Корабокеан-диңгезләрдә йөзү өчен зур көймә.

Урта диңгез суларында безнең эрага кадәр VII-IV гасырларда иң тиз йөрешле кораб булган трирема моделләре.
Фернан Магелланның Викториясе моделе.
Титаник
АКШ байрагы АКШның USS Harry S. Truman (CVN-75) авиаташучысы.
2015 елга дөньяның иң эре контейнер ташучы кораб, MSC Oscar.

Тарихи белешмә үзгәртү

Кораблар тарихы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Кешеләр башта агач кәүсәләрендә һәм салларда, аннары чокып ясалган көймәләрдә йөзгәннәр. Андый көймәләрдә елга һәм күлләр буйлап озын таяк белән төптән этелеп яки ишкәк белән ишеп йөргәннәр. Чама белән моннан 3 мең ел элек Урта диңгездә, ишкәкләрдән тыш, җилкәннәр дә булган кораблар күренә. Мондый корабларда диңгез буйлап йөкләр ташыганнар, хәрби походларга йөргәннәр. Галералар — агачтан эшләнгән ишкәкле һәм җилкәнле хәрби кораблар — бик озак яши. Безгә билгеле булган беренче галералар яна эрага кадәр бер мең ел элек ясалган, ә соңгылары 18 нче гасыр ахырындагы сугышларда файдаланылган.

Вакыт үтү белән корабларны йөртүдә җил көченнән күбрәк файдалана башлаганнар. Корабдагы җилкәннәр саны арта барган, кораблар үзләре һаман зурайган, аларның йөк күтәрүчәнлеге һәм тизлеге арткан. Чәй ташый торган җилкәнле кораблар — чәй клиперлары иң тиз йөрешле булганнар. Инглиз клиперы «Катти Сарк» җил уңайдан булганда тәүлегенә 400 миль чамасы — 700 км дан артыграк юл үтә алган. Тәүлегенә шул кадәрле араны хәзерге заман теплоходының да барысы да үтә алмый. Клиперлар бик яхшы йөргән, ләкин, әлбәттә, җил булганда гына. Ә җилсез чакта җилкәнле иң яхшы кораб та айлар буе бер урында торган.

1807 елда америкалы Р. Фултон корабга пар машинасы куя. Кораблар җил капризына бәйле булудан туктый. Беренче пароход «Клермонт» дип аталган.[1]

Беренче пароходлар тәгәрмәчле була. Пар машинасы калаклы бер яки ике тәгәрмәчне хәрәкәткә китергән һәм кораб алга таба барган. Ләкин әле пароходларда, тәгәрмәчләр яки машина ватылса дип, җил¬кәннәр дә сакланып килгән. Ә тәгәрмәчләр, бигрәк тә диңгездә, еш ватыла торган булган. 19 нчы гасырның беренче яртысында пароходларга тәгәрмәчләр урынына ишү винтлары куя башлыйлар.

20 нче гасыр башында теплоходлар — эчке янулы двигатель куелган кораблар килеп чыга.

Кораб төрләре үзгәртү

Траулерларда океанда балык тотып кына калмыйлар, аны шунда ук эшкәртәләр һәм туңдыралар.

Контейнеровозлар — хәзерге заман йөк ташу кораблары. Корабны тиз генә төяү яки бушату өчен йөкне алдан ук зур әрҗәләргә — һәрберсенең авырлыгы 3—5 тонна булган контейнерларга тутырып куялар.[2]

Пассажир кораблары — су өстендәге бөтен бер шәһәрләр алар. Анда каюталар гына түгел, ә ял итү өчен салоннар, спорт мәйданчыклары, бассейннар, китапханә, киноконцерт залы бар. Бер порттан икенчесенә канатлы корабларда тизрәк барып җитәргә була. Канатлар корабны су өстенә күтәрә һәм ул сәгатенә 100 км дан артык тизлек белән оча¬.

Корабларның йөк күтәрүчәнлекләре һәм тизлекләре арта бара, алар үз юлларында очраган киртәләрне җиңелрәк үтеп чыга алалар.

Атомоходлар бозлар арасында сәүдә, балык тоту, пассажир корабларына юл салып баралар. Авыр бозларны вата-вата, Төньяк полюска барып җиттәләр.

Су, сайлык, сазлык өстеннән һәм хәтта җир өстеннән бик зур — сәгатенә 150 км га кадәр — тизлек белән һава мендәрле кораб очып бара. Аны су яки җир өстендә кысылган һава «мендәре» күтәреп тора.


Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рус телендә пароход дигән сүз 1815 елда, беренче рус пароходы «Елизавета» төзелгәч килеп чыга. Ул Санкт-Петербург белән Кронштадт арасында йөргән.
  2. Морской контейнер

Әдәбият үзгәртү

  • Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.