буенча мөселманнар саны арту[11]

Шәһәр Мөселманнар (2006) мөселманнар (2011) Артым %
Сидней 164.254 213.804 30.2%
Мельбурн 103.230 143.946 39.4%
Брисбен 17.940 30.119 67.8%
Аделаида 9.548 18.150 90.0%
Перт 21.514 35.856 66.6%
Канберра 4.367 7.420 70.0%

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 0main features 2012—2013 abs.gov.au;
  2. Religion in Australia. Australian Bureau of Statistics (28 June 2017).
  3. Old trend no leap of faith — smh.com.au, 2012/06/21;
  4. Australians lose their faith — blogs.wsj.com, 2012/06/21;
  5. Reuters — Australian town rejects Muslim school— uk.reuters.com
  6. Macknight, Charles Campbell.(1976) The voyage to Marege’ : Macassan trepangers in Northern Australia Carlton, Vic. : Melbourne University Press. ISBN 0-522-84088-4
  7. Jones, Philip G and Kenny, Anna (2007) Australia’s Muslim cameleers : pioneers of the inland, 1860s-1930s Kent Town, S. Aust. : Wakefield Press. ISBN 978-1-86254-778-0
  8. Dr Nahid Kabir (2007-09-07). A History of Muslims in Australia. The (Dhaka) Daily Star, Bangladesh. 2009-07-18 тикшерелгән.
  9. Ибрагимова С.
  10. 10,0 10,1 Bu ölkədə ilk müsəlman partiyası yarandı. qafqazinfo.az, 17.11.2015
  11. increase-in-muslim-population-australia (en-US) (2016-12-18).