Көймә - кешеләргә һәм йөкләргә су өстендә коры килеш торырга һәм йөзәргә мөмкинчелек бирүче транспорт чарасы. Кораблардан зур булмавы белән аерылып тора. Көймәләр нигездә калайдан, пластиктан һәм агачтан эшләнә. Нигездә көймәләр ишкәкләр ярдәмендә хәрәкәтләнәләр, тик шулай ук җилкәнле дә булырга мөмкиннәр. Ләкин зур булмаган җилкәнле спорт көймәләрен гадәттә яхталар дип атап йөртәләр. Көймә шулай ук мотор белән җиһазландырылган булырга мөмкин. Мотор көймәне хәрәкәткә китерүче бердән-бер яки ярдәмчел көч булырга мөмкин. Күпчелек илләрдә кабул ителгән классификация буенча, асылынып торучы моторлы көймәләрне моторлы көймә дип, көймә эченә кертелгән моторлыларын исә катер дип атыйлар.

Көймә

Ишүле көймә үзгәртү

 

Ишүле көймә (Һиндстан).<center\>